«Татнет йолдызлары» – татарныкы мы?


Урыслашкан конкурсның урыслашкан әһелләре урыслашкан оешманың бинасында күбрәк урыслашкан сайтларын җиңү белән котладылар. ))
Шимбә көн дикәбер аеның 19-ы «Татнет йолдызлары» җиңүчеләрен котлау узды. Кайда? Чын милли «Тәртиб Радиосын» япкан Татмедиа бинасында әлбәттә.
Йә. Сүземне башлап җибәрим инде.

Бу конкурс җиңүне чыннан да урыстелле сайтларга бирергә «ярата«. Сан артыннан чаба чаба ана теле һәм турында онытып җибәрәләр күрәсең. «Татнет йолдызларын» инде әллә кайчан Мәскәү татар конкурсы дип саныйлар. Оргкомитетның дүрт кешесеннән икесе ана телен белми - татар телен алар ничек үстерергә уйлыйлар дыр инде, чөнки татнетны урыслаштыру тенденциясы күренә.
Аннары, урыс сайтлары артып киткәч һәм татар сайтлары җитмәгәч, «татнет йолдызлары» үз Нигезләмәләренең шартларын бозып гаризаны бирмәгән веб-мастерларның сайтларын кертә башлыйлар. «Татнет йолдызларының» нигезләмәсенең бер ике шартын әйтеп үтмичә булмас дыр:
4.2. Конкурсант бурычлы
* әлеге Нигезләмә таләпләренә туры килеп язылган гаризаны үз вакытында тапшырырга;
6.2. Конкурста катнашырга теләк белдереп гариза бирү
Гариза бирүче берничә сайт белән Конкурста катнаша ала, сайтлар саны чикләнмәгән. Кокурска Гаризаны сайтны ясаучы web-оста да, сайт хуҗасы да, яисә аның вәкиле дә бирә ала.
Гаризаны чит кешеләр дә (сайтка кагылышы булмаган) яза ала, бу очракта Оештыру комитеты Гаризада күрсәтелгән элемтә өчен мәгълүматлар буенча 48 сәгать эчендә бу турыда сайт авторларына яисә хуҗасына хәбәр итә һәм аларның рөхсәтен ала. (ТӘМАМ)

Шулай булгач, michanbash.ru сайтым ничек «калкып» чыкты соң анда? Аралаш.ру сайтының хуҗасыннан да да шуны ишеттем - ризалыгын бирмәде, әммә «татнет йолдызлары» аралаш.ру һәм мичәнбаш.ру сайтларын конкурста катнашучылар исемлегенә кетрткәннәр. «Татнет йолдызлары» конкурсының нигезләмәсе гәмәлдә эшләми димәк. Юк? Эшли мәллә? :) Конкурсның нигезләмәсенә мөрәҗәгать итик әле:
3.4. Оештыру комитеты җаваплылыгы
Оештыру комитеты әлеге Нигезләмәне, Конкурсны үткәрү кагыйдәләрен һәм процедураларын бозган очракта җавап тота.

Нинди җаваплык турында сүз бара микән монда? ;)

Аннары, Жалуйтесь.ru сайты татарга нинди катнашы бар микән? Аның исеме дә «Җалобная книга рунета». Анда күбесенчә урыслар утыра. Нинди татнет? Менә шундый татнет – урыс татнеты.

Ошбу татнетның татарга нинди катнашы бар? Татнет – татарныкы түгел күрәсең.

Ошбу язмага җитди карамагыз – урыслашкан татарлар татар сайтларын ясый алмыйлар бит инде, нишлисең инде, шуңа күрә бу язмам – татар блоггерының фикере булып калсын… :) Берсе генә аяныч – урыслашкан манкортлар татар интернетының башында торалар.

Татблоггер.

Язма ошаса яңалыкларны RSS, Twitter яки E-mail аша укыгыз. Язма кызык булса сылтаманы Вконтактеның статусында сылтаманы калдырыгыз -

  1. #1 by Алберт on 24/12/2009 - 18:36

    Ул урыс конкурсы тугел, татар конкурсы. Урыс телендэ булган сайтлар да татар сайтлары.

  2. #2 by Рашат on 24/12/2009 - 18:38

    Чыннан да урыс проекты. Туган телебезне белмәгән манкортлар татар интернеты конкурсын алып барырга тиеш түгел.

  3. #3 by Татблоггер on 24/12/2009 - 19:27

    Тапкансыз икән… Урыс телендә булган сайтлар – рунет (Wikipedia). Татар интернеты – ул татар телле сайтлар.

  4. #4 by Малай on 24/12/2009 - 20:47

    Э ник Татар конкурсын Мэскэулэр алып баралар?

  5. #5 by Татблоггер on 24/12/2009 - 21:36

    Әйе шул. Кайбер мәскәү татарлары казаноцентризмнан куркалар, бүгенге татнет – мәснет ул.

