Archive for category Яңалыклар

Интернет яңалыклары

.РФ доменының координацион үзәге һаман яңа концепцияләр уйлап чыгара. Хәзер инде болар .рф доменнарны теркәү бәясен 5.000 сумга хәтле күтәреп куярга уйлыйлар. Рәсәянең антимонополь хезмәте моңа каршы чыккан. Кем җиңгәнен 30-нче сентябердә белербез.

Твиттерда теркәлгән кешеләр саны 145 миллионнан арткан. Твиттерда утыручылар, димәк, Рәсәйдә яшәгән халыктан күбрәк булып чыкты. Август башында Твиттердагы язулар саны 20 миллиардкаҗитте.
Skype сервисы яңа Skype 5.0 программасында видеоконференциядә катнашкан кешеләр санын 10-га җиткергән. Шулай итеп, өйдән дә чыкмыйча 10 кеше бер бүлмәдә сөйләшкәндәй санак аша гына аралашып утыра алырлар.
Google Wave сервисы ябыла. Кызганыч, әммә шулай. Google шул сервисны яратучылар өчен яңа аерым программа ясаячак – Wave in a Box. А Wave-ның үзен ябачаклар.
Google Chrome браузерының 6.0 версиясе чыкты. Бу версиясе тагын да минимальрәк булган: минимализмны яраткан интернет кулланучылар өчен шәп яңылык.
Twitter кулланучыларның сылтамага басуларын анализлар. Шуның өчен Твиттерда аерым сылтама кыскартучысы – t.co гына кулланылыр.
Ниһаять Sony да Там есть еще »

Нет комментариев

Роскомнадзор Казандагы LTE челтәрен япты

Суверенитет көнендә башкалада Yota Ширкәтенең LTE челтәре ачылды. Ике көннән соң – 1.09.2010, Роскомнадзор предписаниесы буенча ябылды. Ведомости гәҗите әйтмешли, Yota-ның имештер LTE база стансиялары Рәсәйдә лисенз алмыйча куелган. Ул лисенз сүзен беләсездер инде – акча эшләү дигән сүз, ришвәт дигән сүз. Нишлисең инде, зур компанияларга шулай итеп, адым саен акча түләп торырга кирәк, шунысыз булмыйдыр күрәсең.

Ә мин кичә сөенә сөенә Yota саппортына Мәскәүгә шалтыратып Yota 4G-модемнарын кайда аласын белгән булдым. И… Бер ай да эшләтмәделәр ичмасам, дундуклар. Казан шәһәрендәге LTE челтәренең каплау зонасын Там есть еще »

,

Нет комментариев

4G Казанда

Yota в Казани

Yota ширкәте Казанда 4G интернет челтәренең тестингын уздыра: сентябернең 29-на хәтле бушлай 4G-модемнар биреләчәк һәм дә беренче итеп мәрәҗәгать иткән кешеләргә бушлай 4G интернетны куллану мөмкинлеге биреләчәк.

4G интернет 3G-дан тизрәк тә, кыймәтрәк тә. Өстәрәк күрсәтелгән USB-модем 1800 сум тирәсе тора. Ә менә болар: Там есть еще »

,

Нет комментариев

Рамазан, без сине көттек. Кер давай :)

Әссәләмү гәләйкүм, әссәләмү гәләйкүм! Шыгырдый шыгырдый ишек ачылды, айлар хуҗасы әш-шәһрүр-Рамазан елмая елмая болгар-татар йортына килеп керде. Сәләм Рамазан, сәлам айлар солтаны! Без сине көттек һәм бик тә сагындык. Җәйнең тыныч төннәрендә укылган тәравихларыңны, көтеп торган авыз ачуларыңны, көндезге сусауларыңны, сәгать ике-өчләрдәге тамак ачуларыңны, сәхәргә торасы килмичә ятуларыңны, иртәнге сәхәр ашауларыңны, бабайларның матур итеп әл-видагъ җырлауларыңны, Нәвәйтү вә Ләкә сүмтү дога кылуларыңны, начар эштән тыелуларыңны, бергә җыелып тәмле тәмле итеп ифтар кылуларыңны…

Рамазан Казанда болгар-татарларда

Рамазан килде, Рамазан ае килде… Рамазан ае килеп җитте Аллага шөкер күрдек без бу Рамазан аен да :) . Былтыр «Әл-видагъ, әл-видагъ!» дип җырлаган идек, вакыт үтте дә китте, икенче Рамазан ае килеп тә җитте.

