Archive for Август, 2009
Тамга сүрәтләре (icons яки тамгачыклар)
Posted by Татблоггер in Дизайн on 24/08/2009
Сәләм туганнар! Татар блогына (болгар блогына) хуш килдегез!
Ни сорыйсы килә иде… Урысча иконка дип әйтелә торган сүз безнеңчә (болгарча, татарча, мөселманча) ничек була микән ул? Кем белә?
Шул. Язма тәмам. ![]()
Тәәәәккк.. Ни күрсәтәсем килде бу язмада? Аһа. Шул “иконка”-мазарны инде. Аларны мин векторда гына эшләдем. Киләчәктә фотошопта матурлатып җибәрермен бәлки.
Top50 WordPress плагиннары
Posted by Татблоггер in WordPress on 13/08/2009
WordPress-ның плагиннары бик күп. Шуларның иң “тәмлесен” кәрсәтеп китим әле.

Аларны FTP-клиент белән /wp-content/plugins файлына урнаштырырга кирәк башта. Аннары админ-панелда активлаштырырга.
Админчылу (админлау):
1. WordPress Instant Upgrade– WordPress-ыгызны яңартасыгыз килсә, сезгә бу плагин кирәк. Шуны куйсагыз, блог әнҗәйенен админ-панельдан гына яңартып була.
2. WordPress Backup – бу бик кирәкле плагин: блогыгызны/сайтыгызны бэкап ясый. Админ-панельдан кереп e-mail-ыгызга бекап ясап була. Автоматик бекапны да ясап була, атна саен мы, көн саен мы. Google-ның Gmail.com пучтысында яңа аккаунт (әкәвент?
) теркәп шуны сайтыгызның бэкабы өчен генә калдырып була. Көн/атна/ай/ (ел
) саен шул пучтыга сайтыгызның бэкабы килә торыр. Хакерлар (какырлар?
) сайтыгызны ватса, шул ук хостингта сайтыгызны куерга кирәк булыр. Шуның өчен ике нәрсә кирәк – файллар һәм Мәгълүмәт Базасының бекабы. Бэкапны e-mail-гыздан алсагыз, файлларны кайдан алырга? Шуның өчен хостингыгызга куелган бөтен файлларны санагыгызда тотыгыз. Бу файллар арасында ни бар? WordPress әнҗәйне, әлбәттә, һәм тема/шаблон файлы, һәм плагиннар. Әнҗәйен үзе, димәк, һәм бер-ике тема файлы булса, 10-20 плагин файллары. Там есть еще »
Twitter-дагы татар яңалыклары
Posted by Татблоггер in Twitter on 11/08/2009
Әссәләмүгәләйкүм кардәшләр! Җәй узып бара бугай инде һәм Татар блогында яңа пост.
Бүген ни турында языйм микән? Башка бер җүнне (җүнле) уй-фикер килмәсә – твиттер турында языгыз.
Шаярып кына әйтәм, чөнки твиттер – бик файдалы һәм кызык сервис.
Твиттерга кергәч, башта аның ни икәнен аңлап җиткермәдем: “Ни бу?”, “Ни өчен кирәк?”, “Ни өчен мактыйлар соң бу нәрсәне?” дип бик озак кына уйланып йөрдем. Аның популярлыгын маркетинг уңышлары аркасында дип уйлаган идем. Әммә твиттерның консепсиясы бик кызыклы һәм револүсьон булып чыкты. Андый револүсьон әфкәр-уйлар/идеялар әллә кайда ятмый – аяк астында гына ята. Шуны тормышка аштыру (реализация) мәсәләсе генә кала. Аның өчен веб-мастерлар төркеме кирәк – программистлар (программчы?), дизайнерлар (дизайнчы? Йә дизайнер дигәнен кулланыйк мы?), һәм консепсиячылар әлбәттә. Безнең Татар интернетыбыздагы (Татнетта) проектларның шуның белән бәйле бер начар ягы бар – “Бер кеше кагыйдәсе”, ягъни “Бер проект = бер кеше”. Бу әлбәттә начар. Кайбер сайтларның хуҗалары – программистлар. Аларның сайтлары – эчтәлек һәм дизайн ягыннан бик дан түгел. Алар сайтның кодын беләләр, әммә дизайн һәм төрле техник булмаган гыйлемнәрне бик белеп бетермиләр. Шуңа күрә “Дуслар.ру” сайты матур, әммә кирәкле нәрсә анда юк диярлек. Шул зина кылырга ниятләгән егетләр һәм кызлар шунда танышып утыралар, кызлар шәрә тән сүрәтләрен күрсәтәләр, егетләр шуңа карап: “Оооо… Әйдә очрашыйк әле” дип язалар. “Менә бит! Кирәк сайт бит!” дип әйтә аласыз. Әммә андый урыс телендә булган манкорт сайтын татар сайты дип әйтеп тә булмый. Мәскәүдә “Татар рублевкасы” дигән түләүле танышу сайты бар. Сайт хуҗалары аны “Татар рублевкасы – баеган һәм бу тормыштан ни кирәклеген белгән иратлар өчен булган сайт”. Рублевка дигән сүздә хата бар дыр – “е” урынына бәлки икенче хәреф куерга кирәк дер. О? А?
