Archive for Январь, 2010
Татнет – нәрсә ул?
Posted by Татблоггер in Татар интернеты on 30/01/2010
Татнет – ни ул? Татар интернеты мы яки Рунет мы? Татнеттан тыш башка «нет»лар турында белер өчен Интернет энциклопеяларын ачып карыйк әле: Википедияда рунет – урыс телле интернет дигән. .ru доменында гына булмаган, башка доменнарда ясалган сайтларга да шул рунетка керә. Урысча ясалган сайтлар – рунетка керә дигән сүз.
Башка милләтләрнең тәҗрибәсе
Узнет – ни ул? Үзбәкстан җирлегендә ясалган сайтлар. Шуларның бер өлеше – урысча. Шуңа күрә узнет им кимендә яртылаш рунетка керә.
Казнет – нәрсә? Казнет ул: 1. .kz доменында урнашкан сайтлар; 2. Казахстан серверларында урнашкан башка доменлы сайтлар; 3. Казахстан турында булган читил ресурслары; 4. Казахстан ширкәтләренең читил вакәләтләренең сайтлары.
Байнет – Белорусь җирлегендә урнашкан сайтлар, шуларның яртысы – .by доменында.
Уанет – Украина җирлегендә булган сайтлар.
Татнет – татар интернеты мы?
Татнет турындагы битне ачып карыйк. Татарстан Республикабызның дәүләт телләрендә татарлар турында булган сайт булса – татнетка керә (имеш). Сайтта ике татар бер берсе белән урысча сөйләшсә – татар сайты була, ә шул ук ике татар инглизчә яки алманча сөйләшсә – татнет булмый дип әйтәселәре килә. Татарлар турында булырга тиеш диләр. Шуңа күрә дер инде (шуңа багышланган «Татнет йолдызлары» – татарныкы мы? исемле язманы укыгыз) ул Татнетка 116.ру яки жалуйтесь.ру кебек «татарлар турында булган» сайтлар кергән дер дә инде.
Ник татнет урыслашты соң әле бу? Ни өчен урыс сайтлары татар исемен йөртә башлады?? Мәскәү манкортларының татнетны урыслаштырулары без алдалау мы, спекуляция мы? Безгә кирәк ме ул урыс татнеты? Әле урыслашмаган татарларны тагын да урыслаштырыйк мы? «Татнетны урыслаштыру кемгә кирәк һәм аның артында кем тора? Һәм ни өчен ул татнетчыларның урыслашкан башы Мәскәүдә соң?» дип уйланып була. «Татнет йолдызларында» урыс сайтларының елдан-ел җиңеп барулары татарлар өчен уйланырга сәбәп булып тора.
Шушы урыслашкан татнет кирәк ме ул безгә? Татар телен беренче урынга куйса иде, әммә татнетның башында булган манкортлардан ни көтеп була? Урысча сөйләшкән һәм уйлаган манкорттан татнетны татарлаштыруны көтмә инде син.
Безгә Татар интернеты кирәк, саф телле, матур, гүзәл татар интернеты кирәк. Татнет – татар интернеты түгел. Татнет – ул 95%-ка татарлар турында булган рунет сайтлары. Ул Мәскәүләр күбесенчә ана телен белмичә үзләрен әллә кемгә куеп (каймакны туңмай белән бутаган нәрсәләр) татнетта да сан артыннан куалар. Аларга СССР вакытында кебек сыйфат кирәкми, сан кирәк.
Шуңа күрә татнет – ул урыстелле татнет, ә татар интернеты – татар интернеты булып калсын.
Твиттер – нәрсә ул һәм нәрсә белән аны эчәләр? (Твиттер турында – 7-нче өлеш)
Posted by Татблоггер in Twitter on 21/01/2010
Твиттер – ни ул һәм нәрсә белән аны эчәләр?
Ни өчен «эчәләр» ме? Ник «ашыйлар» түгел? Җавап бирәм – нинди ашау, нинди ашау, ул бит – твитттееееееер! Аны ничек ашап була??
