Archive for category Спорт
Rubin Kazan – FC Wolfsburg: Ә сез барасызмы?
Posted by Татблоггер in Спорт on 11/03/2010
Тәәәәк… Бүген (мартның 11-е) башкалабызның Үзәк стадионында Рубин б-н Волфсбург (бүреләр шәһәре) уйный. Мин дә барам, Аллаһыбирса (боерса) -
«Төньяк 5″!
Менә шул.
Волфсбургның нинди клуб икәнен белмәсәгез – Алмания чемпионы. Алманнар яраткан уен схемасы: 4-3-1-2 (4 сакчы, 3 урта уенчы, 1 арткы һөҗүмче һәм 2 һөҗүмче):
Капкачы: 35.Хитц.
Сакчылар (уңнан сулга): 19.Пекарик, 17.Мадлунг, 43.Бардзальи, 4.Шефер.
Урта уенчылар (хавбеклар): 20.Ритер, 7.Жосуэ, 24.Дежага.
Арткы һөҗүмче (форвард): 10.Мисимович.
Һөҗүмче (форвардлар): 9.Джеко, 23.Графите.
Волфсбург турында ни әйтеп була? Бик хәтәр һәм актив төркем. 4-3-1-2 схемасы һөҗүм иткәндә 4-1-3-2 схемасына әверелә. Уң һәм сул урта-уенчылар алга чыгалар, 7-нче номер Жосуэ арткы хавбек артта калып тора.
Капкачы (бүре оясын саклаучы кемсә)
Хитц, Митц, Щитц, Фитц, Фриц…
Хитц исемле капкачылары капканың үзендә әйбәт тора, әммә кайвакыт капка тирәсенә чыкканда ялгыша башлый. Безнекеләргә моны истә тотырга кирәк. Капка тирәсенә каты итеп типкәндә теге нимеч нәрсә туксантугызлана башласа, Бухарадан һәм Кара дингездән килгән уенчыларыбыз бер-икене кертеп куйсалар шәп булыр иде, име???
Сакчылар
Уң һәм сул сакчылар (Пекарик, Шефер) алга барырга яратучан, аларны Дежага (номеры 24) һәм Хосебе (номеры 13) алмаштырырг мөмкин. Уртадагы сакчыларның икесе – Бардцальи һәм Шимунек хәстә, авырып ята димәк. Бу бик әйбәт хәбәр. Шуңа күрә уң яктагы хавбек Ритер (номеры 20) урта сакчы булып торырга мөмкин. Там есть еще »
Ванкувер-2010. Мин дә Олимпик ут эстафетасында катнашам.
Posted by Татблоггер in Спорт on 12/02/2010
Vive la Canada! Vive British Columbia et Vancoover!
Канада Конфедерациясенең Британ Колумбия виләятендә Ванкувер шәһәрендә бүген Кышкы Олимпия Уеннары 2010 башланып китер. Казан-2013 Универсиадасының шунда презентациясе булыр. Бүген Ванкуверда төнге сәгать берләргә кадәр 150 канадалы – спортчылар, артистлар һәм гади кешеләр, ут эстафетасында катнашалар. Рәчәй блоггерлары да тик утырмаган нәрсәләр бу көнне кычытмаган җирләрен кашыйбыз без дә бу эстафетада катнашасыбыз килә дип виртуаль эстафета уздыралар. . Шунда бер Наил исемле бер мескен ясаклы Казан татары татар блоггеры катнаша:
Internazionale Milano – Rubin Kazan
Posted by Татблоггер in Спорт on 16/12/2009
Җәмәгать, бер атна элек Интер-Рубин уены узды, кызганычка каршы мин аны күрә алмадым (шуңа күрә оттырдык та инде биииииииииииит…
) – шундый озак итеп көткән матчка бер сәнать калгач, йокыга киткәнмен, уята алмаганнар шул
. Менә шул. Кечтеки генә бер рәсем тәкъдим итим инде алай булгач.

Исән булыгыз, татблоггер.
79792345.25025855.1261121166.17372bde7bb5fe4e788edf839462c8f6