  6. #6 by Альберт on 25/12/2009 - 09:49

    Урыслашкан татар хэзер татар тугел мени инде? Сайты урыс сайты була мы?

  7. #7 by московский татарин on 25/12/2009 - 14:29

    Все татарские сайты русскоязычны. Не нужно только плакать, что татары Москвы взяли лидерство в Татнете. Ведь Москва наша столица, и центр Татнета тоже должен быть в Москве.

  8. #8 by Динар on 25/12/2009 - 16:57

    сәләм.

    монның турында миннең фикерләр:
    http://forum.belem.ru/index.php?showtopic=485&view=findpost&p=3509

    (qdinar.wp.kukmara.ru хәзер үк ачылмай)

  9. #9 by явызтатар on 25/12/2009 - 18:20

    Ул татнетны чыннан да манкортлар алып бара, татарлар да бар анда, Рахметов аларга подачкалар биреп үзенә эшләтә, үзе өч тиенлек татарча белмәсә дә тегеләрне татарча яздырта, берсенә шул звезды татнетада беренче яки призовой урын бирә, тегеләр шуңа риза күрәсен.

  10. #10 by әфәрин on 26/12/2009 - 00:12

    Ул татнет йолдызларында татарлар да бар бугай, ләкин алар качып йөриләр ме шунда, татнет йолдызларын Рахметовтан һәм манкортлардан башка һичкем дә пиарить итми диеп була.

  11. #11 by Татблоггер on 26/12/2009 - 05:44

    Рунет – урыс телле сайтлар, урыслар турында булган инглиз, алман яки франса телендәге сайтлар рунет түгел. Татнет – татар телендә булырга гына мөмкин, татнет – татар интернеты түгел димәк, татнет – «ТАТарлар турындагы интерНЕТ». Кызганычка каршы шулай.

  12. #12 by Татблоггер on 26/12/2009 - 05:48

    Явызтатар, нишлисең инде… Шундыйлар бар бездә. Сатлыкҗаннар.

  13. #13 by Татблоггер on 26/12/2009 - 05:59

    Сылтама өчен Динарга рәхмәт. Аннары, монда да бар:
    “ТАТНЕТ ЙОЛДЫЗЛАРЫ”: ҖИТДИЛЕК ҺӘМ ГАЙБӘТ АРАСЫНДА (Матбугат.ру)
    “ТАТНЕТ ЙОЛДЫЗЛАРЫ”: ҖИТДИЛЕК ҺӘМ ГАЙБӘТ АРАСЫНДА (Азатлык радиосы)

  14. #14 by Раил Гатауллин on 27/12/2009 - 01:18

    Хөрмәтле Наил әфәнде!

    Бик тирән эчтәлекле язма. Әмма ләкин кайбер фикерләргә ачыклык кертәсем килә.

