Archive for category Татар интернеты

4G – Татарстан алга атлый!

Татарстан алга атлый. Шәймиев Президентыбыз юкка гына»Без булдырабыз!» дип әйтмәде бит инде. Минтимер Шәрип углы милләткә файдалы булган гәмәлләрне эшләмичә бу сүзне әйтмәс иде, булдырды бит чыннан да, әфәрин! Кемдер исә начар ягын күрсә – нишлисең инде, Ислам илләренең тарихында хәттә Һарун әр-Рашит, Мәхмүд Гәзнәви һәм Аксак Тимер кебек мәшһүр кешеләрнең дә начар эшләре булмый калмаган. Ә безнең урыска буйсынган вакытыбызда әйбәт эшләрдән тыш булган урыс дәүләтенә хас булган андый «начар эшләрне» эзләү – тырнак астыннан пычрак эзләүдер инде ул. Оффтоп өчен гафу итерсездер җәмәгать.

Yota LTE 4G в Казани

Августның 27-ендә Г.Камал тиәтерендә «ВылмпелКом» ширкәте татар телле сервисының презентациясен үткәрде. Татарстандагы клиентларны сорау нәтиҗәсендә «Билайн» татар телле сервисны булдырырга булды. Чын татарларга «Оператор белән сөйләшү ана телендә уңайлырак булгач аны ни өчен татарлаштырмаска?» ди «Билайнның» Казандагы вәкиле Андрей Юдов.

Beeline татарча Казанда, Татарстанда

«Скартел» ширкәте (Yota бренды) Казанда LTE технологиясен ачып җибәрә. LTE ( 3GPP Long Trem Evolution – озакка ) технологиясе – мобил элемтәнең 4-нче дәрәҗәсе/буыны – 4G. Мәсәлән, GSM – 2G, WCDMA – 3G, HSDPA – 3.5G яки 3G+, ә менә LTE – 4G. LTE технолгиясе Там есть еще »

,

Нет комментариев

Интернеттагы никнеймнар, уйлар

Нәрсә ул никнейм? Бер карасаң бу сораудан да ансатрак сорау табалмассыңдыр. Әммә…

Никнейм – исемне аңлата. Интернеттагы исемне… Әммә никтер ул исем еш кына мулла биргән исемгә туры килми, чөнки моңа берничә сәбәп булырга мөмкин:

1. Кемдер чын исемен күрсәтәсе килми;

2. Исемен белдерсә дә никнеймында бара торган юнәлешен яки хоббисын (эштән тыш булган шөгелен), яраткан нәрсәсен күрсәтә.

Болгар-татар никнеймы

Ул никнеймны Вконтактеда, Twitterда һәм Facebookта теркәп була. Калганнарга да сезне танырга уңайлырак булыр, шуның өчен көнбатышта кайбер кешеләр күп кенә шушындый матур һәм кыска никнеймнарны теркәп куялар да аннары шуларны сатып яталар.

Ярар. Никнеймнарга кайтыйк инде. Мәсәлән, ал-Болгари никнеймы очрый Там есть еще »

,

Нет комментариев

Хәзер Вконтакте төймәсе дә бар!

Татар вконтакте

Сайтларга кергәндә сез «Share to Facebook»,  Twitterның «Retweet it», я «Digg it» төймәләрен күргәнегез бар идедер инде, аннары интернет кыстыргычларының төймәләрен дә күргәнегез бардыр: Delicious, Google, Technorati, Memori, BobrDobr һ.б..

Аларны куеп буладыр ки, әммә алар барыбер Русиядә бик популяр түгел. Шуңа күрә Вконтакте да үз «Share» төймәсен булдырды. 16 апрель көнне төнлә Вконтакте хуҗасы (имеш-хуҗасы) Дуров бу хәбәрне үз твиттерында язды.

Сайтка кергән кешегә бер яңалык яки бер язма ошаса, ул шуны Вконтактедагы дусларына таратасы килсә шул төймәгә баса ала. Ул туймәне ничек эшләргә һәм сайтта урнаштырырга?

