Archive for Декабрь, 2009

2009-нче ел узып бара: Ел нәтиҗәләре.

Җәмәгать, 2009-нче сәнә узып бара, бетеп бара дип әйтим инде… Ни булды илебездә быел, Татарстаныбызды димәк. 2009 ел уңышлы ел булды:

1. Ак Барс хоккей клубы Рүсия чәмпионы булды;

2. Рубин футбол клубы ФК «Барселонаны» Каталунияда Ноу Камп ыстадиосында җиңеп кайтты;

3. Рубин футбол клубы Рүсия чәмпионы булды;

4. Башкалабызда Cisco ширкәтенең олыы гына IT-паркы ачылды;

5. Башкалабызда 2013-нче елда Универсиада үтүе сәбәбеннән яңа спорт биналар ачылды, Казаныбыз тагын да яхшырды, матурайды. Метро тоннелләрен казый торган җирасты машиналары метро юлын Энергоинститутка кадәр суздылар, андагы ыстансиядә эшләр бара, «Алтынчәч» казу машинасы Соцгород метро станциясында җир астына төшерелеп Мәскәү базары ягына юнәлде. Тиздән икенче казу машинасы да килеп җитер диделәр.

Яңа ел белән сезне! Татблоггер.

Нет комментариев

Google Chrome Бөек Британияда

Google үз браузерын (Chrome) Бөек Британияда рекламаладыһәм шуның нәтиҗәсендә браузерны кулланучылар күбәйде.

«Фи!» диерсез, «Рекламалый дыр инде, безгә ул нәрсәгә кирәк?» диерсез…

Болай гына яздым инде, кызык булып тыелды. Рекламалары бик зур, гәҗитне алсак та, урамнарда элеп куелган билбордларга карасак та:

Интернет кулланучыларның эзләү системларында эзләү активлашуы:

Google Chrome әлегә Mozilla Firefox кебек үк популяр булмасада, кулланучылары арта бара:

Татблоггер.

Нет комментариев

Twitterдагы куркынычсызлык (Твиттер турында – 3-нче баб/өлеш)

Гәеп итмәгез: Блогун поздравляет с Новым годом!

Күптән түгел генә әле Твиттер Иранның кибер-армиясы тарафыннан «ватылды». Әммә ансыз да твиттерда утыруны һич куркынычсыз дип әйтмәс идем. Шуның өчен Twitterдагы куркынычсызлык шартларын әйтеп чыгырга булдым:

1. Персональ мәгълүмәтне язмагыз, серләрегезне ачмагыз. Серсүз, урыннар һ.б. шәһси мәгълүмәтне язмагыз.

2. Кирәкмәс кеше белән аралашасыгыз килмәсә приват аккаунт кулланыгыз.

3. Ышанычлы тви-apps (твиттерга браузер аша түгел, ә программалар аша чыгу) белән генә кулланыгыз, серсүзегезне урларга мөмкиннәр. Бу сүзне Вконтакте турында да әйтеп була.

4. Серсүзегезне ярты ел саен алмаштырып торыгыз.

5. Direct Messages-та белмәгән сылтамалар аша йөрмәгез.

6. Кыскартылган сылтамаларны ачыгыз, озынайтыгыз. Mozilla Firefox браузеры өчен хәзер LongURL Mobile Expander плагины бар. Аннары, интернетта Unhid һәм Untiny сервислары бар. Кыскартылган сылтамага басырга шикләнәсез икән шул сервисларны ачып сылтаманы тикшерегез.

7. Нинди дер тви кешесе ошамаса, “Block spam”-га басыгыз.

8. Массфоловинг дигән нәрсә бар, имеш, массфолловинг аша меңләгән кешене фоллоуләштерерсез, алар да сезне фоллоу кылырлар. Сезне, иң кимендә бан көтә, Twitter аккаунтыгызны тартып алырга да күп сорап тормас.

9. Антивируслар һәм файрволларны кулланыгыз.

10. Твиттердан чыкканда «Log out»-ка басыгыз.

Татар твиттерчысытатблоггер.

Комментарии (2)

«Татнет йолдызлары» – татарныкы мы?

Урыслашкан конкурсның урыслашкан әһелләре урыслашкан оешманың бинасында күбрәк урыслашкан сайтларын җиңү белән котладылар. ))
Шимбә көн дикәбер аеның 19-ы «Татнет йолдызлары» җиңүчеләрен котлау узды. Кайда? Чын милли «Тәртиб Радиосын» япкан Татмедиа бинасында әлбәттә.
Йә. Сүземне башлап җибәрим инде.

