2009-нче ел азагында һәм 2010-нче ел башында төрле төрле рейтинглар һәм хитпарадлар, топ50, топ90лар пәйдә булды. Көнбатыш интернетында «интернет тизлеге һәм бәясе буенча TOP20 илләр» рейтингы чыкты. Мин аны тәрҗемәләп монда бастырасым килде. 11 илнең тизлеге дә, бәясе дә бар, калганнарныкы – тизлекләре генә.
Internet Speeds and Costs Around the World – Top20 Nations in ITIF Broadband Rankings:
1. Япония – 61 мбит/с = 8 сум
2. Корея Республикасы – 46 мбит/с = 13,5 сум
3. Суоми/Финляндия – 22 мбит/с = 83 сум
4. Швеция – 18 мбит/с = 19 сум
5. Франса – 18 мбит/с = 49 сум
6. Нидерландалар – 9 мбит/с = 129 сум
7. Португал – 8 мбит/с = 330 сум
8. Канада – 7,6 мбит/с = 195 сум
9. Полония (инглизчә Поланд / урысча Польша) – 7,5 мбит/с = 390 сум
10. Норвәй (урысчасы Норвегия) – 7 мбит/с = 121 сум
11. Австрия – 7 мбит/с
12. Бельгия – 6 мбит/с
13. Исландия – 6 мбит/с
14. Алмания – 6 мбит/с
15. АКШ – 4,8 мбит/с = 100 сум
16. Дания – 4,8 мбит/с
17. Италия – 4 мбит/с
18. Лүксембург – 3 мбит/с
19. Маҗарстан (урысчасы Венгрия) – 3 мбит/с
20. Словакия – 3 мбит/с
Ошбу Топ20 исемлегенә кермәгән илләр:
21. Ингелтар (UK) – 2 мбит/с тирәсе
22. Яңа Зиланд – 2 мбит/с тирәсе
23. Свисс (Швейцария) – 2 мбит/с тирәсе
24. Ирланд – 2 мбит/с тирәсе
25. Төркия – 2 мбит/с тирәсе
26. Австралия – 2 мбит/с тирәсе
27. Чехия – 2 мбит/с тирәсе
28. Андалус (урысчасы Испания) – 2 мбит/с тирәсе
29. Мексика – 2 мбит/с тирәсе
30. Юнанстан (урысчасы Греция) – 2 мбит/с тирәсе
Шул. Татарстан/Башкортостаннарыбызда ничек соң?
Десертка – Азатлыкта Безнең гәҗиттә Яңа ел турында.
Татблоггер (татар блогы, татарский блог)
Язма ошаса яңалыкларны RSS, Twitter яки E-mail аша укыгыз. Язма кызык булса сылтаманы Вконтактеның статусында сылтаманы калдырыгыз -
#1 by Динар on 07/01/2010 - 20:21
татарстанда 50 килобайт/с (ул була 400 килобит/с йагъни 0,4 мегабит/с ) айына 440 сум. монларныңкы айлык бәйәме соң? шунлайдыр, польша 390 сум бит, бездәгегә инде йакын. әмма монда төрлесенең төрле бәйә йазылган кебек тойыла, польша белән йапонийә арасында айырма 100 тапкыр тирәсе.
( qdinar.wp.kukmara.ru ачылмай әле. )
#2 by Dinar on 11/01/2010 - 21:24
Минем Таттелеком диген провайдер. Аена 400 сум тулэп барам. Скорость 2 мб/c, яки алай тугел – эзрэк!
#3 by Татблоггер on 11/01/2010 - 22:31
әйе шул. Япунияда интернет бушлай булып чыга шул инде… Алга киткән илдә шулай булырга тиеш тә.
#4 by Рәшит абыегыз on 27/01/2010 - 04:34
ушлай Интерент булмас инде ул, җәмәгат! Минем азакы ике айда ТВТ-интернет- 450 сум! Мине канәгәтләндерә!
#5 by Татблоггер on 28/01/2010 - 15:48
Анысы шулай шул, әммә аның тизлеге кимемичә генә торса – мине дә канәгәтләндерер иде. Кайвакыт GPRS тизлегенә төшә. Шуңа күрә 3G модем алдым – Казанда гына түгел, башка шәһәрләрдә дә тота (Зәйдә, Чаллыда мәсәлән).