Archive for Март, 2010
Универсиада объектларына исем бирик
Posted by Татблоггер in Яңалыклар on 29/03/2010
Бу язманы твиттердан башлап җибәрим әле: Гамил Нур исемле татар журналисты хәзер твиттерда да бар! Менә монда – @GamilNur
Бер көнне твиттердагы «Татар яңалыкларында» Казан мэриясе Универсиаданың яңа объектларына исем бирергә чакырган дип укыган идем. Татар блогында да язырга булдым. Объектларның исемлеге китерелә:
Спортивный комплекс Казанской государственной архитектурно-строительной академии, ул. Зеленая (волейбол, тренировочный зал). ТӨЗҮЧЕ яки МИМАР исемен биреп буладыр.
Спортивный тренировочный комплекс Казанского государственного технологического университета, ул. Джаудата Файзи (баскетбол, соревновательная арена) – ДӘРТЛЕ.
Универсальный спортивный комплекс с игровым залом и плавательным бассейном, ул. Бондаренко (баскетбол, тренировочный зал) – КӨЧЛЕ, КУӘТ…
Универсальный спортивный комплекс с игровым залом, ул. Олега Кошевого (баскетбол, тренировочный зал) – ОЧУЧЫ, Авиатөзелеш районында буларак бу бинага АНСАТ яки АКТАЙ вертолет исемнәрен биреп була.
Спортивный комплекс Татарского государственного гуманитарно-педагогического университета, ул. Московская (тяжелая атлетика, главная арена) – Казан патшалыгы вакытында яшәгән һәм илбасарларга каршы сугышып шаһит киткән ЧУРА БАТЫР исемен бирер идем… Там есть еще »
Rubin Kazan – FC Wolfsburg: Ә сез барасызмы?
Posted by Татблоггер in Спорт on 11/03/2010
Тәәәәк… Бүген (мартның 11-е) башкалабызның Үзәк стадионында Рубин б-н Волфсбург (бүреләр шәһәре) уйный. Мин дә барам, Аллаһыбирса (боерса) -
«Төньяк 5″!
Менә шул.
Волфсбургның нинди клуб икәнен белмәсәгез – Алмания чемпионы. Алманнар яраткан уен схемасы: 4-3-1-2 (4 сакчы, 3 урта уенчы, 1 арткы һөҗүмче һәм 2 һөҗүмче):
Капкачы: 35.Хитц.
Сакчылар (уңнан сулга): 19.Пекарик, 17.Мадлунг, 43.Бардзальи, 4.Шефер.
Урта уенчылар (хавбеклар): 20.Ритер, 7.Жосуэ, 24.Дежага.
Арткы һөҗүмче (форвард): 10.Мисимович.
Һөҗүмче (форвардлар): 9.Джеко, 23.Графите.
Волфсбург турында ни әйтеп була? Бик хәтәр һәм актив төркем. 4-3-1-2 схемасы һөҗүм иткәндә 4-1-3-2 схемасына әверелә. Уң һәм сул урта-уенчылар алга чыгалар, 7-нче номер Жосуэ арткы хавбек артта калып тора.
Капкачы (бүре оясын саклаучы кемсә)
Хитц, Митц, Щитц, Фитц, Фриц…
Хитц исемле капкачылары капканың үзендә әйбәт тора, әммә кайвакыт капка тирәсенә чыкканда ялгыша башлый. Безнекеләргә моны истә тотырга кирәк. Капка тирәсенә каты итеп типкәндә теге нимеч нәрсә туксантугызлана башласа, Бухарадан һәм Кара дингездән килгән уенчыларыбыз бер-икене кертеп куйсалар шәп булыр иде, име???
Сакчылар
Уң һәм сул сакчылар (Пекарик, Шефер) алга барырга яратучан, аларны Дежага (номеры 24) һәм Хосебе (номеры 13) алмаштырырг мөмкин. Уртадагы сакчыларның икесе – Бардцальи һәм Шимунек хәстә, авырып ята димәк. Бу бик әйбәт хәбәр. Шуңа күрә уң яктагы хавбек Ритер (номеры 20) урта сакчы булып торырга мөмкин. Там есть еще »
Вконтакте (1-нче бүлек – татар группаларының рейтингы)
Posted by Татблоггер in Кантакыт on 04/03/2010
5 мең кешедән арткан Кантакыт группаларының рейтингын әллә кайчаннан ук ясыйсы килеп тора иде. Вакыт җитмәү аркасында мы, я башка сәбәп табылган дыр инде күрәсең, рейтинг-мейтинглар онытылып торды… Хәзер исә – мәгез, карагыз. Нәрсәсе дөрес булмаса, языгыз:
| Урын | Исеме | Катнашучылар | Темалары | Эстинә |
| 1 | Ислам.Мусульмане Татарстана и России http://vkontakte.ru/club3963339 | 45.600 | 197 | 3235 |
| 2 | Татары_и_Татарочки© http://vkontakte.ru/club1777 | 33.900 | 259 | 24621 |
| 3 | Татарлар http://vkontakte.ru/club134752 | 32.000 | 635 | 9290 |
| 4 | Вконтакте Татарстан http://vkontakte.ru/club7628214 | 31.800 | 55 | 2054 |
| 5 | Во мне татарская кровь http://vkontakte.ru/club58998 | 29.300 | 178 | 18903 |
| 6 | Tatar Media Group http://vkontakte.ru/club9005 | 15.400 | 46 | 1851 |
| 7 | Вконтакте татар телендә http://vkontakte.ru/club1834290 | 13.800 | 129 | 168 |
| 8 | Булгарская история – Болгар тарихы http://vkontakte.ru/club5808450 | 11.700 | 94 | 554 |
| 9 | Любители татарской музыки http://vkontakte.ru/club4504973 | 8.960 | ? | ? |
| 10 | Татары – вместе мы сила http://vkontakte.ru/club3209283 | 8.700 | 5 | 2200 |
| 11 | Татарская музыка http://vkontakte.ru/club683115 | 7.800 | 50 | 1050 |
| 12 | Татары. Ислам. http://vkontakte.ru/club4933 | 6.400 | 88 | 1460 |
| 13 | Аллага шөкер, мин – татар! http://vkontakte.ru/club2031680 | 6.400 | 88 | 1460 |
| 14 | Татарлар России, берге булыгыз http://vkontakte.ru/club2649778 | 6.400 | 90 | 1900 |
| 15 | Татарча СМС http://vkontakte.ru/club6413854 | 6.300 | 100 | 2280 |
| 16 | ТАТАР РАДИОСЫ – ТR 100.5 FM http://vkontakte.ru/club1428735 | 5.580 | 53 | 9100 |
| 17 | Ислам для начинающих http://vkontakte.ru/club1992082 | 5.500 | 108 | 1390 |
| 18 | Тамаша.ру http://vkontakte.ru/club8045952 | 5.370 | 25 | 768 |
| 19 | Туган авылым – якташларны чакырабыз http://vkontakte.ru/club8389541 | 5.100 | 11 | 284 |
Бу исемлеккә кермәгән Яшьләр радиосының катнашучы саны әлегә 5.000-гә кадәр җитмәгән, әммә аны онытып калдырырга ярамастыр. Аңа мин шул санның 5.000-гә кадәр җитүен теләп калам.
Иң популяр группа – Татарстан һәм Рәсәй мөселманнары дигән группа. Өстә күрсәтелгән группаларда күбесенчә урысча сөйләшәләр (әммә араларында бер-икечын татар группалары да бар). Чын татар группаларының рейтингын киләсе язмаларда чыгарырмын.