Тәк. Твиттер ул … Хым, баш катты: «1612″ исемле фантастик кино карадым. Марат Башарофф… Ярар, Марат Башарофларны онытып твиттерга кайтыйк әле:
Твиттерның офисиал мәгънәсе – микроблоггинг сервисы, имеш тер… Кем дер аны чат яки аська белән чагыштыра. Ююююк. Алай түгел! Твиттер – өр-яңа концепция (кансепсиа). Анда бик еш сайравыгыздан файда булмас, кешеләрнең сезгә иярмәүләрен теләсәгез еш сайрасагыз да була. Әммә андый бытбылтык кемгә кирәк? Дөрес – беркемгә дә кирәкми.
Твиттерда сезгә ияргән твиттчыларның бөтенесенә дә язып була, аерым-аерым да. Мәсәлән, миңа язасыз икән – @qazan дип башлыйсыз, шулай бит? Анда ешрак та язып була, ул ике кеше арасында булган аралашу/сайрашу. Ә менә бар кешеләргә язганда бик сайрашып булмый, хәттә кайчак түзәргә дә туры килә. Көненә 5-10 гөмүми твит язсагыз бик әйбәт. Ник шулай мы? Чөнки кешеләр үз тви-тасмаларын укыганда иң ким дигәндә 100-дән артык кешене укып баралар, аларга сезнең еш сайравыгызны укырга бик рәхәт булмас,unfollow кылырга да мөмкиннәр. Күпләр твиттерны маркетинг күзлегендә күрәләр, һәм бу бик тә дөрес. Кешенең ачуын чыгарырга кирәкми. Чөнки… Там есть еще »
Татарлар Твиттерга килә! 100 татар твиттерда (Твиттер турында – 6-нче өлеш).
Posted by Татблоггер in Twitter on 18/01/2010
Исәнмесез дусларым (дустдарым бәгердәрем
)!
Бер атна ял иткәч яңа язма язырга булдым. Яңа ел ялында интернетка керсәм дә twitterда утырдым. «Нишлисең син ул твиттерда?» дисәгез, аңлатам: твиттерда мин аралашам, интернет һәм дөнья яңалыкларын беләм, һ.б. «нәрсәләр» эшлим. Яңалыкларны белер өчен һәрбер яңалыклар сайтларына керә башласаң көн вакыты җитмәс, шуңа күрә мин дөньяда бик популяр Твиттер микроблоггинг сервисы белән кулланам. Тәк. Менә шуны җентекләп сөйләп бирим әле.
Мин 163 кешегә иярәм (followingлар) һәм 223 иярүчеләрем (followersлар) бар.
Шуларның берәүләре еш сайрыйрыр («twi-twi» киләләр), икенчеләре сирәгрәк, кайберәүләре исә – аена бер-ике мәртәбә сайрарга мөмкиннәр. Шуларның бер өлеше – кешеләр, икенче өлеше – тви-ботлар, ягъни алар белән сөйләшү мөмкин түгел, әммә алардан килгән яңалыклар бик мөһим.
Иртәдән үк твиттерымны ачып җибәрәм дә тви-лентамны, ягъни тви-тасмамны укып чыгам. Кем дер үз уйларын, фикерләрен, күргәннәрен яза, кызыклы мәкаләләр дә очрый, кем дер сылтамалар куеп яза, тви-ботлардан сылтама белән яңалык килә инде… Иртән керсәң, күбесенчә АКШ кешеләре язган була, безнекеләр уянып кына килә әле ул вакытта, аннары, уянып, чәйләр эчеп, кыч җиеп, сәгать 9-10-нарда сайрый башлыйлар. Кайберәүләрен сайрауларын (твитларын) минем иярүчеләрем дә күрсен дип ретвитлыйм (retweet, аның өчен @qazan язган хәбәрне язып шуның алдында RT @qazan дип язып кую кирәк), кайберәүләренә җавап (reply) кайтарам (мәсәлән, шул ук @qazan исемле твитчыга җавап кайтарыр өчен җавап сүзләре алдыннан @qazan дип язырга кирәк). Кызыклы твитчыны очратсам башта иярергә ме, иярмәскә ме дип уйлыйм, бик еш сайраса тегене исемлеккә кертәм (lists). Минем, мәсәлән, news исемлеге бар.
