Исәнмесез дусларым (дустдарым бәгердәрем
)!
Бер атна ял иткәч яңа язма язырга булдым. Яңа ел ялында интернетка керсәм дә twitterда утырдым. «Нишлисең син ул твиттерда?» дисәгез, аңлатам: твиттерда мин аралашам, интернет һәм дөнья яңалыкларын беләм, һ.б. «нәрсәләр» эшлим. Яңалыкларны белер өчен һәрбер яңалыклар сайтларына керә башласаң көн вакыты җитмәс, шуңа күрә мин дөньяда бик популяр Твиттер микроблоггинг сервисы белән кулланам. Тәк. Менә шуны җентекләп сөйләп бирим әле.
Мин 163 кешегә иярәм (followingлар) һәм 223 иярүчеләрем (followersлар) бар.
Шуларның берәүләре еш сайрыйрыр («twi-twi» киләләр), икенчеләре сирәгрәк, кайберәүләре исә – аена бер-ике мәртәбә сайрарга мөмкиннәр. Шуларның бер өлеше – кешеләр, икенче өлеше – тви-ботлар, ягъни алар белән сөйләшү мөмкин түгел, әммә алардан килгән яңалыклар бик мөһим.
Иртәдән үк твиттерымны ачып җибәрәм дә тви-лентамны, ягъни тви-тасмамны укып чыгам. Кем дер үз уйларын, фикерләрен, күргәннәрен яза, кызыклы мәкаләләр дә очрый, кем дер сылтамалар куеп яза, тви-ботлардан сылтама белән яңалык килә инде… Иртән керсәң, күбесенчә АКШ кешеләре язган була, безнекеләр уянып кына килә әле ул вакытта, аннары, уянып, чәйләр эчеп, кыч җиеп, сәгать 9-10-нарда сайрый башлыйлар. Кайберәүләрен сайрауларын (твитларын) минем иярүчеләрем дә күрсен дип ретвитлыйм (retweet, аның өчен @qazan язган хәбәрне язып шуның алдында RT @qazan дип язып кую кирәк), кайберәүләренә җавап (reply) кайтарам (мәсәлән, шул ук @qazan исемле твитчыга җавап кайтарыр өчен җавап сүзләре алдыннан @qazan дип язырга кирәк). Кызыклы твитчыны очратсам башта иярергә ме, иярмәскә ме дип уйлыйм, бик еш сайраса тегене исемлеккә кертәм (lists). Минем, мәсәлән, news исемлеге бар.
Нинди яңалыкларны укыйсым килә? Татарстан яңалыклары, татар яңалыклары, Ислам яңалыклары, спорт яңалыклары һ.б…:
Татар яңалыклары – http://twitter.com/tatar_news
Төркия яңалыклары (әз-мәз, урысча) – http://twitter.com/ru_turkishnews
Ислам яңалыклары (урысча) – http://twitter.com/islam_news
Why Islam? (урысча) – http://twitter.com/whyislamru
IT яңалыклары – http://twitter.com/habr_new , http://twitter.com/yandex , http://twitter.com/yandexmaps , http://twitter.com/yamoneynews
Аннары, татнет форумнарының яңа язмалары турында беләсем килә: http://twitter.com/tatnet_forums
Кемнең Криштиан Роналду, Лионел Месси, Фернандо Торрес һәм Кака белән аралашасы килсә (җавап кайтармасалар гәҗәпләнмәгез):
http://twitter.com/C_Ronaldo
http://twitter.com/R_kaka
http://twitter.com/imessi
http://twitter.com/it9
Доллар курсын да карап торам - http://twitter.com/dollarkurs…
Башка яңалыклар турында менә монда язылган иде инде.
Күптән түгел НТВ һәм Эхо Москвыдан твиттер турында сөйләделәр, Русияда твиттчылар саны 100 меңгә җиткән диләр. Твиттер микроблогларында язылган язмалар саны 5.000.000.000-ны узып китте. Шуның бер күпме дер өлешен татарлар язган дыр ләбаса. Твиттер татарларының бер исемлеген ясарга булдым әле. Шул. Аралашыгыз:
126. MCsatchan
127. raifhairulla
128. Dinaida
129. lenargir
130. petitmaitre
131. kerperahatlukum
132. beaurjshch
133. SunSunich
134. ilyasgafarov
…
Кайберәүләре башкорт йә башка бер милләт булып чыкса гәеп итмәгез – өч-дүрт кеше булыр бәлкем.