Бу конкурс җиңүне чыннан да урыстелле сайтларга бирергә «ярата«. Сан артыннан чаба чаба ана теле һәм турында онытып җибәрәләр күрәсең. «Татнет йолдызларын» инде әллә кайчан Мәскәү татар конкурсы дип саныйлар. Оргкомитетның дүрт кешесеннән икесе ана телен белми - татар телен алар ничек үстерергә уйлыйлар дыр инде, чөнки татнетны урыслаштыру тенденциясы күренә.
Аннары, урыс сайтлары артып киткәч һәм татар сайтлары җитмәгәч, «татнет йолдызлары» үз Нигезләмәләренең шартларын бозып гаризаны бирмәгән веб-мастерларның сайтларын кертә башлыйлар. «Татнет йолдызларының» нигезләмәсенең бер ике шартын әйтеп үтмичә булмас дыр:
4.2. Конкурсант бурычлы
* әлеге Нигезләмә таләпләренә туры килеп язылган гаризаны үз вакытында тапшырырга;
6.2. Конкурста катнашырга теләк белдереп гариза бирү
Гариза бирүче берничә сайт белән Конкурста катнаша ала, сайтлар саны чикләнмәгән. Кокурска Гаризаны сайтны ясаучы web-оста да, сайт хуҗасы да, яисә аның вәкиле дә бирә ала.
Гаризаны чит кешеләр дә (сайтка кагылышы булмаган) яза ала, бу очракта Оештыру комитеты Гаризада күрсәтелгән элемтә өчен мәгълүматлар буенча 48 сәгать эчендә бу турыда сайт авторларына яисә хуҗасына хәбәр итә һәм аларның рөхсәтен ала. (ТӘМАМ)

Шулай булгач, michanbash.ru сайтым ничек «калкып» чыкты соң анда? Аралаш.ру сайтының хуҗасыннан да да шуны ишеттем - ризалыгын бирмәде, әммә «татнет йолдызлары» аралаш.ру һәм мичәнбаш.ру сайтларын конкурста катнашучылар исемлегенә кетрткәннәр. «Татнет йолдызлары» конкурсының нигезләмәсе гәмәлдә эшләми димәк. Юк? Эшли мәллә? :) Конкурсның нигезләмәсенә мөрәҗәгать итик әле:
3.4. Оештыру комитеты җаваплылыгы
Оештыру комитеты әлеге Нигезләмәне, Конкурсны үткәрү кагыйдәләрен һәм процедураларын бозган очракта җавап тота.

Нинди җаваплык турында сүз бара микән монда? ;)

Аннары, Жалуйтесь.ru сайты татарга нинди катнашы бар микән? Аның исеме дә «Җалобная книга рунета». Анда күбесенчә урыслар утыра. Нинди татнет? Менә шундый татнет – урыс татнеты.

Ошбу татнетның татарга нинди катнашы бар? Татнет – татарныкы түгел күрәсең.

Ошбу язмага җитди карамагыз – урыслашкан татарлар татар сайтларын ясый алмыйлар бит инде, нишлисең инде, шуңа күрә бу язмам – татар блоггерының фикере булып калсын… :) Берсе генә аяныч – урыслашкан манкортлар татар интернетының башында торалар.

Татблоггер.

Комментарии (23)

Дөнья ВордПрессны сайлый. 13 корпоратиф WordPress-блог.

Көнбатышта һәм Япунияда корпорациялар сайттан тыш корпоратиф блог алып баралар. Нинди платформада дисез ме? Иң популяр платформа, ягни әнҗәйн (engine/движок) – WordPress. Әйе әйе, шулай! Татар блогы да шулай ук WordPress платформасында. WP-ны нинди копрорациялар сайлаганнар микән соң инде?

Шуларны карап үтик әле:

татарский блог - татар блогы

татарский блог - татар блогы

татарский блог - татар блогы

татарский блог - татар блогы

татарский блог - татар блогы

татарский блог - татар блогы

татарский блог - татар блогы

татарский блог - татар блогы

татарский блог - татар блогы

татарский блог - татар блогы

татарский блог - татар блогы

татарский блог - татар блогы

татарский блог - татар блогы

WallStreet Journal, New York Times, SNN, Samsung, Yahoo!, Playstation, Ford, cPanel, Digg, eBay, General Electric, Flickr блоглары димәк.
Иң ахырдан, бүләк – Казанда Медиа Маркет ачылу видеосы. Кыскарак булса да, барыбер кызык.

