Archive for Июль, 2009
Mozilla Firefox 3.5 чыкты
Posted by Татблоггер in Mozilla on 30/07/2009
Mozilla үз берәүзерен яңартты: яңа 3.5 төре (version) чыкты.

Астагы сылтамлардан сез яңа берәүзерне үз санагыгызга иңдерә аласыз:
Сайтны (блогны) эзләү системларда һәм каталогларда теркәү.
Posted by Татблоггер in SEO on 15/07/2009
Сайтны (блогны мәсәлән) булдыргач, аны кешеләргә күрсәтергә кирәк, аларга сайтыгызны табарга мөмкинлек бирергә кирәк. Сүз сайтка кешеләрне чакыру турында түгел, сайтны эзләү системларда теркәү турында дыр. Мәсәлән, сезнең сайт дин турында ди, ә интернетка кергән кешеләрне дин кызыксындыра, алар Google-ны ачып язу юлына - кейворд (аларга кирәкле сүз) язып кертәләр. Сезнең сайтыгыздагы сүзләргә туры килсә, Google аларга сезнең сайтыгызны күрсәтер. Әммә аның өчен Google сайтыгызны индекысларга (кереп укып чыгырга) тиеш. Аның да үз хикмәте бар әле. Чөнки сайтны/блогны ясагач, аны Google үзе табып индекславы бик хәерле. Ул бер аерым язмада булыр, иншалла. Ә бүген сүз блог/сайтны эзләү системларда һәм каталогларда теркәү турында барыр.
Моны кайчан эшләргә кирәк? Сайтны, блогны башлап җибәрдегез, бер-ничә язма (пост) языгыз, язмаларыгызны тамгалап (тамга = tag) чыгыгыз. Мәсәлән, блог дин урында булса, һәр “Ислам”, “Ислам дине”, “татар” дигән сүзләрне очраткан саен алардан үз блогыгызга/сайтыгызга сылтама ясагыз (гипертекыст сылтама = link). Мәсәлән, бу язмада - IT, татар блогы, интернет, татар домены, .tat-домены, дизайн, WordPress татарча, SEO. Хәрефләре дә <strong> ……. </strong> тамгалары эчендә булырга тиеш, хәрефләре “симез” булырга тиеш димәк.
Аннан соң сайт/блогыгызның index (ягъни баш битенең) кодына кереп “title”, “description” и “keywords” тамгалары эченә шул кирәкле сүзләрегезне кертегез. Кодны аңламасагыз, үзгәртмәсәгез дә була. Кайбер блоглар (blogspot мәсәлән) бу мөмкинлекне “көйләү” аша бирә. Көйләүгә керәсез дә, “description”-ны үзгәртәсез. “title” – ул блог исеме, ә язмаларда аңа язма исеме дә кушыла. Эзләү системлар өчен бу бик кирәкле нәрсә. Там есть еще »
Twitter – мин сине яратам! Тви-консепсиясы.
Posted by Татблоггер in Twitter on 10/07/2009
Дөньяда Твиттеромания бара. Нәрсә соң ул Twitter? Twitter.com

Twitter (тви) – ни ул? Быел Тви-да кулланучылар саны берничә мәртәбә артты, хәттә ки Facebook-ны да уздырды. Ни бу? Твиттер…
Твиттер – микроблоггинг сервисы. Күпләр моны блогинг сүзе белән бутап, “кечкенә” блоггинг, йә исә “кыскача блог язмаларын язу” дип уйладылар. Бәлки бу шулай дыр да, әммә ләкин твиттер турында сөйләшкәндә яки уйлаганда “блог” сүзен бөтенләе белән онытырга кирәк. Ни өчен ме? Шулай кирәк
. Чөнки бу блоггингның үзе белән турыдан туры бүйләнмәгән. Твиттер – яңа консепсиа. Бу консепсианың исеме – “твиттер”, яки микроблоггинг. Блогта сез үз язмаларыгызны язсагыз, кешегә шуны күрсәтәсез, тәкъдим итәсез, әммә үзегезгә моның файдасы юк диярлек, чөнки кешеләр укый, әммә коментлар популяр блогларда да бик язылмый, чөнки блог – сөйләшү вә гәпләшү урыны түгел. Ә менә Твиттер – шуның өчен инде. Әммә кайберәүләр твитерны icq йә чат белән бутыйлар. Твиттерның консепсиасын аңламаганнар димәк, файдасын бөтенләй күрмиләр. Мин үзем башка аңлап җиткермәдем, твиттер күптән түгел генә килеп тә чыкты, доньяны басып та алды. Күпләр аңламый калдылар – ни бу? Твиттерда рсс-тасмасы кебек тви-тасмасы бар. Анда сезнең үзегезнең һәм сезнең “дусларыгызның” (followings) язмалары бастырыла. Күп язмаска тырышалар, гәдәттәнчә, чөнки ул сезне follow-кылганнарның тви-тасмасы сезнең кирәк-кирәкмәс язмаларыгыз белән тулыр. Кирәк ме ул аларга? Белмим. “Бу нәрсә минем тви-тасманы” тутырып ятмасын әле” дип дуслыкларын бетереп ташлап “remove” кылырга мөмкиннәр. Әммә сезнең 3-4 дустыгыз бар икән моннан куркып тормагыз. Бу сезнең өчен чат ролен уйнарга мөмкин. Әммә шуны белегез – бу “чатта” сезнең язмаларыгызны башка кешеләр күрергә мөмкин. Шуңа күрә Settings-ка кереп, көйләүгә димәк, Protect my tweets төймәсенә бассагыз сезнең язмаларыгызны дусларыгыз гына укый ала. Ябык чат ясап була. Там есть еще »
WordPress-ны куллану
Posted by Татблоггер in WordPress on 02/07/2009
WordPress белән ничек кулланырга? Блогымда WordPress-ны ничек куерга? дигән язманы чыгарган идем.
Димәк, сез доменыгызны алып, хостинг табып һәм аңа WordPress-ны атып, шул хостингка аны куйдыгыз. Ярар. Хәзер кулланырга вакыт җитте.
Сезнең доменыгыз, мисал өчен misal.com дип алыйк. Берәүзернең адрес юланда misal.com/wp-admin дип языгыз, кулланучы исемен һәм сер сүзнекертегез. Сезнең алдыгызга WordPress Dashboard пәйда була. Без аны WordPress-тактасы дип атыйк. Шул WordPress-тактасының сул ягындагы төймәләрнең иң кирәклесен белсәгез әйбәт булыр иде.
Akismet Stats – кирәкмәс кешеләр сезнең язмаларыгыздан соң үз реклам комментларын калдырмасыннар өчен Акисмет бар да инде. Акисмет эшли башлар өчен WordPress.com API Key кирәк, ягни WordPress.com API-ачкычы. Аның өчен WordPress.com-га кереп теркәлергә кирәк дер. Теркәлгәч WordPress.com API Key-ны бирәләр.
Posts – язмалар, посытлар.
Edit – язманы үзгәртү
Add new – яңа язманы башлау Там есть еще »