Казан брендлавы :)

Сәлам дуслар! Казан, Казан һәм тагын бер мәртәбә Казан!

Гыйнварның 12-ндә ICANN башлап җибәргән New gTLD программасы турында язмыйм инде, яме? Ул программа турында белмәгән кеше юк бугай ахрысы ;) .

Күптән түгел Рубин Казан клубын ребрендинг көтә дип әйткәннәр иде. Аны ясап тормадым инде, ләкин шул ук нәрсәне Казан метросы турында ишеткән идем. Эшсез утырганда тиз генә башка ни килде шуны манчыдым векторда:

Тәк, митрага күчик: укырга

Дөньяның яңа 2012-нче елны каршылавы

     Әссәләмү галәйкүм кардәшләр!

     Яңа 2012-нче еллар белән. Алдан ук бу бәйрәмгә каршы чыгучыларга әйтеп куим әле: җәмәгать, юкка тырышып йөрмәгезче, бу дөньяви бәйрәм, дөньяда бер кеше дә бу бәйрәмне Гайсә галәйһи сәлам белән бәйләми, чөнки аңа көн – календар яңа ел.

     Яңа елны каршылыйлар, җырлыйлар, бииләр һ.б. Русиянең эчүе исә – башка хәл, алар эчмичә булдыра алмый инде, нишлисең инде… Минем өчен бу бәйрәм – гаилә бәйрәме, әти-әни белән, энекәшләр, сеңелкәшләр белән, кияү-балакайлар вә киленнәр белән бергә җыелышып, уйнап, көлеп, шаярып, тәмне тәмне тагәмнәрне мекелтәтеп (урыс чәен эчмичә әлбәттә) татар кансиртын тыңлап утыру бәйрәме бу. Туганнарны калдырмыйча, шалтыратып, котлап, онытмыйча аларны искә төшерү бәйрәм көннәре бу – исемлек-ысписек ясап шалтыратыгыз, йөрешегез, кунакка чакырыгыз, кунакка барыгыз.

     Позитиффрак булыгыз, негатиффны калдырып елмаеп, шатланып вә Аллаһы тәгалә биргән форсатларны кулланып яшәгез! :) :) :)

     Итак, Яңа ел килде, дөньягы мәшһүр шәһәрләр бу көнне ничек каршылыйлар микән? Карыйкчы:

     Иң матур, иң текә фейерверк, минемчә, Сиднейда:

Лүндүн (Лондон):

Мельбурн: укырга

Польша татарлары

Vimeo видеохостингында казынып утыра идем, мин әйтәм – татарларны я татарлар турындагы видеотасмаларны эзләп карыйм әле. Карагач менә ни татым:

Польша татарлары – кем ул? Шундый ерак һәм берничә гасыр буе Польша яшәп безнең халык дип әйтеп буламы аларны? Кырым һәм Добруҗататарлары кебек болар да татар дип аталганнар инде. Польша татарлары борынгы заманнарда Дәште-Кыпчак иленнән килеп утырган нугайлар икән. Нугай каннары, әммә тышкы кыяфәтләреның аурупалашканы күренә. Телләрен әллә кайчаннан ук онытсалар да, диннәрен онытмаганнар. Бу – 1937-нче елга хәтле булган Польша татарлары турында. Хәзер анда татарлар юк диярлек, чөнки әз булган татар 1939-1945 елларда булган фаҗигәләрдә тарала, үтерелә, ГУЛАГларга озатыла (1939-да Польшаның яртысын – Львов, Гродно, Белосток кебек шәһәрләрне басып ала, Брест шәһәрен Риббентроп-Молотов договоры буенча СССРга алманнар бирәләр).

Нинди видеохостингларны беләбез без тагын? Дөрес, шунда ук Youtube сервисы искә килә. Дөрес, әммә анда озын һәм зур видеотасмаларны куеп урнаштырып булмый шул. Шуның учен, озын видеоларны интернетта күрсәтәсегез килсә – Vimeo.com сайтына урнаштырыгыз.

Редизайн 2011

Сәлам дуслар! Рамазан айлары мөбәрәк!