    1. Иң беренче җөмлә үк әлеге блогка җавап язарга этәрде. Урыслашкан әһелләр дип сез барлык оештыручыларны да әлеге рәткә керттегез. Бу алай түгел.
    2. Татмедиа татар халкын яклау, аның телен, мәдәниятын үстерү өстендә эшләргә атлыгып тормый. Кызганыч. Бу инде икенче тема. Бик зур тема. Аны монда күтәрәсе килми, бер блог кына да җитмәс…
    3. Җиңүчеләрнең нинди телле булуларына килгәндә. Кайда соң сез, татар телле сайтлар? Мин инде 3-4 ел рәттән мәктәп, укучылар, укытучылар сайтларын бәяләүче жюри эшендә катнашам. Сайтлары татар телендә эшләнгән булса да, кайбер авторлар аны татар телендә тәкъдир итәргә куркып торалар. Юк, без русча сөйлибез, дип торалар. Оят. Ә мондый татар телле сайтлар әлеге исемлектә якынча 5-10%. Алары да килде-китте ясалган. Чөнки татар телендә сайт ясый торган конструкторлар юк. Әлеге блогка килгәндә дә, аның бер дә татар телендә эшләнмәгәнен күрерсез. «Posted by Татблоггер On Декабрь – 20 – 2009″ – диелгән. Мондый сайтны татарчалаштыруны укучылар, укытучылар башкарып чыга алырлармы икән? Кайда сез татар телендә сайт ясаучы программистлар? Мәктәптә дә татар телендә сайт ясарга өйрәнеп үсмәгән балалар рус телендә белем бирүче вузларга кереп татарча сайт ясарга өйрәнер дисезме? Җаны-каны татарныкы булса, бәлки берәр әйбер чыгар… Андый татар студентларын бераз беләм, монда фамилияләрен әйтмәс идем. Ә калганнар руслашкан, әмма аларның каннарында ата-бабаларыннан калган геннар бар. Нәкъ менә шул аларны татар интернетына тарта – татарча сөйләшергә авыр булса да, аны өйрәнергә мөмкинлекләр булмаса да… Ә менә татар җаны акканнар аларны батыралар, маңкорт, диләр. Аларның гаебе бармы икән монда? Аларны заманында әти-әнисе русча сөйләшергә өйрәткән, рус илендә яшисең, балам, русча өйрән дип. Әллә бүгенге көндә шундый надан ата-ана юк, дисезме? Казан тулы шундый халык.
    Мин Айнур Сибгатуллинны шәхсән беләм, безнең танышлык минем аңа конкурс кысаларында ике номинация ачу тәкъдименнән башланды: «Мәгариф һәм фән», «Наука и образование». Ул хуплап алды, ничек кенә татарча сайтларны монда күбрәк кызыктырырга икән дип борчуын да белдерде. Мин белем.ру проекты кысаларында укытучыларны, укучыларны татар теленә җәлеп итә башладым, хәзерге вакытта мәктәп сайтларының татар телле вариантлылары күбрәк балл җыя хәзер. Бер төрле ике сайт очраса – татар телендәгесе өстен санала. Хотя мин бөтенләй икенче тәкъдим белән йөргән идем – татар телендә сайт версиясе булмаса – аны бөтенләй конкурска кертмәскә.
    Айнурны, Маратны (аның белән узган ел гына таныштым) бераз хурлап ялгышасыз. Алар татарча бик яхшы аңлыйлар, мин еш кына Айнур белән татарча гына аралашам. Татнет форумын да, конкурс сайтын да татар теленә тәрҗемә итәргә ярдәм сорады, бернинди подачка да бирмәде. Татарча интернет булдыру – ул безнең бурычыбыз. Әлбәттә, мин үз хезмәтләрем өчен игътибар, финанс ярдәме булса бик шат булыр идем. Әмма подачка сүзе монда урынсыз. «Татнет йолдызлары» аның тормышы белән бәйле хезмәте, ул татнет кына түгел, рунет, казнет, узнет һәм башка интернет тормышы белән кызыксынып яши, үзе алып барган форумда бу темаларны күтәреп башкалар белән фикер алышырга тели.
    Әмма аның Мәскәүдә булуы, татар диаспорасының үзәгеннән читтә булуы татар интернетының ничек планлаштырылуын, ниләр булачагын соң гына белә. Белүгә үк аларның төзелеше, мөмкинлекләре белән кызыксына башлый.
    Мин Татнет йолдызлары һәм татар интернеты үсешендә үзебезнең җитәкчелекне генә гаеплим. Төп бәла безнең үзебездә. Сиңа берчем дә татар сайтын ясап китереп бирмәс үзең ясамасаң. Шул ук вакытта андый сайт ясамаска дип тә карар кабул итми. Рәхәтлән, яса әнә. Татблог конструкторын да яса, программала, урнаштыр – башкаларга да өләш!!! Алайса чит илләр ясаган системаны руслаштырып, аннары татарчалаштырып иза чигәбез. ucoz белән narodтан тыш урын да юк ич сайт ясарга.
    michanbash.ru сайтына килгәндә. Әлеге момент миңа таныш түгел. Сезнең сайтны башка кеше тәкъдим иткән булуы мөмкин. Әмма http://michanbash.ru/about/ адресы буенча мин беркем белән дә элемтәгә керә алмыйм – анда элемтә өчен бернинди мәгълүмат та юк. Айнур да элемтәгә керә алмагандыр, мөгаен. Әгәр дә сайт авторы үзе (автор) турында аерым бит ясый икән, анда элемтәгә керү мөмкинлеге дә булдырылырга тиеш.
    http://jaluites.ru проектын татарстанлылар ясаган, шуңа күрә дә ул әлеге конкурска кабул ителгән.
    Татар халкым! Әлеге блог аша сезгә мөрәҗәгать итәм! Әйдәгез, татар интернетына тотыныйк. Туган телебездә аралашыйк, татар сайтлары санын арттырыйк, аларны ныгытыйк, үстерик, яхшыртыйк, рекламалыйк.
    Үзара берләшеп эшлик, бер-беребезгә таш атмыйча, дус булып, ярдәмләшеп.
    «урыслашкан татарлар татар сайтларын ясый алмыйлар бит инде, нишлисең инде» дигәнсез, – сез хаклы. Татар булган татарларга эндәшәм. Сез сайт ясый аласызмы? Әллә барысы да телдә генәме?
    Рашат. «Туган телебезне белмәгән манкортлар татар интернеты конкурсын алып барырга тиеш түгел» – дигәнсез. Сез шәхсән алып бара аласызмы?
    Малай. «Э ник Татар конкурсын Мэскэулэр алып баралар?» дип сорагансыз. Татар хәрефләрен язарга әти-әни өйрәтмәдеме сезгә? Татар хәрефләрен яза белми торып, конкурс тарихын белми торып мондый җитди темага сорау бирмәсәгез иде. Тарихны өйрәнергә кирәк.
    московский татарин. Сез хаклы түгел. Мәскәү башкала булганга конкурсны мәскәүлеләр җитәкли фикере хаталы. Мондый проектны билгеле бер дәрәҗәдә Австралиядән дә алып барып була. Казанлыларның үзләренең моны беренче оештырмауларында алар үзләре генә гаепле.
    Явызтатар. Иң беренче чиратта Явыз һәм Татар сүзләре сезнең исемдә аерым язылырга тиеш. Икенчедән, татарлар явыз икән, димәк сездә борынгы болгар каны акмый, явызлык сеңгән милләт каны ята. Татар явыз булырга тиеш түгел. Нигыгызны алыштырырга тәкъдим итәм, татар милләте турында тискәре фикер калдырасыз.
    Наил. Сез Белем.ру форумына алай ук еш кереп йөрмисез, шулай да сезнең анда кереп калдырган барлык фикерләрегез дә мине сөендерә. Әмма әлеге язма шул ук вакытта миңа да таш аткан кебек килеп чыккан. Татарлар, татар теле өчен күпме тырышып йөреп шундый язма уку күңелгә бик авыр булды. Кызганыч, мәсьәләнең төбенә төшеп җитми торып бүгенге заман татарлары үз фикерләрен калдыра башладылар. Татарларның тирән белемле булуларын телим. Рәхмәт!