Кодта казынып бер уңайлы һәм сезгә кирәкле җирне табып (язма башы, ахыры яки битнең шаблонындадыр бәлки) шунда астагы кодны язып куерга кирәк:

<!– Put this script tag to the <head> of your page, димәк бу кодны <head> тэгы эченә язырга –>
<script type=»text/javascript» src=»http://vkontakte.ru/js/api/share.js?2″></script>

<!– Put this script tag to the place, where the Share button will be – Ягъни бу кодныкирәкле урынга куерга кирәк –>
<script type=»text/javascript»><!–
document.write(VK.Share.button(false,{type: «round», text: «Вконтактеда фикер калдырырга»}));
–></script>

Башка бер төймә ясыйсыгыз килсә МОНДА укыгыз.

Реклам сылтамасы: купить айон кинар.

Исән булыгыз. Татар блоггеры.

Комментарии (2)

Туган тел көне. Интернеттагы татарлар ана телләрен беләләрме?

Иртәгә, февраль аеның 21-е – Халыкара Туган тел көне. Интернетта утырган татарлар туган телләрен беләләр микән дип сорасагыз, бер ыстатистик нәрсә күрсәти инде. Бу блог – татар сайты буларак, монда кергән кешеләрне анализлап карыйк әле.

Мәсәлән, күптән түгел генә әле Твиттердагы 100 татар турында язган идем. Шул көнне блогка 76 кеше кергән. Шуларны карап һәм анализлап чыгыйк әле:

Керүчеләр саны

38 кеше Кантакыттан (Вконтакте.ру) – 21 кеше 1 бит укып чыгып киткәннәр, калган 17 кешесе барысына 37 бит (2,17-шәр бит) укыганнар;

10 кеше иң популяр татар форумыннан (Бөтендөнья татар форумы tatarlar.ru) – 6 кеше 1 битне, 4 кеше һәрбересе 2,3 бит укыганнар;

6 кеше Твиттердан – 5-се 1 бит, 1 кеше 2 бит укыган;

5 кеше Мишнеттан (Рахметов форумы – forum.tatar.info) – 2 кеше 1 бит, 3 кеше 2-шәр бит укыганнар;

4 кеше Белем форумыннан (belem.ru) – 2 кеше 1 бит, 2 кеше 5-шәр бит укыганнар;

3 кеше Балтач форумныннан (baltasi.ru) – 1 кеше 1 бит, 2 кеше 16-шар бит укыганнар;

3 кеше Facebook-тан – 3 кеше 1 бит укыган;

2 кеше Мәскәү студентлары форумыннан (mtss.ru) – 1 кеше 1 бит, 1 кеше 3 бит укыган;

2 кеше Татформнан (tatforum.info) – 2 кеше 1-шәр бит укыганнар;

2- Google-дан. 2се дә 2шәр бит караганнар;

1 кеше – ЖЖдан (LiveJournal.com-ның татар комьюнитисыннан) – 2 бит.

Трафик – Татарстан-Русия – …?

Твиттерда 100 татар турында 19-нче гыйнвар көнне язылды, әммә сблогка кергән кешеләр җәгърәфиясен блогның беренче көненнән үк алып карыйк әле:

Сайтка керүчеләр буенча:

1. Татарстан                      – 42%

2. Русия                               – 37%

3. Украина                         – 3,8%

4. АКШ                                – 3,6%

5. Башкортостан           – 3,5%

6. Төркия                           – 1,6%

7. Алмания                       – 1,5%

8. Казакстан                    – 1%

9. Беларусь                      – 1%

10. Удмуртия                    – 0,5%

11. Мари Иле                     – 0.5%

12. Чувашстан                  – 0,5%

…. һ.б. илләр.