Менә Татарблогка да вакыт җитте :) , редизайн ясыйм әле. Иске тема WordPress 3.0 таләпләренә туры килми. Шул. Җәй ахыры җитте, постлар язырга вакыт табылыр дип ышанып калам.

Наил Барсили ;)

Укытучылар социаль челтәре

Skype сервисын күпләр белә, күпләр куллана (мәсәлән – татар блог авторы :) ). Сез аның Эстониядә уйлап чыгарылганын беләсездер инде әлбәттә. Күптән түгел шул Skype укытучылар өчен яңа социаль челтәр булдырды – Skype in the Classroom (http://education.skype.com/).

Татарский блог. Skype in the Classroom - укытучылар социаль челтәре

Яңа социаль челтәрдә текрәлер өчен укытучы Skype-тагы аккаунтын кулланырга тиеш. Димәк, Skype-та теркәлү ләзем. Теркәлгәндә укытучының исмен-фәмилҗәсен, яшәү урынын, укучыларының яшен һәм укыта торган фәннәрне язып кертергә соралачак. Моннан тыш – укырга

Google Labs яңа сервисын булдырды

Google Labs сервислары арасында күптән түгел генә яңасы пәйдә булды: Ngrams исемле сервис 52 млн. китапны сканлатып сүзләрне заманага (елга) туры китереп шуларның китапларда булган цитаталау ешлакларын күрсәтә.

Бүген бер Facebook кулланучысы Татарстан сүзенең цитаталау ешлыгын күрсәтте. Мин дә кереп карасам ни күрдем (рәсемнәр кликабел, рәсемнәргә басып зурайтып карагыз димәк):

(1-нче рәсем)

Google татарча, Google Labs, Ngrams Татарстан, Казан, Ислам

Бу графикта 3 сүз (Ислам, Татарстан, Казан) сүзләре китерелгән һәм монда Татарстанның 1990-1993-кә кадәр тиз үсеше күренә, китапларда бик күп язылган күрәсең. Татарстанны цитаталауның икенче үсеше 1994-1997-нче елларга туры килә, ләкин аннары бу сүзне цитаталау сирәгәя, сирәгәя, 2008-дә бу сан 1991-нче елгы ешлыкка туры килгән, һәм берничә елдан (минемчә 10 ел) бу сан 1990-нче елга китерелер, дип уйларга кирәк. Ник? укырга

Интернет челтәр әдәбе – Социаль этика

матбугат.ру һәм татар социаль этикасы турында

Матбугат.ру-да язмалар астына социаль челтәрләрнең төймәләрен асканнар икән. Язманы ошаткан кеше шуның белән башка җирдә дә – популяр социаль челтәрләрдә уртаклашыр өчен кирәк бу. Блогларда, кечкенә сайтларда бу кирәк микән соң? Әммә Матбугат.ру кебек популяр ресурста бу үз эффектын әле күрсәтер…

АКШ, Канада, Аурупа, Азия (Япун, Корея, Сингапур, Һиндстан, Гәрәпстан, Индунисия/Малайзия), Австралия, Латин Әмрикәләрдә бер гәдәт бар – ошаган язма белән уртаклаша башлыйлар, шуңа сылтамалар куялар, рсс тасмасына язылалар. Facebook, Twitter кебек популяр социаль челтәрләрдә сылтама калдырып башкаларга да шул яңалыкны укырга мөмкинлек бирәләр. Нинди гәдәт бу? Социаль әдәп, этика.

Һәм бу социаль этика, пардон, әдәп – Рәсәйгә хас түгел. Рәсәйләр укыган язма нинди кызык язма булса да укырга

Татарларны интернетта саныйк – яки татар трендлары.

Татарстанны дөньяда беләләр, күпләр белә. Кызганычка каршы кечкенә ил буларак безне бик белеп бетермиләр шул – Татарстанны Русия дип беләләр. Дөнья безне беләләрме һәм ничек беләләр дип, шуны белү нияте белән Google Trends һәм Яндекс Wordstat сервисларын ачып җибәрәм. Google Trends безгә бөтен дөньядагы саннарны күрсәтсә, Yandex Wordstat сервисы Украина, Рәсәй, Казакстан, Белорусия кебек илләр буенча гына күрсәтә.