  15. #15 by Татблоггер on 27/12/2009 - 22:57

    1. Иң беренче җөмлә үк әлеге блогка җавап язарга этәрде. Урыслашкан әһелләр дип сез барлык оештыручыларны да әлеге рәткә керттегез. Бу алай түгел.

    Хәрмәтле Раил әфәнде, мин сезнең турында язмаган идем, ә чын оешторучылары турында. Мин сезне хөрмәтлим, чөнки сез ана телен белеп тә үзегезне пиарить итмисез, “татнет йолдызлары” турында күбесенчә манкортлар сөйли, яза, ә сез укытучылар форумын алып барасыз. Форумыгыз өчен – бик зур рәхмәт, белем.ру – чын татар порталы, форумы – чын татар форумы, ә менә “татнет форумы” исемен йөрткән форум – манкортлар форумы. Татар программчылары урыслашкан булса да, татнет форумы урыслашырга тиеш дигән сүз түгел бит әле бу.

    2. Татмедиа татар халкын яклау, аның телен, мәдәниятын үстерү өстендә эшләргә атлыгып тормый. Кызганыч. Бу инде икенче тема. Бик зур тема. Аны монда күтәрәсе килми, бер блог кына да җитмәс…

    Бик зур рәхмәт.

    3. Җиңүчеләрнең нинди телле булуларына килгәндә. Кайда соң сез, татар телле сайтлар? Мин инде 3-4 ел рәттән мәктәп, укучылар, укытучылар сайтларын бәяләүче жюри эшендә катнашам. Сайтлары татар телендә эшләнгән булса да, кайбер авторлар аны татар телендә тәкъдир итәргә куркып торалар. Юк, без русча сөйлибез, дип торалар. Оят. Ә мондый татар телле сайтлар әлеге исемлектә якынча 5-10%. Алары да килде-китте ясалган. Чөнки татар телендә сайт ясый торган конструкторлар юк. Әлеге блогка килгәндә дә, аның бер дә татар телендә эшләнмәгәнен күрерсез. «Posted by Татблоггер On Декабрь – 20 – 2009″ – диелгән.

    Язма – татар телендә. Posted сүзе беркемгә дә кирәкми. Төймәләре һәм интерфейсы татарча булса да, контенты урысча булса, сайты татар сайты булмый, урыс сайты була. Мин үзем программчы түгел, техник институт бетергән гади инженер, сайтны татар телендә алып барыр учен күп кирәкми, һәм кешеләрне шуңа өйрәтү – безнең бурычыбыз. Ә без нишлибез?! Татар программчылары юк дип җылап алабыз да, урыс сайтларына керешәбез. Дөрес түгел.

    Мондый сайтны татарчалаштыруны укучылар, укытучылар башкарып чыга алырлармы икән? Кайда сез татар телендә сайт ясаучы программистлар? Мәктәптә дә татар телендә сайт ясарга өйрәнеп үсмәгән балалар рус телендә белем бирүче вузларга кереп татарча сайт ясарга өйрәнер дисезме? Җаны-каны татарныкы булса, бәлки берәр әйбер чыгар… Андый татар студентларын бераз беләм, монда фамилияләрен әйтмәс идем.

    Чыгар иншаллаһ. Мин чыктым бит. Мине моңа беркем дә өйрәтмәде. Без булдырабыз! Шайтан гына өметсез. Алга карыйк, татар сайтлары булыр, Аллаһ боерса, һәм бу әлбәттә бездән тора.

    Ә калганнар руслашкан, әмма аларның каннарында ата-бабаларыннан калган геннар бар. Нәкъ менә шул аларны татар интернетына тарта – татарча сөйләшергә авыр булса да, аны өйрәнергә мөмкинлекләр булмаса да… Ә менә татар җаны акканнар аларны батыралар, маңкорт, диләр. Аларның гаебе бармы икән монда? Аларны заманында әти-әнисе русча сөйләшергә өйрәткән, рус илендә яшисең, балам, русча өйрән дип. Әллә бүгенге көндә шундый надан ата-ана юк, дисезме? Казан тулы шундый халык.

