Твиттер – нәрсә ул һәм нәрсә белән аны эчәләр? (Твиттер турында – 7-нче өлеш)


Твиттер – ни ул һәм нәрсә белән аны эчәләр?

Ни өчен «эчәләр» ме? Ник «ашыйлар» түгел? Җавап бирәм – нинди ашау, нинди ашау, ул бит – твитттееееееер! Аны ничек ашап була??

Тәк. Твиттер  ул … Хым, баш катты: «1612″ исемле фантастик кино карадым. Марат Башарофф… Ярар, Марат Башарофларны онытып твиттерга кайтыйк әле:

Твиттерның офисиал мәгънәсе – микроблоггинг сервисы, имеш тер… Кем дер аны чат яки аська белән чагыштыра. Ююююк. Алай түгел! Твиттер – өр-яңа концепция (кансепсиа). Анда бик еш сайравыгыздан файда булмас, кешеләрнең сезгә иярмәүләрен теләсәгез еш сайрасагыз да була. Әммә андый бытбылтык кемгә кирәк? Дөрес – беркемгә дә кирәкми.

Твиттерда сезгә ияргән твиттчыларның бөтенесенә дә язып була, аерым-аерым да. Мәсәлән, миңа язасыз икән – @qazan дип башлыйсыз, шулай бит? Анда ешрак та язып була, ул ике кеше арасында булган аралашу/сайрашу. Ә менә бар кешеләргә язганда бик сайрашып булмый, хәттә кайчак түзәргә дә туры килә. Көненә 5-10 гөмүми твит язсагыз бик әйбәт. Ник шулай мы? Чөнки кешеләр үз тви-тасмаларын укыганда  иң ким дигәндә 100-дән артык кешене укып баралар, аларга сезнең еш сайравыгызны укырга бик рәхәт булмас,unfollow кылырга да мөмкиннәр. Күпләр твиттерны маркетинг күзлегендә күрәләр, һәм бу бик тә дөрес. Кешенең ачуын чыгарырга кирәкми. Чөнки…

Чөнки Твиттерны аралашу ресурсы итеп генә түгел, МӘГЪЛҮМӘТ АЛМАШУ УРЫНЫ буларак беләләр. Кешеләр интернетта утыралар, бер кызыклы гына язма/статья табып твиттерга сылтама куеп эчтәлеген яки фикерләрен язып җибәрәләр. Мөһим булган яңалыклар бик тиз тарала. Кем дер үз яңалыгын, яз сайты яңалыкларын шунда урнаштыра. Шул кешенең дуслары/иптәшләре (дип әйтик инде) шул яңалыкны ретвитлыйлар (retweet). Кешеләрнең бер-берсенә карата, урысча әйткәндә, нинди дер «солидарность» туа, һәм шуларың ретвиттлаулары аркасында шактый гына урыс телле сайтларның күбесендә траффик чыганаклары арасында Твиттер беренче урында тора. Татар интернетыбыз – ул әзрәк башкачарак интернет инде, бездә үз кануннарыбыз, һәм твиттердан күпме трафик алып булганын әйтә алмыйм. Аның өчен твиттерга татарлар керергә тиеш. Алар анда әлбәттә бар (Твиттердагы Топ100 татар) язмасын карый аласыз), әммә Вконтактеда кебек «җитәрлек» дип әйтеп булмый.

Үзе Твиттер авыр нәрсәләрдән түгел инде: инглизча булса да интерфейсы интуитиф аңлаешлы:

Өстә:

Home – башбит, сез укый торган кешеләрнең твитлары (тви-тасмагыз) монда күренер;

Profile – сез язган твиттлар, кирәкмәс твитны бетереп була;

Find people – кешеләрне үзләү, кирәкле кешеләрне табып була;

Settings – профилегезнең көйләүләре;

Help – сапорт, ягъни ярдәм;

Sign out – сайттан чыгу.

What’s happening? – ни булды, нишлисең дигән кебек инде. Уйларыгызны (вконтактедагы һәм фейсбуктагы статус кебек), фикер/сылтамаларыгызны шунда язасыз.

Update – твитны язгач шул Апдейтка басырга кирәк.

Уң як сайдбарда:

Following – сез укый торган кешеләрнең саны;

Followers – сезгә ияргән, ягъни сезне укый торганнар саны;

Listed – сезнең ничә мәртәбә исемлеккә/листка кертелгән саны;

@… (исемегез, минеке мәсәлән – @qazan) – сезнең исемегез булган твитлар, ягъни миңа нәрсә дер язалар мы яки мине искә төшереп язалар мы – тви-тасмадан башка шунда да күрә аласыз;

Direct messages – шәһси хатлар;

Favorites – башка кешенең бер твиты бик-бик ошый калса твитның уң ягындагы йолдызга басасыз да, киләчәктә аны эзләп йөрергә кирәкмәс – шул Favoritesны ачасыз да тиз генә эзләп табасыз. Кыстыргыч кебек инде…

Retweets -ретвитлар: сезне ретвитлаган твитлар, сез ретвитлаган… Мин анда кермим дип әйтеп була.

