Archive for Сентябрь, 2009
Ленар Амирханов белән интервью
Posted by Татблоггер in Интервьюлар on 22/09/2009

Tatarblog.com-да кунакта бүген без интернетта slaid89 исеме белән белгән Ленар Амирханов булыр. Интернетта Ленар yavbloge.ru блогын һәм твиттерда @slaid89 микроблогын алып бара. Ленарның яшь булуына карамастан аны Рәсәйнең иң атаклы СЕОчылары һәм блоггерлары белә.
Итак, Ленар Амирхановны каршы алыгыз!Исәнме Ленар! Синең нигың – slaid89. Ни ул, һәм нәрсәне аңлата?
Сәлам! Минем никнеймның беренче өлеше берни дә аңлатмый, истә кала торган сүз генә, ә 89 – мин туган елым.
Интернетта гәдәттәнчә күпме утырасың?
Гәдәттәнчә – 5-6 сәгать. Бу күп түгел дип уйлыйм. 8-сәгатьлек эш көненнән әзрзк. Ял көннәрендә озаграк утырам, кереп китсәм төнгә хәтле утыра алам.
Интернетта син ничә проект алып барасың? Яңа проект башлап җибәрергә уйламыйсың мы?
Актив проектларны алсак, бишесен алып барам. Яңа проект? Менә күптән түгел генә әле ике яңа проект башлап җибәрдем, ләкин аларны рекламаларга әле иртәрәк дип уйлыймын.
Үз блог һәм сайтларыңны ничек оптимизлаштырасың? Ысуллары? Нинди ысуллар белән оптимизлаштырырга иң эффектив дип уйлыйсың? Бушлай да, түләүлесен дә әйтсәң була.
Мине “СЕО яки СМО әйбәтрәк ме?” дип сораганда, мин һәрвакыт СМО диям. Эзләү системлары өчен сайтны оптимизлаштырусыз булмый, ул кирәк, әммә минем өчен ул бик кызык түгел. Шуңа күрә мин соц.сетьлар (иҗтимәгый челтәрләр) һәм контент ягын карыйм. СМО турында әйткәндә, микроблоглар аша эшләү бик тә эффектив. Аннары, коллегаларның блогларында блогым турында язылган язмалар сатып алу. Там есть еще »
Тамга сүрәтләре (icons яки тамгачыклар). 2-нче баб/өлеш.
Posted by Татблоггер in Twitter on 13/09/2009
Татар/болгар блогына хуш килдегез! Тагын бер төрле тамгачыкларны бастырам:
Иң әүвәл Твиттер тамгачыгын куим әле.
Бу да Твиттер инде әлбәттә. Сез әле һаман твиттерда түгел мени? Абау. Твиттер бик файдалы нәрсә. Үз өлкәгездәге бер ничә кешене тапсагыз шунда – менә дигән сервис. Анда твиттер-ботларга да язылырга мөмкин. Там есть еще »
Twitter турында янәдән (Твиттер, 2-нче баб).
Posted by Татблоггер in Twitter on 01/09/2009
Twitter турында Татар блогында сөйләгән идем инде. Бу язма – беренче язманың дәвамы, 2-нче баб, җәзъә, өлеш… Урысча ул сүзне “чәсет” диләр бугай. Нигә дер. Баб дип безнеңчә әйтергә ыслабо мәллә? ![]()
Тәәәәкк… Ни турында әйтә башлаган идем әле? Әәәә… Әйе шул. Твиттер турында.
Ленар Амирханов бер иптәш малай белән SmsTwit.ru сайтын ясадылар. Аннан твиттер әккәвентенә (аккаунтына) смс белән твиләп була, язып димәк. +79655854770 нумирына смс-ны җибәрәсең дә вәссәләм! Әлбәттә, баштан смствит сервисында теркәлергә кирәк. Бушлай иде әлегә. Киләчәктә ни булыр – күрербез.
Twitter-да реклам язып акча да эшләп була икән. Сезнең дусларыгызның күплегенә һәм сыйфатына карап акчаны күбәйтә баралар. Әлбәттә бу шөгел – кешенең үз эше. Мин, мәсәлән, моның белән җафаланып ятмас идем – твиттер минем өчен икенче нәрсә өчен кирәк – кирәкле мәгълүмәт алыр өчен. Әммә, бәлки кемгә дер кирәк булыр:
Твиттерда акча эшләү сервислары:
http://be-a-magpie.com/
http://sponsoredtweets.com/
http://www.tweetroi.com/
http://www.twittad.com/ (бу Тви-иттихад дигәннән алынган сүз дер инде
).
Беренче өлештә, татарлардан мин @Mariolp ( http://twitter.com/Mariolp ) исемле бер егетне оныткан идем. Аннары @rafilsalahutdin исемле менә дигән бер егет бар. Дуслашыгыз. Там есть еще »
