Twitterда ни эшләргә ярамый? (Твиттер турында – 5-нче өлеш)


Һәр бер җәмгыяттә үз кагыйдәләре һәм кануннары бар. Твиттерда да шулай ук бер кайда да язылмаган һәм әйтелмәгән шундый ук «кагыйдәләр», гәдәтләре, тәртибе бар. Бүгенге сүз – «Твиттерда ни эшләргә ярамый?». Астагы исемлектә «Әдәм саны» – 6 пункыт:

1.  Твиттерга кергәндә яки чыкканда «Сәлам барыгызга да!», «Сау булыгыз», «Исән сау булыгыз» кебек сүзләрне язырга ярый, әммә бу «чер-черләр» (инглизчә – «тви» / урысча – «чирикание») һәркемнең җенен чыгарырга мөмкин. Кеше бит твиттерга сезнең сәламнәрегезне укырга керми, бу чат түгел (татар чатында үз кагыйдәләре), кешеләрнең шул «сәлам» «хушыгыз»ларны укулары була да, шунда ук анфоллоулап (дуслыкны өзеп) куялар.

2. Сылтама куйсагыз шуның эчтәлеген языгыз. Эчтәлексез йә мәгънәсез ул сылтамага басып кем керсен?

3. Сүгенмәгез. Аңлатырга кирәкми дер…

4. Әллә нинди бер кем дә белмәгән һәм аңламаган сүзне/җөмләне язмагыз.

5. Дипрессияле чер-черләр (твитлар). «Мине бер кем дә яратмый», «мине ташладылар», «сагынам…» кебек чер-черләр кирәк микән? Минемчә – юк! Аның өчен Facebook бар.

6. Үзегез ясаган әйберләрнең рекламы (сайтлар мәсәлән).

Ошбу исемлектәге гәмәлләрне кылсагыз анфоллоудан башка бер нинди нәтиҗәгә ирешмәссез дип уйларга кирәк.

Татблоггеры (татар блогы / татарский блог).

Язма ошаса яңалыкларны RSS, Twitter яки E-mail аша укыгыз. Язма кызык булса сылтаманы Вконтактеның статусында сылтаманы калдырыгыз -

  1. #1 by Dinar on 11/01/2010 - 21:21

    Бик эйбэт хэм кыскача гына 6 пункт!

(никто не узнает)


Робот тугел.