    Хет чукынсыннар, андыйлар да җитәрлек, бу безгә тәэсир итергә тиеш түгел. Телендә татар сүзе булмаса җаны ничек татар булсын соң аның?! Татар җанлы имеш. Манкортлар уйлап чыгарган сүз. Шул манкорт татарча белмәсә, “татар җанлы”мын имеш дип үзен юата инде, калганнарны да алдалый. Урыслашкан татарларны “татар түгел” дип әйтмәс идем. Татар. Шул ук урыслашкан татарның баласы татарча белергә мөмкин. Әммә аның әтисе татарча белми икән, әллә кем булып йөрмәсен. Бүгенге “татнет йолдызларының” башында менә шушындый манкортлар утыра, безнеңчә белмиләр, Татарстанда яки Башкортостан республикаларыбызда яшәмиләр, үз форумнарын урыс теленнән татар теленә күчермиләр (старт интерфейс), әммә үзләре татар интернетын хәл итеп йөргән булалар, минемчә манкортлар татар интернетының оргкомитетында булырга тиеш түгел. Рунет дигән сүзнең мәгънәсен беләсез дер: Рунет – урысча булган сайтлар. Инглиз, франса, алман телләрендә урыслар турында булган сайтлар – рунет түгел. Алай булгач, сез татнетны рунетның бер өлешенә әйләндереп бетерәсез бит инде! Татар сайтлары әз диеп, әйдә алай булгач татнетны урыс сайтлары белән тутырыйк. Ха! Сайтлар санын күбәйтәбез дип татнетның сыйфатын төшердек. Аяныч. Брат, ошбу хәл татар дөньясында татнетның дәрәҗәсен төшерә генә. Татнетта урыс сатларына урын юк!

    Мин Айнур Сибгатуллинны шәхсән беләм, безнең танышлык минем аңа конкурс кысаларында ике номинация ачу тәкъдименнән башланды: «Мәгариф һәм фән», «Наука и образование». Ул хуплап алды, ничек кенә татарча сайтларны монда күбрәк кызыктырырга икән дип борчуын да белдерде. Мин белем.ру проекты кысаларында укытучыларны, укучыларны татар теленә җәлеп итә башладым, хәзерге вакытта мәктәп сайтларының татар телле вариантлылары күбрәк балл җыя хәзер. Бер төрле ике сайт очраса – татар телендәгесе өстен санала. Хотя мин бөтенләй икенче тәкъдим белән йөргән идем – татар телендә сайт версиясе булмаса – аны бөтенләй конкурска кертмәскә.

    Айнурны шәхсән белмим, әммә татар форумнарында бер Рахметов никнеймлы кешене күргәлим. Ул еш кына Казанга каршы чыга, ШаһГалины яклый… Шул кеше турында әйтмисез ме? Айнур Сибгатуллин татарча белмәсә дә, ул Рахметов кебек чип чи манкорт түгел дер инде…
    Ни булса да, андый кешеләр татнетның оргкомитетында утырырга тиеш түгел. Шуңа күрә, һәм фәкать шуңа күрә генә татнет манкортлаша.

    Айнурны, Маратны (аның белән узган ел гына таныштым) бераз хурлап ялгышасыз. Алар татарча бик яхшы аңлыйлар, мин еш кына Айнур белән татарча гына аралашам. Татнет форумын да, конкурс сайтын да татар теленә тәрҗемә итәргә ярдәм сорады, бернинди подачка да бирмәде. Татарча интернет булдыру – ул безнең бурычыбыз. Әлбәттә, мин үз хезмәтләрем өчен игътибар, финанс ярдәме булса бик шат булыр идем.

    Финанс ярдәм турында Айнур сөйләргә ярата. Без үзебез эшләргә тиеш. Акча ул сайтны дурак та ясар. Без акчасыз ясыйк, үз акчабызга. Кеше бирер дип юкка өметләнеп ятырга кирәкми. Үзебез… Айнурның татар телен өйрәнүен беләм, әммә аңламый ул татарча, татарча сорасаң тиз генә җавап кайтармый – кемнең дер тәрҗимә итүен көтә күрәсең. Татнетны ничә еллар алып бара, әммә бу еллар урыслашуда һәм манкортлашуда узды. Татнет ураслышты, ураслаша, һәм, кызганычка каршы, урыслашыр. Юнле юл ме бу?

    Әмма подачка сүзе монда урынсыз. «Татнет йолдызлары» аның тормышы белән бәйле хезмәте, ул татнет кына түгел, рунет, казнет, узнет һәм башка интернет тормышы белән кызыксынып яши, үзе алып барган форумда бу темаларны күтәреп башкалар белән фикер алышырга тели.

