Archive for Октябрь, 2009
Үктәбер яңалыклары
Posted by Татблоггер in Яңалыклар on 20/10/2009

Язма сылтамасы (постовой безнеңчә ничек була – язмалы, язма сылтамасы мы? Урысчадан күчерү дөрес булмас, шуңа күрә я.с. дип кыскартып та була инде…) – Сатам.ру– татарлардан нидер сатасыгыз йә сатып аласыгыз килсә сатам(нокта)ру сайтына керегез.
Исәнмесез, әссәләмүгәләйкүм кардәшләр аркадашлар! Интернет яңалыкларын бәян кылыйм әле:
- Google эзләү системысы .pdf-файлларга превью ясый башлаган – нәрсә дер булса эзләсәгез, шул эзләвегез нәтиҗәсендә .pdf-файллары чыкса аларның беренче битләрен уңайлык өчен кечкенә рәсем итеп күрсәтә.
- Сезнең Твиттерда сез фоллоу кылган кешеләрегез күпме? Аларның твитт-язмаларын (твиттларын) укып бетерергә авыр мы? Твиттер шундый кешеләрнең хәлен җиңеләйтерү нияте белән фолловинг исемлеген, ягъни сез язылган кешеләрнең исемлеген тематик группаларга бүлергә булды. Әммә алар “групп” түгел, “лист” дип аталырлар. Шундый бер (мәсәлән 10-15-кешелек) листка кереп туганнарыгыз йә дусларыгызның твиттларын укый алырсыз, икенче листта коллегалар булса, өченчесендә программччылар, дүртенчесендә СЕОчылар, бишенчесендә маркетологлар, алтынчысында – домейнерлар..
Үзегезгә карагыз инде, болай гына әйтәм. - Тагын бер яңалык – Твиттер аша Skype аша кебек үк сөйләшеп була. Аның өчен @call @adressat дип язасыз да, @adressat исемле кешегә хәбәр килә. Сөйләшергә ме, юк мы, шул @adressat хәл итә. Аңлаганыгызча, @adressat урынына сез үзегезгә кирәкле кешене яза аласыз. Шулай итеп, революсион Твиттер сервисы он-лайн аралашуда икенче адым ясады: беренчесе язма он-лайн һәм офф-лайн аралашу иде, монысы кирәк кешене ишетеп аралашу. Видеоаралашу кайчан мөмкин булыр микән инде? Мәгълүм түгел дер.
- Моннан тыш, Twitter яңа проектын башлап җибәрә – Twitter Labs. Бу яңа сервис Google Labs кебек үк веб-девелопперлар, веб-дизайнерлар, вебта эшләгәннәр өчен эшләнелә.
- Рәсәйдә эзләү системалары арасында былтыр Google беренче урынга чыккан иде, быел исә, Яндекс үзенә кире беренче урынны кайтарды. Bing эзләү системасы үзләү базарының 10% алды диләр. Әлбәттә, бу Internet Explorer браузерлары акасында. Яңа IE8 браузерларында эзләү өчен Bing куелган. Киләчәктә, Аурупада Microsoftны оперсион системысын төрле-төрле браузерлар куерга мәҗбүрлиләр, шуңа күрә бу 10% 15-20%-тан узмас дип уйлыйм.
- Янәдән Твиттер. Твиттер аша сез МоеМесто сервисына кыстыргыч куя аласыз. Аның өчен @2moemesto белән “дуслашып” сайтында теркәлеп, аннары аңа Direct Message (Туры хәбәр) җибәрергә кирәк булыр. Шулай ук Google Calendar сервисына вакыйгаларны язып була: twittercal.com һәм аның @gcal аккаунты аша. Моеместода кебек үк, аңа Direct Message язарга кирәк.
- Админнар Твиттерга “юл япсалар” твиттларны е-мейл аша язып була – twittermail.com сервисы аша. Сезгә бер аерым е-мейл бирелер, үзегезнең е-мейлыгыздан шул яңа е-мейлга хат язсагыз, шул хатыгыз Твиттерда күренер. Дөньяда шул сервис белән 55 000 кеше твитлый.