Русия буенча (аның 37%-ын – 100% дип алсак):

1. Самар өлкәсе              – 31%

2. Мәскәү                           -30%

3. Петербург                   – 5%

4-7. Ульян, Төмән, Чиләбе, Свердлов өлкәләре  – 2,4%

8-9. Омски, Волгоград өлкәсе       – 1,5%

10-17. Ырынбур, Пенза, Саратов, Киров, Тула, Белгород, Архангельски өлкәләре, Ханты-Манси тирәсе – 1%

18-19. Нижгар, Рязань                       – 0,5%.


Димәк, иң күп кеше блогка Татарстаннан керә.


Комментарии (2)

Татнет – нәрсә ул?

Татнет – ни ул? Татар интернеты мы яки Рунет мы? Татнеттан тыш башка «нет»лар турында белер өчен Интернет энциклопеяларын ачып карыйк әле: Википедияда рунет – урыс телле интернет дигән. .ru доменында гына булмаган, башка доменнарда ясалган сайтларга да шул рунетка керә. Урысча ясалган сайтлар – рунетка керә дигән сүз.

Башка милләтләрнең тәҗрибәсе

Узнет – ни ул? Үзбәкстан җирлегендә ясалган сайтлар. Шуларның бер өлеше – урысча. Шуңа күрә узнет им кимендә яртылаш рунетка керә.

Казнет – нәрсә? Казнет ул: 1. .kz доменында урнашкан сайтлар; 2. Казахстан серверларында урнашкан башка доменлы сайтлар; 3. Казахстан турында булган читил ресурслары; 4. Казахстан ширкәтләренең читил вакәләтләренең сайтлары.

Байнет – Белорусь җирлегендә урнашкан сайтлар, шуларның яртысы – .by доменында.

Уанет – Украина җирлегендә булган сайтлар.

Татнет – татар интернеты мы?

Татнет турындагы битне ачып карыйк. Татарстан Республикабызның дәүләт телләрендә татарлар турында булган сайт булса – татнетка керә (имеш). Сайтта ике татар бер берсе белән урысча сөйләшсә – татар сайты була, ә шул ук ике татар инглизчә яки алманча сөйләшсә – татнет булмый дип әйтәселәре килә. Татарлар турында булырга тиеш диләр. Шуңа күрә дер инде (шуңа багышланган «Татнет йолдызлары» – татарныкы мы? исемле язманы укыгыз) ул Татнетка 116.ру яки жалуйтесь.ру кебек «татарлар турында булган» сайтлар кергән дер дә инде.

Ник татнет урыслашты соң әле бу? Ни өчен урыс сайтлары татар исемен йөртә башлады?? Мәскәү манкортларының татнетны урыслаштырулары без алдалау мы, спекуляция мы? Безгә кирәк ме ул урыс татнеты? Әле урыслашмаган татарларны тагын да урыслаштырыйк мы? «Татнетны урыслаштыру кемгә кирәк һәм аның артында кем тора? Һәм ни өчен ул татнетчыларның урыслашкан башы Мәскәүдә соң?» дип уйланып була. «Татнет йолдызларында» урыс сайтларының елдан-ел җиңеп барулары татарлар өчен уйланырга сәбәп булып тора.

Шушы урыслашкан татнет кирәк ме ул безгә? Татар телен беренче урынга куйса иде, әммә татнетның башында булган манкортлардан ни көтеп була? Урысча сөйләшкән һәм уйлаган манкорттан татнетны татарлаштыруны көтмә инде син.

Безгә Татар интернеты кирәк, саф телле, матур, гүзәл татар интернеты кирәк. Татнет – татар интернеты түгел. Татнет – ул 95%-ка татарлар турында булган рунет сайтлары. Ул Мәскәүләр күбесенчә ана телен белмичә үзләрен әллә кемгә куеп (каймакны туңмай белән бутаган нәрсәләр) татнетта да сан артыннан куалар. Аларга СССР вакытында кебек сыйфат кирәкми, сан кирәк.

Шуңа күрә татнет – ул урыстелле татнет, ә татар интернеты – татар интернеты булып калсын.

Татблоггер ( татар блогы )

Комментарии (19)