Белмим. Үзегезгә карагыз.
Шулай ук кайбер дин, мәдәният вә тарих сайтлары – дизайн ягыннан да, техник ягыннан да гәдәттәнчә зәгыйф. Төркем ясаган сайт болардан матурлыгы һәм уңайлыгы белән аерылып тора, әммә ул сайтларны хуҗалары эшләмәгән, аларны күбесенчә акчага веб-студиялар эшләгән. Татнетта сайт хуҗаларыннан булган төркемнәр бер-ничә генә дер. Нигә?
Бер веб-мастер әйтмешли, “Өч татар җыелса – ни була?” ди. Татар веб-мастерлары җыелып җүнле проект эшләр урынына күбрәк үз мини-проектларын эшләп ятырга яраталар. Татар веб-мастерлары кем ул? Университетны санак йә челтәрләр админы гыйлеме буенча укыган кешеләр. Күбесе – динне дә, мәдәниятне дә белмиләр. Әле татар телендә “Исәнмесез!” дисәләр рәхмәт әйтергә кирәк. Алар арасында манкорт булмаган җүнле Безнең кешеләр – бик аз дыр. Рунетта (урыс интернетында) урыслашкан татар веб-мастерлары бик күп. Әммә алар егетләргә һәм кызларга зина кылуда ярдәм итү сайтын ясауны чын татар сайтларын ясайдан хәерлерәк күрәләр. Шуңа күрә чын татар сайтларын ясауга веб-дизайн кагылмаган гади кешеләр керешәләр – динчеләр, тарихчылар, мәдәният хезмәткәрләре. Шуңа күрә, кызганычка каршы, сайтларыбыз да матур вә уңайлы булып чыкмый. Ә чын татар булып калган веб-мастерларыбыз да бер-берсен күрә алмыйча аерым-аерым әллә ниләр эшләп маташалар. Һәммәсе дә амбицозлы, һәммәсенең дә үз фикере бар. Бер вак мәсәләдә фикерләр туры килмәсә бер берсе белән талашырга да әзерләр күп шулар арасыннан. Диндә берсе “Мин салафит” ди, икенчесе “Мин суфый” ди һәм икесе дә мөселман булуга карамастан бер уртак фикергә килә алмыйча бер сайт-проект ясауга килешә алмыйлар. Тарих мәсәләсен әйтәсе дә килми. Әле кичә генә “Татар кардәш” дип йөргән кешеләр тарих мәсәләсендә бер берсе белән талашып һәм сүгенеп әллә-нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. “Татарлар – кыпчак угыллары!” дип кычкырып йөрүче “Татарлар – болгар угыллары!” дигәнне күрә алмый. Бер берсе белән талашырга әзер. Франсалар (франсузлар) бер берсе белән “Без галл” һәм “Без франк” дип талашмыйлар бит. Итальяннар “Без ломбард”, “Без җәнәвизләр”, “Без романнар” дип талашмыйлар бит. Болгар мы, татар-мангол мы, кыпчак нугай мы… Хет кытай дисеннәр безне иртәгә – без барыбер бердәм булырга тиеш. Һәм веб-мастерлар да аларны тимәгән һәм кирәкмәскә аера торган мәсәләләрне тимәскә тиешләр. Бу тарих кына фәкать. Ни булганын Аллаһ гына белә. Әммә, тагын бер мәртәбә әйтеп китим, татар веб-мастерлары бердәм була алмаулары – татарның максимализм һәм коллык аркасында.
Ахырда, твиттердагы файдалы адресларны язам:
twitter.com/tatar_news
twitter.com/islam_news
twitter.com/tatnet_forums
twitter.com/tatnet_blogs