- Твиттерда рәсемнәрне бастырасыгыз килсә, шуның өчен Twitpic сервисы бар. Фотоларыгыз Google Picasa-да булса, Google Picasa-ны Twitpic белән бәйли торган @tvivo төймәсе бар. Пикасадан ук шул төймәгә басып @TwitPic һәм @yfrog аккаунтлары аша рәсемегез турыдан туры Твиттерда басылачак. Шундый ук виҗетны flickrдан көтәбез. Google Picasa төймәсен плагин буларак санакыгызга иңдерергә кирәк. Гугылда вирустан куркучыларны “вирус юк монда, курыкмагыз” дип тынычландырдылар. Имеш тер, ул плагин – Picasa үзе генә аңлый торган XML-кодлы әйбер. Үзегезгә карагыз инде.
- Твиттерга Facebook-тан язасыгыз килсә статусны үзгәртегез диләр Фейсбук хуҗалары. Алар әйткәнчә эшләп караган юк әле, әммә Twitterдан Facebookка язып була. Аның өчен FriendFeed сервисында теркәлергә кирәк. Твиттерны Facebook әллә кайчан күрде инде, хәзер инде Google һәм Microsoft та Твиттерны кулланмыйча булдырмыйлар.
- Рәсәйлеләр электрон акчаны еш куллана башлаганнар – 10 млрд. сумлык акча күчергәннәр, түләгәннәр димәк. Рәсәй түрәләре моны белеп “WebMoney”ны һәм “Яндекс”ны ясак түләтергә уйлыйлар. Яндекс-деньги һәм WebMoneyнны белмәгән кеше калмаган дыр инде. Хәттә югары уку йортларында студентлар шулар аша укытучыларны сатып алалар дип әйтәләр.
- Кесә телефон эшләүчеләре mini-USB-порт мәсъәләсендә уртак фикергә килделәр. Моның турында бер ярты ел элек әйтелгән иде. 2012-нче елдан алып колак динамиклары өчен 3,5 мм порт һәм USB-интерфейска mini-USB-порт стандарт булачак.
- Бушлай он-лайн Офис конкуренсиясын сизгәч Microsoft үз Office 2010-ын җиңеләйтеп бушлай версиясын чыгарыр. Microsoft Office 2010 Starter Edition бушлай булса да, реклам күрсәтеләчәк.
- 22-нче үктәбердә “Урыс интернеты” конференсы булачак. Анда яңа .рф доменының презентасиясы булыр дип көтелә. Яңа кирилик доменны теркәү мөмкинчелеге 2010-нче елның апрелында ширкәтләргә (имзаларны алдан бирү үктәбернең 25-ннән мөмкин була), июль-августта – гади кешеләргә бирелер. Ширкәтләргә домен 1.000.000 (миллион!!!) сумга төшәчәк диләр. Безнең кеби гади мәннәр өчен бу домен күпме торыр икән инде? Россия.рф, рус.рф, татарстан.рф, татар.рф, казан.рф кебек доменнарны .рф доменының администраторы дәүләткә (Русиягә, Татарстанга, Казан мунисипалитетына) аерым сатачак. Безгә исә үз доменыбыз кирәк хәзер, шуны көтәбез, ә татар доменына татар сайтлары кирәк. Булыр иншаллаһ.
- Дөньяның бар доменнары өчен җаваплы ICANN ширкәте АКШ юрисдиксиясеннән чыга бугай: Аурупа һәм башка илләр үзләре үз “ICANN”арын ясарга уйлаганда, АКШ домен дөньясына контролен югалтырга җыенмый, әммә рәсми рәвештә ICANN хәзер Аурупадан алып, Кытай, Япун, Һиндстан һ.б. илләрнең министырлыкларына (вәзирәтләренә) да буйсынырга тиеш була.
- Сеулда узган ICANN (айсианн) конференциясында Fast Track исемле яңа доменнар теркәү төренең стандарты чыкты. Урысчасы – “Руководство заявителя” дип атала. Татарча ничек булыр микән инде?
Шуның белән бетерим. Исән сау булыгыз, Барсили абыегыз.
P.S. Если вас интересуют дальние поездки или путешествия в дальние заморские страны, можно купить новые модели навигаторов, чтобы обезопасить себя от незапланированных потерь времени и провести отпуск с комфортом.