    Раил, син бит татар. Син бит милләтпәрвәр. Ник шул манкортны… яклыйсың син? Хет япуннет яки испаннет белән кызыксынсын, ләкин татнетны урыслаштырырга ярамый. Ул манкортларның сан артыннан чабулары, сайтларны санын артырыйк дип йөрүләре димәк – татнетның сыйфатын төшерде. Сыйфат/сан төшемчәсе татнет очрагында бик түбән. Татнетта беренче ролләрдә урыс сайтлары шул.

    Әмма аның Мәскәүдә булуы, татар диаспорасының үзәгеннән читтә булуы татар интернетының ничек планлаштырылуын, ниләр булачагын соң гына белә. Белүгә үк аларның төзелеше, мөмкинлекләре белән кызыксына башлый.
    Мин Татнет йолдызлары һәм татар интернеты үсешендә үзебезнең җитәкчелекне генә гаеплим. Төп бәла безнең үзебездә. Сиңа берчем дә татар сайтын ясап китереп бирмәс үзең ясамасаң. Шул ук вакытта андый сайт ясамаска дип тә карар кабул итми. Рәхәтлән, яса әнә. Татблог конструкторын да яса, программала, урнаштыр – башкаларга да өләш!!! Алайса чит илләр ясаган системаны руслаштырып, аннары татарчалаштырып иза чигәбез. ucoz белән narodтан тыш урын да юк ич сайт ясарга.

    Ясарбыз. Аны урыслашкан татнеттан башка да эшлибез, һәм манкортларга бер нинди өметебез дә юк. Ләкин, татнет татар прораммчыларын һәм веб-мастерларын берләштерә ала, әммә ничә ел узды, татар веб-мастерларын берләштереп әйбәт татар проектын/сайтын ясарга уйламыйлар да. Мин ул Айнур Сибгатуллинны берничә мәртәбә татар проектында катнашырга чакырдым, әммә аның берни дә эшләргә белмәве аркасында мы, татар телен белмәве аркасында мы шунда, яки интернетны татарлаштыруга каршы килүе аркасында мы, ул бер проектта да катнашмады. Алай булгач инде, хет үз форумын (“татнет форумы” исемен йөрткән forum.tatar.info) татар теленә күчерергә тәкъдим иттем. Анда татар теле бар, әммә старт интерфейс урысча. Теле дә урыс.

    michanbash.ru сайтына килгәндә. Әлеге момент миңа таныш түгел. Сезнең сайтны башка кеше тәкъдим иткән булуы мөмкин. Әмма http://michanbash.ru/about/ адресы буенча мин беркем белән дә элемтәгә керә алмыйм – анда элемтә өчен бернинди мәгълүмат та юк. Айнур да элемтәгә керә алмагандыр, мөгаен. Әгәр дә сайт авторы үзе (автор) турында аерым бит ясый икән, анда элемтәгә керү мөмкинлеге дә булдырылырга тиеш.

    Хм. Хәзер мин гәепле булып чыктым мы инде? :D Ошбу сүзләрегез Рахметов стиленә охшаган, чөнки аны гәепләгәндә шул ук гәепне ул оппонентына тага. Сезнең стилегез түгел бу Раил, Рахметов стиле. Мин сайт ясадым, урыслашкан татнетка җибәрәсем килмәде. “Татнет йолдызлары” нигезләмәсенә карасак, мичәнбаш.ру анда берничек тә булырга тиеш түгел, чөнки башка кеше конкурска җибәрсә дә, “конкурс әһелләре” е-мейл аша элемтәгә керә алмаса да, сайт конкурста катнашырга тиеш түгел. Үзегезгә карагыз инде – Айнур Сибгатуллин үз конкурсының нигезләмәсен дә тыңламаса ул нигезләмә ни өчен кирәк соң алай булгач?! Үз хатасын күрер урынына кешене гәепли белә ул кеше, моны мин беләм. Ярар, Айнур Сибгатуллиннан ялгыш, миннән киңәш булсын: Айнур, конкурсыңны нигезләмәңнең кагыйдәләре буенча алып бара алмагач, шул кагыйдәләрне үк үзгәрт инде, йөзеңә кызыллык та килмәс ичмасам.

    http://jaluites.ru проектын татарстанлылар ясаган, шуңа күрә дә ул әлеге конкурска кабул ителгән.

    Хм. Татарстанда ясалган сайт татнет мы? Татнет татар телен үстерә ме, татарстан урысларының сайтларын мы?!

    Татар халкым! Әлеге блог аша сезгә мөрәҗәгать итәм! Әйдәгез, татар интернетына тотыныйк. Туган телебездә аралашыйк, татар сайтлары санын арттырыйк, аларны ныгытыйк, үстерик, яхшыртыйк, рекламалыйк.

    Мин дә шуны әйтәм, әммә татнет йолдызлары нигә дер урыс сайтларын арттыра, ныгыта, үстерә. Яхшырта, рекламалый.