Татблоггер

Один комментарий

Internazionale Milano – Rubin Kazan

Җәмәгать, бер атна элек Интер-Рубин уены узды, кызганычка каршы мин аны күрә алмадым (шуңа күрә оттырдык та инде биииииииииииит… :( ) – шундый озак итеп көткән матчка бер сәнать калгач, йокыга киткәнмен, уята алмаганнар шул :( . Менә шул. Кечтеки генә бер рәсем тәкъдим итим инде алай булгач.

Исән булыгыз, татблоггер.

79792345.25025855.1261121166.17372bde7bb5fe4e788edf839462c8f6

Комментарии (2)

Фотоларны интернетта саклау

Бу язмада мин сезгә фотоларны интернетта урнашттыру турында сөйлим.

1. Google Picasa

Picasa 3.6

татарский блог
Пикасаның 3.5 төре бета-версия булып калды. Шул вакытта 3.6 төре (версиасы) чыкты.

3.5 төрендә ни бар иде:
— Сезнең фотоларыгыз дөнья харитәсендә;
— Охшаш йөзләрне таба (Google Contacts сервисындагы йөзләр синхронизасиасы);
— Теглар белән әйбәтрәк эшләү;

3.6 төрендә нинди яңа мөмкинлекләр:
- Берничә кеше бер альбомны ясап төрле аккаунтлардан фотоларны урнаштыра алалар;
- Фотоларны санактан (компьютердан) гугл.пикаса-га «атканда» ук берничә кешегә җибәреп була.
- Танылган йөзле (кешеләрнең йөзләрен таныттырып була бит) файлларны бетереп була, кирәк файлларга «йөзне танырга» мөмкинлеген куерга була.

- Фотоларны кисәсегез килсә, көйләвендә  фәләнгә-фәлән итеп фото зурлыгын куеп була, киләчәктә фотоларны Picasa-га «атсагыз», шул ясаган көйләү буенча Пикаса аларны кисеп барыр.
- Фото төшерү көне буенча бар фотоларны бүлеп, фәлән көнне төшерелгән фотоларны импорт кылып була.
Яңа Picasa 3.6 инглиз телендә генә бар әле, татарга толмач кирәкми диләр, дөрес – кытайча йә урысчасы кирәкми. Инглизчәсе дә ярый:
«Җәмәгать, кулланыгыз вә шатланыгыз» (© Татар блоггеры, Татар блогы)
Picasa-дан фотоларны/рәсемнәрне e-mail аша җибәреп һәм блогта күрсәтеп була – Picasa ул Gmail һәм Blogger сервислары белән интеграсияләнгән.

2. Flickr

Ошбу сервис белән кулланыр өчен Yahoo! порталында аккаунтыгыз булырга тиеш, шунда теркәлергә кирәк димәк: монда.

Кимчелеге – 100 Мб-лык урын бирелә, аена 2 видеофайл да урнаштырып була, видеофайлларның зурлыгы – 130 Мб максимум.

Фотоларны бу сервиска Flickr Uploadr программысы ярдәмендә атып була.

Фотоларны Flickr-га Picasa-дан да атып була – шуның өчен Flickr Uploadr программыга Picasa2flickr плагины бар..

3. Яндекс Фотки

Менә монда инде бөтен интерфейс урысча һәм Flickr-дагы кебек бернинди лимит та юк – миллион рәсем саклагыз – беркем бернәрсә әйтмәс.

Яндекс Фотки-га фотоларны Picasaдан да атып була – аның өчен плагины да бар.

4. Photobucket

MySpace иҗтимәгый челтәрендәге фотоларның 70%-ы PhotoBucket-тан.

5. Pan0ramio

Panoramio ул Google Maps сервисы белән интеграсияләнгән, шуңа күрә фотоларны Maps-та, ягъни дөнья харитәсендәге нинди дер нокталарга, урыннарга бәйләп була.