Ураза һәм урыслар

Бүген мин Ураза турында язырмын. Ураза – ни ул? Кемдер «Ураза – ул урыс фольклорыннан татарга күчкән гөреф-гәдәт» диләр. Имештер ки урысларда шундый Ураза дигән бәйрәм булган, мәхәббәт бәйрәме, һәм урыслар аны онытканнар, ә кайбер урыслар татарлашып (Нижгар якларында Уразовка авылы юкка гына тормыйдыр ;) – ул урыс җирендә дә берничә татар авылы бар) Ураза бәйрәмен мөселманнарга да керткәннәр ди.

Урысларда бу гөреф «УРА – УРА – УРАЗА, поцелуйтесь три раза» җырында калган диләр ;) .

Әлбәттә, бу дөрес түгел. Ураза сүзе – фарси теленнән кергән сүз, УРАЗА сүзе фарсыча «көнлек»не аңлата,  чөнки көнозын ашамау һәм эчмәү белән бәйле. Руза, Раузан, Рауза (Роза) сүзләре/исемнәре дә шул тамыр белән бәйле. РЗ/РС тамыры – «әйбәт», «безнеке», «ак төс», «ачык», «сары» (СР),  «кызыл», «көчле/зур» (Арыс Лан – көчле угыл, Эльбрус / Альп Рус – биек тау, Урус Мартан – көчле егет, Урус Капка – зур капка, Уруссу – көчле агымлы су)…  Һәм менә шул тамырдан фарси телендә Руза сүзе дә барлыкка килгән дә  инде. Шул ук Нәүрүз бәйрәме – яңа көн дигән сүз (яз көне кояш килүен бәйрәм итәләр – яңа көн = яңа ел).

Ә Уразага кайтсак, шактый гына манкортлашкан һәм урыслашкан, дунгызфермалашкан һәм спиртпромлашкан татар халкында «Ураза – гәрәп гәдәте» дигәннәр дә очрый. Алар – зәгыйфь булмача мескеннәр токмыдыр, чөнки Дин тарихын белмичә динне аңлатып карау – чыннан да ахмаклыктыр. Ураза – гәрәп гәдәте була алмый, чөнки Ислам – ул Хак диннең ахыргы исеме, гәрәпчәсе генә, чөнки ахыргы Пәһгәмбәр (Мөхәммәд с.г.с.) иң пычрак һәм иң мескен, иң беткән милләткә килә – ул вакытта ул милләт гәрәпләр була. Хак дин әһелләре вә рәсүлләре һәр халыкта булган, шул пәйгәмбәрләр һәм рәсүлләр һәр халыкка җибәрелгән – һәр халыкны, безнең болгар-төрки бабаларыбызны да намазына да, догасына да, Уразасына да өйрәткәннәр. Ураза тотканнар халыклар Исламга кадәр дә, чөнки һәрбер халыкка үз пәйгәмбәре килгән (мәсәлән Муса, Ибраһим һәм Гыйсә/Иисус гәләйһим сәләм- яһүдләргә генә), пәйгәмбәрләрнең күпме булганнарын беркем дә әйтә алмый, дистәләр, йөз меңләп булган пәйгәмбәрләр халыкларга намазын да, уразасын да өйрәтмичә калдыра алмаганнардыр… Ураза – элек электән үк килгән гәмәл.

Ураза һәм җыр (көй)

Әле күптән түгел генә Там есть еще »

Нет комментариев

Интернет яңалыклары.