    Үзара берләшеп эшлик, бер-беребезгә таш атмыйча, дус булып, ярдәмләшеп.

    Манкортлар татнетка ябышып ятмасалар бер сүз дә әйтмәс идем, манкортлар һәрвакыт бар иде, бүген дә бар һәм булачак, әммә аларны татнетның оргкомитетында булулары бик кызганыч күренеш. Моңа битараф булмауны “таш ату” белән чагыштырып булмый. Татар сайтларын ясасыннар, урыс сайтларын ясасалар да, конкурска кертмәсеннәр, татар сайтларын үстерсеннәр… Таш ату түгел бу, битарафлык түгел бу.

    «урыслашкан татарлар татар сайтларын ясый алмыйлар бит инде, нишлисең инде» дигәнсез, – сез хаклы. Татар булган татарларга эндәшәм. Сез сайт ясый аласызмы? Әллә барысы да телдә генәме?

    Татар сайтлары җитәрлек. Әлбәттә без рунеттан калышабыз. Рунет үзе буржунеттан калыша, әммә инглиз сайтларын рунет конкурсына кертмиләр, чөнки анда урысча белмәгән манкортлар утырмый, рунетның жюрисында урыс телен әйбәт белгән Айнур кебек кешеләр утыра. Ә татнет конкурсының жюрисында татарлар булса да, конкурс концепциясы оргкомитеттан тора, ә анда татарча белмәгән манкортлар бар шул.

    Ә хәзер мин бу егетләр өчен җавап кайтарып карыйм:

    Рашат. «Туган телебезне белмәгән манкортлар татар интернеты конкурсын алып барырга тиеш түгел» – дигәнсез. Сез шәхсән алып бара аласызмы?

    Рашат алып бара ала мы, юк мы, белмим, әммә ләкин ул манкортлар турында яза. Рашат алып бара алмаса аны Раил әфәнде кеби чын татар алып бара ала. Андый чын татарлар җитәрлек. Рашат алып бара алмаса да, кирәкле кешене куеп була, оргкомитетта манкорт утырырга тиеш түгел. Татнет урыснет булырга тиеш түгел.

    Малай. «Э ник Татар конкурсын Мэскэулэр алып баралар?» дип сорагансыз. Татар хәрефләрен язарга әти-әни өйрәтмәдеме сезгә? Татар хәрефләрен яза белми торып, конкурс тарихын белми торып мондый җитди темага сорау бирмәсәгез иде. Тарихны өйрәнергә кирәк.

    Раил әфәнде, миңа үземә дә шактый еш кына интернет челтәренә кесә телефоныннан чыгып комментарий, фикерләремне язырга туры килде. Анда татар хәрефләре юк, һәм тиз генә булмас әле дип уйлыйм. Бәлки телефоннан чыккан дыр? Монда керә калса язсын, әммә мондагы кешеләр Вконтактедан кергәнгә охшаган, чөнки мин анда “бер-ике” сылтама калдырган идем. Кире керерләр ме, карарбыз…

    московский татарин. Сез хаклы түгел. Мәскәү башкала булганга конкурсны мәскәүлеләр җитәкли фикере хаталы. Мондый проектны билгеле бер дәрәҗәдә Австралиядән дә алып барып була. Казанлыларның үзләренең моны беренче оештырмауларында алар үзләре генә гаепле.

    Һәм? Хәзер татнетны урыслаштырыйк мы? Мәскәү татарларының күпчелеге урыслашкан бит, шул ук Tatari (Марат Мамяшев), Рахметов – берсе дә татарча белми. Аннары, Мәскәү ме башкала, юк мы, белмим, безнең башкалабыз – Казан, һәм татнетның үзәге һәм мәркәзе фәкать Казанда гына булырга тиеш. Татнет форумы – Мәскәүнеке, оргкомитеттагы урыс телле Рахметов һәм Tatari – Мәскәүнекеләр. Казан монда “потемкинская деревня” ролен уйный – еш кына шул мәскәүлеләр Казанга килеп Мәскәү сайтына медаль биреп кайтып китәләр. Татарстан имеш, Казан имеш. Тегесе дә, монысы да Мәскәүнекеләр. Тегесе дә, монысы да урыс телле манкортлар.

    Явызтатар. Иң беренче чиратта Явыз һәм Татар сүзләре сезнең исемдә аерым язылырга тиеш. Икенчедән, татарлар явыз икән, димәк сездә борынгы болгар каны акмый, явызлык сеңгән милләт каны ята. Татар явыз булырга тиеш түгел. Нигыгызны алыштырырга тәкъдим итәм, татар милләте турында тискәре фикер калдырасыз.