6. Аралаш.ру, Дуслар.ру, Facebook, MySpace, Вконтакте кебек иҗтимәгый челтәрләрдә дә фотоларны саклап була, әммә алар

Комментарии (2)

Блог алып барыр өчен акча кайдан алырга?

Күп кеше блогларын ЖЖ-да, blogspot-та аккаунт теркиләр дә блогларын шунда алып бара башлыйлар. Андагы реклам, андагы ямьсезлек.. Ыф… Аерым блог алып барып булмый мени? Нигә ме? Аның тышкы кыяфәтен дә, төрле төрле видҗетларны да көйләп була.

Шундый аерым блогка акча юк диләр, әммә син башта блогыңны ачып җибәр – акчасын аннары эшләрсең. Чөнки блогта акча эшләп була. Кайда? Мәсәлән Блогун сервисы ярдәме белән, j2j. Аннары банер куеп була, Ротобан сервисында. Шул акчага хостинг һәм доменга түләп була. :) Үз блогыгызны алып барыгыз, Әмрикәдә һәм Аурупада блог һәр кешедә бар диярлек.

Шул. Татблоггер.

Язмалы (постовой): Футбольный блог, новости футбола.

Комментарии (3)

Google Wave гадҗетлары

Интернетта ярты ел элек Google Wave дигән нәрсә пәйдә булды. Аның консепсиасы турында сөйлисе килми, бик авыр ул, катлаулы, гугл ачып карамалы… :)

Шул Гугл Дулкынында кадҗетларны куеп була. Дулкын гадҗетлары турында да википедияда карагыз, әммә миннән – гадҗетлар булсын:

1. Napkin (мәгълүмәт / сылтамасы) – Вконтактеда кулланучылар ыстинасында/тактасында рәсем ясаганыгыз бар мы? Бу – моның аналогы.

2. Vector Editor gadget  Vector Editor gadget  - бу да шундый ук, әммә катлаулырак бер рәсем редакторы.

3. Ribbit (мәгълүмәт)  - VoIP шалтыратулар һәм конференс-элемтә гадьеты.

 4. 6rounds (мәгълүмәт / сылтама) – аудио һәм видео конференс элемтә. Бик кызык нәрсә булырга тиеш. Үзем эшләп караган юк әле. :)

 5. Retro Chat (мәгълүмәт / сылтама) – иске стильдә булган чат.

6. Mappy (мәгълүмәт / сылтама) - Google Maps gadget.

Кулланыгыз :)

Татблоггер.

Комментарии (3)

Google Mapsның 10 сәер урам күренеше

Google Maps сервисы турында беләсез дер инде җәмәгать, аның урам күренешләре мөмкинчелеге турында да беләсез дер инде. Ул мөмкинчелек гугл панорамлы фото куя башлагач туды. Рәсәй җирлегендә андый фотолар бик булмаса да, читилдә һәрбер үзен «мин шәһәр» дип горур шәһәр исемен йөрткән авылларда да андый фотолар бар. Үзем шулай ничек тер Париж (Барис) һәм Ницца (Нис) шәһәрләре буйлап йөрдем. Бик кызык вә уңайлы нәрсә.

Менә шул урам күренешләре арасында бик сәер һәм кызык фотокүренешләр эләгә.

Чыганак

Шул. Беренчесендә нинди дер сәпиткә утырган әдәм икенче сәпитне тотып чаба, икенчесендә нинди дер самурайлар көрәшәләр, өченчесендә бер хатын-кыз машинага тибә, дүртенчесендә – бер кеше балконга менеп бара, бишенчесендә бер бичара сәпиттән егылып төшкән, алтынчысында юл буенда баскан музыкант үзенең уйнавын сата мы шунда… аңлап җиткермәдем. Җиденче сүрәттә – басуда Mozilla Firefox логотибы ясалган. Ничек? Белсәм әйтермен.  Сигезенче рәсемдә җир (су) тетрәве күрсәтелгән бугай (координатлары: 16 54 ’09.12″ N 99 58′ 16.07″ W), тугызынчысында – йорт януы күрсәтелгән (Eagle Point Drive in Sherwood, Arkansas), һәм инде унынчысында – бер әдәм актыгы сыра эчеп юл кырыенда ял итеп ята.

Шул. Кызык мы? Сезгә ничек тер, миңа кызык булды. Әммә ни өчен Google Maps-ка шундый кызык сүрәтләр кирәген аңлап бетермим. :)

Татблоггер

Комментарии (2)