ялганчылар

Бердәм Рәсәй (Единое Росия) партиясенең Воронеж бүлеге едросларның Воронеж кешеләренә янгыннарны сүндерергә булышалар дип фото бастырганнар. avmalgin исемле ЖЖ-юзер бу фотоның ялган икәнен дәлилләп күрсәтте. Бердәм Рәсәй Воронеж бүлеге бу фотоны тиз генә бетерерсә дә, фото интернетта сакланды (өстәге фото шул була да инде) – ул 2008-нче ел фотосы булып чыкты, ә төтенне быел фотошопта ясаганнар. :)

Көньяк Корея полициясе Google офисына бәреп кереп бөтен нәрсәне астын өскә китереп нидер эзләде. Корея полициясе Google-ның кореялеләренең Wi-Fi кулланучыларның мәгълүмәтен җыйганы турында әйтте. Моңа кадәр Алманияда да шулай ук шундый ук процесслар узды – аларны Street View сервисын ясаганда шундый ук Wi-Fi кулланучыларның мәгълүмәтләрен җыйганнары турында әйттеләр. Ни бу? Шпионаж? Берничә ел элек ЦРУ оешмасының вәкилләре Google-ның разведка өчен эшләгәнен раслаганнар иде.

Доменнар базарында тагын бер яңалык: Insurance.com домены 35 млн. долларга сатылды. Моңа кадәр business.com домены иң кыйбат домен дип саналган иде.
Forbes Media LLC ширкәте forbes.ru доменын суд аша үзенә тартып алды. Там есть еще »

Нет комментариев

Татар блоггеры исән! :)

Әллә кайчан язмаганыма үпкәләп киткәнсездер инде :( , әммә бу язмавым ике сәбәп аркасында булды – Татар сайты Фикер.ру сайтының альфа-версиясен ясап Дөнья Чемпионатын карадым, аннары, техник авырлыклар да очрады… Шуңа күрә сезне Мортаза Рахимовның китүе б-н тәбриклисем килә: нугай башкортларын икенче планда калдырып татар-башкортларны чыгарырга иде. Ярар… Сәясәттән дә пычрак нәрсә юктыр бу дөньяда

Ярар. Ти генә бер ике сүз әйтеп үтим инде:

.РФ-доменында 14 мең домен теркәлгән һәм шуларны күбесенчә яңгардан соң калкып чыккан СМИлар теркиләр (.рф доменны әлегә ТМ һәм СМИларга теркәргә генә ярый. Бәйсе хәзергә 1000 сумнан әзрәк кенә артык).

Facebookта кесә телефоннардан утыра торган кешеләр саны 150 миллион тәшкил итә: 2010-нең апрель аенда 100 миллион була иде, 3 айда бу сан 50% арткан димәк. Мобил кулланучылар саны бар җирдә арта. Телефоннарга Opera Mini браузерын тыгалар, очсыз смартфоннар чыга, аларда Windows Mobile 6.5, Symbian OS, Android OS 1.5, 1.6, 1.7, 2.1, 2.2 (Froyo), iO/S (iPhone)… Быел чыккан iPad мобил интернетны тагын да үстерде.МТС һәм Билайн мобил операторлар интернет кулланучыларны Facebookка бушлай кертә, шуның өчен 0.Facebook.com сахияәсе бар булды.

Бу сан тиздән мондый, гади интернетны куып җитәр дип көтелә.

Chatroulette сервисында фильтырлар пәйдә булды – аралашырга теләгән кешеләрне ил буенча һәм шөгел яки хобби буенча бүлеп була.

Google беркемгә дә әйтмичә социаль челтәрләр өчен FarmVille уены өчен аерым сайт ясарга уйлый. Күптән түгел ул бу юнәлештә Zynga исемле электрон уеннар ширкәтенә 200 млн. доллар түләгән диләр.

Татар блоггеры.

, ,

Один комментарий

Latvieši + tatāri = draudzība! Татарлар Латвияга бара!

Татарлар Латвияга бара!