Менә шул. Твиттерга өстәлегез, кушылыгыз, языгыз, сөйләшегез, аралашыгыз, яңалыкларны укып фикер алышыгыз…
Кызыл төс белән күрсәтелгән һәм тәрҗемә ителгән татарча твиттер терминнарына ничек карыйсыз?
Татблоггер
#1 by Ришат Газиз on 19/01/2010 - 01:25
сайрау дигэне эллэ ничегрэк.
мин никтер бик сайрашып бетмэдем твиттерда(
шунын очен кантактта сайрарга туры килэ))
#2 by Ильдар Хакимов on 19/01/2010 - 02:06
Купме Илдар Твиттерда! Беренче карауга 6-ны курдем сезнен списокта.
#3 by Рафиль on 19/01/2010 - 11:11
Берничэ кабат карап чыктым, уземне хич таба алмадым… http://twitter.com/rafilsalahutdin
Икенче йозлектэ булырмын инде…
#4 by Dinar on 19/01/2010 - 18:10
Бик шэп. Хэзер бэтенесен дэ фоловить итэм
#5 by Тахир on 19/01/2010 - 20:46
Сайтыгыз бик эйбэт

Лэкин Латин хэрефлэре белэн язылса иде
Тагы да эбэт булыр иде
#6 by bulat-jedi on 19/01/2010 - 22:41
их) никтер бер дә кызыксындырмый бу түиттәр:) күп блог укымаганым өчендер:)
tatblogтан башка 1-2 блогта гына булгалыйм)
#7 by Татблоггер on 20/01/2010 - 13:39
Ришат, кантакытта «сторонний приложинеяларны» флешта гына эшләп була иде, хәзер менә Vkontakte API 2.0 чыкты, үзгәрде димәк: программларны php һәм башка «телләрдә» язып булыр дип ышандыралар. Карарбыз, твиттер белән нитеп булмас микән… берләштереп һәм синхронизлап.
#8 by Татблоггер on 20/01/2010 - 13:40
Илдар, әйе шул, твиттерда иң популяр татар исеме Илдар бугай.
#9 by Татблоггер on 20/01/2010 - 13:42
Ха ха… Рафил, ничек булды соң бу? Мин сине онытканмын дип әйтәсең килә мәллә? Булмас бу хәл… Аллаааа… Чыннан да онытканмын, tatar list исемлегенә кертмичә калдырганмын, гафу ит инде. Хәзер үк кертәм.
#10 by Татблоггер on 20/01/2010 - 13:44
Дөрес Динар, әммә берничәсе бик еш сайрый, алардан ничек котылырга белмәссең – бөтен тви-тасмаңны (урысча твилента) тутырып бетерәләр.
#11 by Татблоггер on 20/01/2010 - 14:22
Таһир, латинча ничә кеше укый соң? Читил татарлары гына. Безнекләрдән берничә кеше бар дыр интернетта – үзем мин латинча укыйм да, кул б-н дә яза беләм. Татарча. Кеше укымасын дип теләсәң – латинча яз. Бу кул белән язу турында. А сайт… латинча булса әйбәт булыр иде дә бит, әммә вә ләкин аның өчен чит ил татарларына карарга кирәк – аларны кызыксындыра торган нәрсәләр башкачарак шул. Аларны аңларга кирәк әле.
#12 by Татблоггер on 20/01/2010 - 14:24
Булат Дңеди, твиттер кызык түгел ме? Кызыыыыккк…. Твиттер бик файдалы нәрсә ул, яңа концепция. Микроблоггинг сүзе твиттерның мәгънәсен аңлатмый, чөнки блоглар монда «гүпчи нипричом». Твиттерны аңлар өчен анда теркәлеп кешеләр белән бер 10 мәртәбә сайрашырга кирәк.
#13 by sugan on 25/02/2010 - 13:50
ник кердем… хазер чыгып булмас инде сандугач оясыннан
)))) http://twitter.com/GamilNur