Нинди яңалыкларны укыйсым килә? Татарстан яңалыклары, татар яңалыклары, Ислам яңалыклары, спорт яңалыклары һ.б…:
Татар яңалыклары – http://twitter.com/tatar_news
Төркия яңалыклары (әз-мәз, урысча) – http://twitter.com/ru_turkishnews
Ислам яңалыклары (урысча) – http://twitter.com/islam_news
Why Islam? (урысча) – http://twitter.com/whyislamru Там есть еще »
Twitterда ни эшләргә ярамый? (Твиттер турында – 5-нче өлеш)
Posted by Татблоггер in Twitter on 09/01/2010
Һәр бер җәмгыяттә үз кагыйдәләре һәм кануннары бар. Твиттерда да шулай ук бер кайда да язылмаган һәм әйтелмәгән шундый ук «кагыйдәләр», гәдәтләре, тәртибе бар. Бүгенге сүз – «Твиттерда ни эшләргә ярамый?». Астагы исемлектә «Әдәм саны» – 6 пункыт:
1. Твиттерга кергәндә яки чыкканда «Сәлам барыгызга да!», «Сау булыгыз», «Исән сау булыгыз» кебек сүзләрне язырга ярый, әммә бу «чер-черләр» (инглизчә – «тви» / урысча – «чирикание») һәркемнең җенен чыгарырга мөмкин. Кеше бит твиттерга сезнең сәламнәрегезне укырга керми, бу чат түгел (татар чатында үз кагыйдәләре), кешеләрнең шул «сәлам» «хушыгыз»ларны укулары була да, шунда ук анфоллоулап (дуслыкны өзеп) куялар.
2. Сылтама куйсагыз шуның эчтәлеген языгыз. Эчтәлексез йә мәгънәсез ул сылтамага басып кем керсен?
3. Сүгенмәгез. Аңлатырга кирәкми дер…
4. Әллә нинди бер кем дә белмәгән һәм аңламаган сүзне/җөмләне язмагыз.
5. Дипрессияле чер-черләр (твитлар). «Мине бер кем дә яратмый», «мине ташладылар», «сагынам…» кебек чер-черләр кирәк микән? Минемчә – юк! Аның өчен Facebook бар.
6. Үзегез ясаган әйберләрнең рекламы (сайтлар мәсәлән).
Ошбу исемлектәге гәмәлләрне кылсагыз анфоллоудан башка бер нинди нәтиҗәгә ирешмәссез дип уйларга кирәк.
Дөньядагы интернет бәясе
Posted by Татблоггер in Яңалыклар on 07/01/2010
2009-нче ел азагында һәм 2010-нче ел башында төрле төрле рейтинглар һәм хитпарадлар, топ50, топ90лар пәйдә булды. Көнбатыш интернетында «интернет тизлеге һәм бәясе буенча TOP20 илләр» рейтингы чыкты. Мин аны тәрҗемәләп монда бастырасым килде. 11 илнең тизлеге дә, бәясе дә бар, калганнарныкы – тизлекләре генә.
Internet Speeds and Costs Around the World – Top20 Nations in ITIF Broadband Rankings:
1. Япония – 61 мбит/с = 8 сум
2. Корея Республикасы – 46 мбит/с = 13,5 сум
3. Суоми/Финляндия – 22 мбит/с = 83 сум
4. Швеция – 18 мбит/с = 19 сум
5. Франса – 18 мбит/с = 49 сум
6. Нидерландалар – 9 мбит/с = 129 сум
7. Португал – 8 мбит/с = 330 сум
8. Канада – 7,6 мбит/с = 195 сум
9. Полония (инглизчә Поланд / урысча Польша) – 7,5 мбит/с = 390 сум
10. Норвәй (урысчасы Норвегия) – 7 мбит/с = 121 сум
11. Австрия – 7 мбит/с
12. Бельгия – 6 мбит/с
13. Исландия – 6 мбит/с
14. Алмания – 6 мбит/с
15. АКШ – 4,8 мбит/с = 100 сум
16. Дания – 4,8 мбит/с
17. Италия – 4 мбит/с
18. Лүксембург – 3 мбит/с
19. Маҗарстан (урысчасы Венгрия) – 3 мбит/с
20. Словакия – 3 мбит/с
Ошбу Топ20 исемлегенә кермәгән илләр:
21. Ингелтар (UK) – 2 мбит/с тирәсе
22. Яңа Зиланд – 2 мбит/с тирәсе
23. Свисс (Швейцария) – 2 мбит/с тирәсе
24. Ирланд – 2 мбит/с тирәсе
25. Төркия – 2 мбит/с тирәсе
26. Австралия – 2 мбит/с тирәсе
27. Чехия – 2 мбит/с тирәсе
28. Андалус (урысчасы Испания) – 2 мбит/с тирәсе
29. Мексика – 2 мбит/с тирәсе
30. Юнанстан (урысчасы Греция) – 2 мбит/с тирәсе
Шул. Татарстан/Башкортостаннарыбызда ничек соң?