    Ачуың чыкты мәллә, Раил кардәш? Кешенең никнеймына бәйләнеп ятма инде, урысча түгел бит, СанСаныч та түгел, Рахметов та түгел. Менә аларга ник бәйләнмисең? ;) Син бит Мөгәллимов түгел, Мөгәллим. Минемчә, кардәшләренә карата татар кешесе йомшак булырга тиеш, ә дошманнарга – каты вә явыз булсын. Татнетның урыстеллеге – татар телен бетерә, чөнки аның башында ук манкортлар утыра. Монда хәттә явыз булырга да кирәк. Аларның урыс телле булулары татар теленә тәэсир итергә тиеш түгел, әммә без күргәнчә бу шулай, конкурс лауреатлары арасында татар телле сайтлар бик әз, бүләкләрне һәм беренче урыннарны урысларга бирәләр. Явыз булмассың монда! Явызтатар, явыз бул, әфәрин, телебезне сакла, татнетның башында манкортлар булырга тиеш түгел.

    Наил. Сез Белем.ру форумына алай ук еш кереп йөрмисез, шулай да сезнең анда кереп калдырган барлык фикерләрегез дә мине сөендерә. Әмма әлеге язма шул ук вакытта миңа да таш аткан кебек килеп чыккан. Татарлар, татар теле өчен күпме тырышып йөреп шундый язма уку күңелгә бик авыр булды. Кызганыч, мәсьәләнең төбенә төшеп җитми торып бүгенге заман татарлары үз фикерләрен калдыра башладылар. Татарларның тирән белемле булуларын телим. Рәхмәт!

    Раил, мин укытучы түгел, ә сезнең форумыгыз укытучылар форумы дип язылган, әммә аның чын татар телле булуы аркасында (рәхмәт сиңа Раил) мин аңа барыбер кергәлим. Мин сезгә таш атырга уйламадым да, әммә манкортларны яклавыгыз мине бик нык гәҗәпләндерде. Син үзең Раил бик күп тырышасың, “Мирас” проектын булдырдың, форумны булдырдың, чын күңелдән сиңа рәхмәт әйтәсе килә, билләһи, һәм ана телен белгән татарларның фикерен кабул итмәвең дә синең уңышларыңны каплый бетерә алмый, син чын татарсың, ә менә “татнет йолдызлары“ – юк! Кызганычка каршы урысныкы ул татнет, урысныкы.

  16. #16 by Sugan on 02/01/2010 - 22:07

    :) )) bigrek qiziq

  17. #17 by Булат on 04/01/2010 - 20:12

    Хөрмәтле дуслар! Иртәгә, ягъни 5 гыйнвар көнне, 3 республика интернет-сайтлар конкурсы турында сез безне «Азатлык радиосы» дулкыннарында иртәнге 7-8 сәгатьләрдә тыңлый алырсыз. Татар сайтларын санга сукмау һәм татарлыгыма бик нык сугулары сәбәпле, әлеге радиога интервьюны мин фәкыйрегез бирдем.Тапшыруны сез үзегезнең радиоалгычларыгыз ярдәмендә, яки менә бу адрес белән интернет аша тыңлый аласыз: Азатлык- ничек бар шулай
    Хөрмәт белән Мишәбаш башлангыч мәктәбе сайты администраторы Булат Шакиров дип белерсез. http://www.meshabash.narod.ru

  18. #18 by Татблоггер on 05/01/2010 - 13:00

    Кардәшләр, Булатның «Азатлык радиосындагы» интервью аудиоязмасын «Азатлыкның» сайтында тыңлый аласыз.

  19. #19 by Татблоггер on 11/01/2010 - 22:35

  20. #20 by Татар on 11/01/2010 - 23:29

    Мин татнетны татарлар очен булган интернет дип уйлыйм, э сайт нинди телдэ бу мохим тугел минемчэ. Эмма конкурсларда татар телендэге сайтлар беренче урыннарны алса доресрэк булыр иде кебек.

  21. #21 by Татблоггер on 14/01/2010 - 21:18

    Анысы шулай Татар, инглизчә ме, удмуртча мы, урысча мы, чувашча мы – татарлар турында булса безгә кызык ул сайт. Ләкин рунетка урыс телле сайтлар кергән кебек татнетка да татар телле сайтлар гына керергә тиеш. Татарның горурлыгы бар мы, йә исә татнетка манкортлар тулган мы? Татар интернетының асылы телендә, шуңа күрә мардвача мы, урысча мы, чирмешчә ме, татарлар турында булган сайтларны укырга һәм андагы гәптә катнашырга безнең өчен бик тә кызык, әммә татар сайтлары татарча булырга тиеш әлбәттә.

  22. #22 by hudayberdi on 13/03/2010 - 12:41

    Урыс дустын, булсын- йелкн,дя балта булсын.

  23. #23 by Fanil on 23/08/2010 - 01:58

    Ул Мәскәү манкортлары мәскәүләргә булсын. Аларны татар дип әйтеп буламы соң? Ул мишәр манкортлары телне юнләп белмәс баштан үзләрен «татар каймагы» дип атап татар интернетын урыслаштырып баралар. Наил, син андыйларны «фтопку» дисеңме әле? ))

(никто не узнает)


Робот тугел.