Archive for Июнь, 2009
WordPress-ны ничек куярга?
Posted by Татблоггер in WordPress on 30/06/2009
Күптән түгел WordPress 2.8 чыкты. Блогыгызны яңартып була димәк. Бу язмада мин сезгә WordPress турында сөйләргә булдым.

WordPress (яки WP) – дөньядагы иң популяр блог әнҗәйне (двиҗок). Аны куерга да җиңел, доньяда киң таралган сәбәпле плагин-темалары да бик күп. Шул WordPress-ны куюдан башлыйк. Әммә аңа башта хостинг (иң кимендә 50 мегабайтлык) кирәк булыр.
1. Домен сатып алабыз. 10 долларга .com-доменын, ә 100-250 сумга .ru-доменын сатып алып була.
2. Хостинг табабыз – түләүле ме, бушлай мы – үзегезгә карагыз. Әммә ул хостингда php һәм MySQL булырга тиеш.
3. Шул хостингка сатып алган доменыбызны теркибез. Аның өчен домен регистар (регистратор-рәгәстрәтер) сайтына керәбез дә, доменнын ДНС-серверларын хостингныкына үзгәртәбез. Алар, иң кимендә – икәү булалар. Мәсәлән: ns1.misal.com, ns2.misal.com. Доменыгызның ДНС-серверлары тиз булса – бер-ничә минутта үзгәрер, озаграк булса – бер көн көтергә кирәк.
3. Шул хостингта MySQL мәгълүмәт базасын (MySQL database/база даных) ясыйбыз.
Шул Мәгълүмәт базасының (МД) исемен, МД кулланучының исемен (MySQL database username), МД сер сүзен (MySQL database password) – өчесен дә язып калдырабыз. Там есть еще »
“Алмалы” берәүзер (браузер) 4.
Posted by Татблоггер in Яңалыклар on 25/06/2009
Күптән генә түгел Apple үзенең Safari 4 берәүзерен (браузерын) чыгарды. Apple-да яңа берәүзернең элеккеге Safari 30% тизрәк эшли дип әйтәселәре килә. Ай-хай… Кулланып карабыз.
Астагы скриншотта Обама хатыны яулыксыз булуы сәбәплe аңа “безнең тарафыбыздан” яулык/хиҗап кидертелде
.

3 көн эчендә үз санакларына яңа берәүзерне 11 млн. кеше куйган. Шуларның 6 млн. – Windows кулланучылары. Кем дер яңа дәстербүтифне (дистрибутифны) интернеттан яңадан иңдергән (яки дәвенлад кылган), кем дер үз Safari-сын яңарткан гына.
Бу бит 3 (өч) көн эчендэ. 2008 июнендә чыккан “Firefox 3″-не сигез көн эчендэ 8 млн. мәртәбә үз санакларына иңдергәннәр. Google Chrome берәүзерен беренче атнага 2 млн. кеше иңдергән иде.
Apple әйтүенчә, Safari 4 берәүзере Java Script эше буенча Internet Explorer 8-дән 8 мәртәбә, ә Firefox3-тән 4 мәртәбә тизрәк эшли ди. Opera 9 һәм әлбәттә Opera 10 турында берсе дә әйтмәде. Бу Норвегия (Нәрбәҗыстан яки Нәрбәҗ?
) берәүзере белән әле ярыша алмый, күрәсең.
Microsoft эзләвеге үсә
Posted by Татблоггер in Microsoft on 18/06/2009
Microsoft июн аеның 16-ында үзенең яңа Bing.com эзләвеген чыгарган иде. Беренче үк атнада ул дөнья “эзләү базарының” 2%-ын алды дип мактандылар. Ай-хай җаным, дөрес микән. Бер атнада андый саннар мөмкин микән? Белмим.
Ак Барсыбыз Bing сахифәсендә:

Көннәрнең бер көнендә Internet Explorer 8 берәүзерен ачып җибәргән идем, сайт исемен зур хәреф белән керттем. Берәүзер мескенкәем ул сайтны таба алмыйча автоматик рәвештә шул Micrisoft-ның Bing.com эзләвегенә кереп сайт исемен эзли башлады. Менә сиңа мә! Хәзер зур хәрефләр белән кертсәң дә кечерәйтә инде. Әммә дөрес итеп сайт исемен кертмәсәгез, шул Bing.com-га эләгерсез. Бүгенге көндә IE6 ,7, 8 – берәүзерләре дөньяда иң популяр санала, шуңа күрә интернет челтәренең кулланучылары сайт исемене дөрес итеп кертмәүләре сәбәпле шул Bing.com 2%-ны алган да дыр инде, беренче үк атнада. Киләчәктә, ул 10%-ка менер дип әйтер идем.
Bing.com Google-дан аерылып тора – кулланучыга төрле төрле мәгълүмәт бирә. Хәзер инде, Bing.com-ның сайтларны аеру алгоритмын (аеру алгаритым/ аеру алгаритмы?
) белергә кирәк. Сайтларны өскә күтәру эшендә (СЕО – Search Engine Optimization яки Сайтларны Этү Өскә
) бу бик кирәкле нәрсә.
Opera 10 чыкты. Beta.
Posted by Татблоггер in Яңалыклар on 18/06/2009
Дөньяның иң тиз браузерының Opera хуҗалары да Opera 10 beta чыгардылар. Opera-да Presto 2.2. исемле яңа әнҗәйн (движок) кулланалар. Санакка кую өчен сылтама.

Opera 10 хәзер Acid-3 тестына туры килә (HTTP, HTML, CSS, ECMAScript, SVG һәм XML-лардагы хаталар). Берәүзердә (браузерда) орфография хаталарын автоматик рәвештә тикшерү мөикинлеге бар.
Хат-клиенты да үзгәрде. Хат язганда рәсемнәрне аттач кылырга да кирәкми, html-ны үзгәртү аша аларны хатның эченә кертеп, хәреф төрен вә зурлыгын да шуннан ук үзгәртеп була.
Киттек ме?
Posted by Татблоггер in Яңалыклар on 11/06/2009
Исәнмесез исәнмесез кардәшләр! Бу блогымны мин IT, интернетка һәм дизайнга багышлармын, Аллаһ теләсә. Татар блогосферасы (татар көндәлек дөньясы) бик сай. Ә татар телендә булган проектлар вә сайтлар бик әз. Шуңа күрә бу блогымны (бө көндәлек генә түгел, блог төшемчәсе киңрәк дер) татар телендә генә алып барырмын, һәм шул гына түгел – эчтәлеге IT, internet, design турында булыр. Татар теле бүгенге көндә бик мескен дәрәҗәдә “гөмер сөрә”, TV-ны ачып карагыз гына, “ТНВ” каналын мәсәлән – анда бит бер дә камил телдә сөйләшүче юк бит. Татар теле – ни ул? Дини тел, мәдәни тел, авыл теле, әммә бүгенге “модерн” сүзләр бик әз, мәсәлән интернет һәм IT-сүзләре. Шуңа күрә, татар телен бүгенләштерү ихтыяҗы бар. Интернет, дизайн һәм IT (”айти”)дан башка, татар телен дә бүгенләштерә барырбыз дип, өметләнеп калам.