Десертка – Азатлыкта Безнең гәҗиттә Яңа ел турында.
Twitter, twitter һәм тагын twitter… Һәм Майл.ру (Твиттер турында – 4-нче өлеш)
Posted by Татблоггер in Twitter on 04/01/2010
Юкио Хатояма исемле Япун премьер-министры (Япун иленең ил башы) гыйнварның 1-ендә твиттерда теркәлеп көнгә бер твит язырга ант итте
. Менә шулай! Япун премьер мигистры үз кесә телефоныннан фото төшереп твиттерда урнаштыра.
Дөнья белән чагыштырсак Рүсиянең халык саны 140 мәртәбә ким. Ә твитчылар (twitterman) – 650 мәртәбә кимрәк. Менә шул. Твиттеризасия буенча Рүсия артта калганнардан. Көнбатыш Япуннан артта кала, Көнбатыштан Рүсия артта калып бара, без татарлар (болгарлар) Рүсиядан артта калабыз. Япун белән Көнбатышка карамыйча булмас димәк. Дөнья Facebook һәм Twitter белән «авырыйлар», татар халкы исә – Кантакытка (vkontakte.ru) кереп бара гына…
Mail.ru эзләвече Яндекс эзләү базасына нигезләнеп эзли иде. 2010-нче елдан алып Майл.ру Google базасына нигезләнә башлады. Бу сөендергеч хәбәр, чөнки яндекс.ру эзләвече «Снежинск» эзләү алгоритмы аркасында әллә нишләде шунда, адекват түгел ул хәзер.
Җәмәгать, твиттерга языгыз: Твиттердагы сылтамаларны һәм язмаларны Яндекс.блоги сервисы күрә, аннан башка Google блог-эзләвече, QIP.ru, Блоги@Mail.ru кебек сервислар да тви-язмаларны күрәләр. Шулай…
Яңа ел, яңа ел, яңа ел килде… Блог стәтистикәсе
Posted by Татблоггер in Яңалыклар on 02/01/2010
Дуслар, әле кичә генә 2009-нче ел иде (нинди 2009?! 1989 иде
), бүген – 2010-нче ел. Әйе әйе… Ярар. Кирәкмәс сүз язмыйм әле монда. 2009-нче елның нәтиҗәләрен әйтеп киткән идем. Татар блогына керүчеләрнең браузерлары һ.б. мәгълүмәтне әйтмәгәнмен. Менә кем дер IE браузерының кулланучыларының саны кимүе турында ошанмаганнар иде. Әммә… «сифырлар»га карыйк әле:
1. Mozilla Firefox – 38% (2009-ның дикәберендә исә – 51%, Файрфокс өлеше үсә).
2. Opera - 27% (дикәбердә – 23%)
3. Internet Explorer – 20% (дикәбердә – 15%)
4. Google Chrome – 7,8% (дикәбердә – 6%)
5. Калган браузерлар – 8% тирәсе (5%)
Иҗтимәгый челтәрләр: 29% – Вконтактедан һәм 15% – Твиттердан керәләр.
Кулланучыларның яшәү җирләре:
1. Татарстан – 43%
2. Самар өлкәсе – 18%
3. Мәскәү - 13%
4. Аурупа – 5% (2% – Төркия, 1% – Алмания)
5. АКШ – 4% (шуның 59% – Калифорниядан)
6. Башкортостан – 3%
7. Украина - 2%
8. Санкт-Петербур - 2%
9. Себер - 1% (күбесенчә Омски)
10. Урал - 1% (күбесенчә Чиләбе)
11. Көньяк - 1% (күбесенчә Волгоград)
12. Ульян өлкәсе - 0,8%
13. Калганнар – 6,2%
Бу мәгълүмәт керүчеләр буенча түгел, укучылар буенча бирелгән. Керүчеләр буенча Мәскәү икенче урында бара, әммә күбесе татар телен белмәүләре сәбәпле мәскәүләрнең шактый зур өлеше чыгып китә. Шуңа күрә Самар өлкәсе икенче урында да инде.