Латвия татарлары (татары Латвии) турында аннары әйтеп китермен, башта бер яңалык: Youtube үз интерфейсын яңартты – башта бик тә нидәбүлный булган идем (гәдәти хәл, кызмыйча булмыйдыр), аннары үкси үкси җылагач тынычланып (кызлар юата беләләр икән) әкрен әкрен карый башладым мин бу интерфейсны. Беренче ролигым Латвия турында булды. Шуның турында роликны карау дәвам иттем дә инде:

Рига мэриясы Прагада чыккан өр-яңа (былтыр гынаәле Прагада йөри башлаган) Škoda 15T трамваен сатып алганнар ди, Ригадагы трамвайларны шулар алмаштырыр димәк:

Менә алар: Там есть еще »

Комментарии (9)

Универсиада объектларына исем бирик

Бу язманы твиттердан башлап җибәрим әле:  Гамил Нур исемле татар журналисты хәзер твиттерда да бар! Менә монда – @GamilNur

Gamilnur-SuperTamada

Бер көнне твиттердагы «Татар яңалыкларында» Казан мэриясе Универсиаданың яңа объектларына исем бирергә чакырган дип укыган идем. Татар блогында да язырга булдым. Объектларның исемлеге китерелә:

Спортивный комплекс Казанской государственной архитектурно-строительной академии, ул. Зеленая (волейбол, тренировочный зал). ТӨЗҮЧЕ яки МИМАР исемен биреп буладыр.

Спортивный тренировочный комплекс Казанского государственного технологического университета, ул. Джаудата Файзи (баскетбол, соревновательная арена) – ДӘРТЛЕ.

Универсальный спортивный комплекс с игровым залом и плавательным бассейном, ул. Бондаренко (баскетбол, тренировочный зал) – КӨЧЛЕ, КУӘТ…

Универсальный спортивный комплекс с игровым залом, ул. Олега Кошевого (баскетбол, тренировочный зал) – ОЧУЧЫ, Авиатөзелеш районында буларак бу бинага АНСАТ яки АКТАЙ вертолет исемнәрен биреп була.

Спортивный комплекс Татарского государственного гуманитарно-педагогического университета, ул. Московская (тяжелая атлетика, главная арена) – Казан патшалыгы вакытында яшәгән һәм илбасарларга каршы сугышып шаһит киткән ЧУРА БАТЫР исемен бирер идемТам есть еще »

Комментарии (4)

Кызыыык… (февраль 2010)

Исәнмесез дуслар, Түбән Кама һәм Әлмәт якларына барып кайтым, шуңа күрә озак язмаган идем… Бу ике атна яңалыкларга бай булды:

Google ширкәте Яндекс.маркет уңышларына түза алмыйча үзенең «Покупки» исемле сервисын булдырды: мисал.

ivi.ru доменында менә дигән бушлай видео-сервисы ачылды. Киләчәктә әхәмият читил киноларына бирелер дип әйттеләр.

«Ру-Центр» (nic.ru) доменнар регистраторы Torrents.ru сайтын япты – пират әфәнделәр, тик утырыгыз…

Facebook-та бер әмрикән егете кыз фотосын куеп, иратлар б-н таныша башлый, шәрә фотоларын җибәрүләрен сорый, теге ахмаклар инде шәрә фотоларын җибәрә башлыйдар. Бер вакыт бу кадыр да тегеләрне шантажлый башлый. Ни булып бетте дисезме? Алып киттеләәәәәр егетне, алып киттеләәәәәр… Шуңа күрә, иҗтимагый челтәрләрдә (социал челтәрләрдә) сак булыгыз. Там есть еще »

Комментарии (2)

Facebook, Google һәм Opera 10.50

Facebook-ның чатында сөләшә идек, хәзер Вконтакте да «Тиз хәбәрләшү» («Быстрый саапчинҗеләр») сервисын ачып җибәрде. Facebook исә тик тормый, берничә кеше аралаша ала торган Jabber-конференциясе чыкты.