Бу язма – «Татарларны интернетта саныйк – яки татар җанисәбе онлайн!» язмасының дәвамы. Беренче өлештә мин татарлар торган регионнарның татарларының ана телләрен булүе һәм аларның саны турында язган идем.

Татар халкы белән бәйле сүзләрнешунда кертеп интернеттагы тенденцияләрне белеп була. укырга

Татарларны интернетта саныйк – яки татар җанисәбе онлайн!

перепись татар 2010 - җанисәп 2010 - татарлар

Рәсәй Конфедерациясендә халык җанисәбе бара. ТНВ һәм БСТ каналларыннан «Мин башкорт!» я «Мин татар!» дигән тапшырулар бара. Татар белән башкорт көрәше янәдән кызып китте. Башкорт татар белән, ә татар башкорт белән көчләрен жәлләмичә көрәшәләр, тартышалар, бәхәсләшәләр, хәттә этләшәләр дә. Казанда да быел ниндидер милли җанлану күренә. Әммә, кызганычка каршы ул милләтчеләр күбесенчә үзләрен СССРча гәп-гади атеистик рәвештә күрсәтәләр, һаман шул элекеге ялгышларын кабатлап арбаны бер ярдан икенче ярга таба этә бирәләр.

Ярар. Бу язма бер болгар халкының ике бертуган угылларының (татар һәм башкорт) талашулары турында түгел.

Татарлар кайда гына яшәми – Алманиядә дә, Финляндиядә дә, хәттә Нижгарда да бар диләр ;) . Шул татарлар һәм аларның Татарстандагы хезмәтчеләре монда килеп «Татарлар Татарстанда гына түгел, Татар проливыннан алып Дунайга кадәр чәчелгән, ә Татарстанда 5-тән 1 өлеше генә яши бит» диләр. Кайберәүләр 25% санын әйтәләр.

Шуны күп мәртәбә ишетү берничә тапкыр уйланырга сәбәп булды. Нәтиҗәдә ниләр әйтеп була: Татарстанда 2 млн. татар яши. Русиядә 5,5 млн., бу рәсми саннар. «Рәсми саннарның» нинди икәннәрен үзегез беләсездер инде: 2002-дәге җанисәпнең нәтиҗәләрен халыкка 2004-тә генә күрсәттеләр. Ни өчен суздылар? ;) Сифырларны кирәкле итеп куер өчен ике ел китте. 2002-нең «Рәсмиләшкән саннарын» аста күрә аласыз: укырга

Интернет яңалыклары

.РФ доменының координацион үзәге һаман яңа концепцияләр уйлап чыгара. Хәзер инде болар .рф доменнарны теркәү бәясен 5.000 сумга хәтле күтәреп куярга уйлыйлар. Рәсәянең антимонополь хезмәте моңа каршы чыккан. Кем җиңгәнен 30-нче сентябердә белербез.

Твиттерда теркәлгән кешеләр саны 145 миллионнан арткан. Твиттерда утыручылар, димәк, Рәсәйдә яшәгән халыктан күбрәк булып чыкты. Август башында Твиттердагы язулар саны 20 миллиардкаҗитте.
Skype сервисы яңа Skype 5.0 программасында видеоконференциядә катнашкан кешеләр санын 10-га җиткергән. Шулай итеп, өйдән дә чыкмыйча 10 кеше бер бүлмәдә сөйләшкәндәй санак аша гына аралашып утыра алырлар.
Google Wave сервисы ябыла. Кызганыч, әммә шулай. Google шул сервисны яратучылар өчен яңа аерым программа ясаячак – Wave in a Box. А Wave-ның үзен ябачаклар.
Google Chrome браузерының 6.0 версиясе чыкты. Бу версиясе тагын да минимальрәк булган: минимализмны яраткан интернет кулланучылар өчен шәп яңылык.
Twitter кулланучыларның сылтамага басуларын анализлар. Шуның өчен Твиттерда аерым сылтама кыскартучысы – t.co гына кулланылыр.
Ниһаять Sony да укырга