Google аена бер яңа сервис чыгармаса ул гугыл булмасдыр инде. Бу айда ул Google Buzz сервисын булдырды – Твиттер кебек статус яңартыла торган аралашу сервисы. Әлегә бер кимчелеге бар – хәбәр саен е-мейлга хат килә тора. Google-да дусларыгыз күп булса һәм шулар белән тыгыз аралашсагыз Е-мейлыгыз чүпкә кебек Buzz-дан килгән хатларга күмелер. Шуңа күрә мин аны кулланмыйм әле. Киләчәктә Google ширкәте Google OS операцион системасын ясап бетерер, «Болыт технологиялары» өстендә дә шул ук Гугыл ширкәте эшли. Татарстан Республикасында «Электрон правительство»сы эшли башлады. Түрәләребез бер-ике ай элек (бәлкем бер ай да булмагандыр әле )) ) Казанда Русиядән килгән Google вәкилләре белән күреште – Татарстаныбызга «Болыт технологиялары» килә.

«Болыт технологиясы» – ни ул? Болыт технологиялары – интернет челтәре б-н тоташкан санакларда эшләгән кешеләрнең виртуал технологиялары – виртуал диск (инглизча Hard Disc), виртуал десктоп (урысча – «рабочий стол»), виртуал софт, виртуал документлар… Үзегезгә кыймәт компьютер дә кирәкми, кызу интернетка тоташу мөһим. Өйдән чыгасых мы, эштән яки куналардан мы, бер үк дискыгызга, аккаунтыгызга эләгәсез. Шулай итеп дөньяның бөтен почмакларыннан да үз документларыгызны, яраткан җырларыгызны яки видеофильмнарыгызны ачып булыр. Ләкин… «Болыт технологияларының» бер кимчелеге бар – приватлык, чөнки сер сүзегез кешенең кулына эләгә. Документларыгыз… Шуңа күрә «Болыт технологиялары» күбесенчә корпоратив оешмаларга кирәк булып кала, мәгълүмәт ширкәт серверларында сакланыр мы микә яки гугл дата-центрларында мы – белмим…

Менә шул Гугыл сервислары бөтенесе дә зуууур гына «болытта» кулланыр дип көтелә һәм Google Buzz исемле яңа тренд (еш әйтелә торган яңа нәрсә) шул болытта Твиттер функцияларын үтәр дип уйларга кирәк. Ә хәзер… хәзер, ул кирәкми булып калсын әле.

Twitter сервисы «twi» (чыпчыклар сайравы, чер-чер килү) сүзеннән алынган булса, Buzz сүзе «быжылдау»ны аңлата. Төрки (болгар/татар) теленә аның турында «Базар» дип тә әйтеп була.

Google Buzz Твиттерның һәм Facebookның статус функцияләренә охшаш бер сервис, конкурент димәк. Фейсбук/Facebook үз вакытында Твиттерның концепциясен аңлап алды да шундый ук статус фурмысын ясап куйды, әммә Фейсбукта видео, рәсемнәр һәм аудио куеп була. Хәзер исә Фейсбук е-мейл сервисын ясап ята. (Бу сылтама – «Партнерские программы« исемле блог). Бервакыт Facebookка конкуренцияне оттырган MySpace е-мейл ясыйбыз дип кычкырып ятканнар иде, бүген Фейсбук Твиттер кебек статусын да булдырды, Гугыл е-мейлы кебек электрон почта сервисын өстендә эшли. MySpace – йоклаган тавык ролендә калды, ә Google, Facebook һәм Twitter сервислары чәчәк ата.

Шул…

Браузер.. Браузерлар турында әйткәндә Mozilla яңа Firefox 3.5.7 alpha1 браузерның альфа-релизын чыгарды(альфа – яңа эшләнеп бетмәгән продукт): Windows, Mac OS X (10.5 – …), Linux өчен.  Альфа-бета төрләре белән кулласы килмәсә – Mozilla Firefox 3.6

Opera ширкәте Opera 10.50 beta браузерын чыгарды. Бета-версиясы кирәкмәсә – Opera 10.10.

Үзем мин сезгә Mozilla Firefox һәм Google Chrome браузерларын тәкъдим итәм. Беренчесендә күп плагиннар куеп була. Аның турында – алгы язмаларда.

İsən sau bulığız, Tatar bloggerı.

, , , ,

Один комментарий