Lists – кызык кешеләр күп ул, барысын да фоллоуласаң тви-тасмаңны укырга өлгермәссең. Шуңа аерым аерым өлкәләрдә булган кешеләрне шунда тутырып була. Мәсәлән, «sport» исемле яңа исемлек (list) ясыйсыз да шунда спортка багышланган тви-ботларны яки спорттан чашкан фанатларны кертә аласыз. Кем дер blogs, blogging, tatar, tatarstan, kazan, economic, design, news, computers исемнәрен биреп шунда шул өлкәләрдәге кешеләрне тутырып баралар. Аннары дизайнерлар ни язганын беләсегез килсә шул үзегез ясаган design исемлегенә керәсез дә укыйсыз, ә тви-тасмагыз чиста кала. Анда иң әйбәт, иң якын твитчыларны гына кертеп баралар. Минем тви-тасмамда, мәсәлән, 166 твитчы (following).

Trending Topics – твитерда иң еш куллана торган сүзләр он-лайн исемлеге.

Аста:

More… – «күбрәк» дигән сүз. Шуңа басып тви-тасмагызга элегрәк кергән твиттларны укый аласыз.

Тагын моннан башка ни укый аласыз:

Twitter-дагы татар яңалыклары

Twitter турында янәдән (Твиттер, 2-нче баб).

Twitterдагы куркынычсызлык (Твиттер турында – 3-нче баб/өлеш)

Twitter, twitter һәм тагын twitter… Һәм Майл.ру (Твиттер турында – 4-нче өлеш)

Twitterда ни эшләргә ярамый? (Твиттер турында – 5-нче өлеш)

Татарлар Твиттерга килә! 100 татар твиттерда (Твиттер турында – 6-нче өлеш).

Менә шул.

Татблоггер

Язма ошаса яңалыкларны RSS, Twitter яки E-mail аша укыгыз. Язма кызык булса сылтаманы Вконтактеның статусында сылтаманы калдырыгыз -

  1. #1 by Рашат on 21/01/2010 - 11:11

    Охо. Бу твитерны анларга авыр шул, лэкин твитер доньяда популяр булгач безгэ дэ узлэштерергэ кирэк дигэн суз.

  2. #2 by Рашат on 22/01/2010 - 15:30

    Анлый башладым кебек. Рэхмэт.

  3. #3 by Татблоггер on 23/01/2010 - 09:51

    Татар/болгар аңламаган/үзләштерә алмаган нәрсә юк ул.

  4. #4 by Тубэн Субашов on 23/01/2010 - 18:18

    Чынанда анларга авыр эйбер

  5. #5 by Татблоггер on 28/01/2010 - 16:07

    Ююююкк… Твиттерда белгән кешең булса шулар белән аралаш аралаша сайрап утырасың инде шунда – белмәсәң, танышасың. Син Түбән Субашлы брат урыс телле «татар» форумнарында утырасың бит – твиттерда Ахметыч, Рахметов, Татари Мамяшев, Марат, мин бар бит. Форумнарның консепсиясы башкачарак – анда төрле төрле әйберләр турында сөйләшеп булмый – урамда күргәнне язып булмый анда (анда бит инде сәясәт һәм тарихтан башка берни юк диярлек..), твиттерда сәяси һәм тарихи нәрсәләр бик сирәк языла – монда неформаль аралашу һәм яңалыклар, кызык сылтамалар белән алмашу урыны. Нинди дер яңалык бар икән – твиттерда шунда ук шул яңалык белән бәйле бер дистәләгән сылтама пәйдә була. Төрле төрле фикерләр, төрле төрле сылтамалар, телләр, карашлар… Мәсәлән күптән түгел (27.01.2010) Apple-ның iPad исемле планшетының офисиал пресс-релизы булды. Твиттерда мин шуңа караган бер утызлап язманы күрдем, төрле төрле сылтамалар, берсе «Яңа Apple планшеты чыкты» дип яза, икенчесе: «Apple iPad планшеты пресс-релизыннан фотолар», өченчесе: «Apple iPad нинди мәтдәләрдән ясала» дип яза, дүртенчесе «Apple iPad кемгә кирәк һәм кем аны алыр» дигән сылтаманы язды һ.б. Гаити җир тетрәве булып узды – андагы сылтама, андагы фото… Украинадагы президент сайлаулары шулай ук твиттерга тәэсир итмичә кала алмады. Күбрәк, Русиядә твиттерда әлегә «гиклар», ягъни айтишниклар утыра – программчылар, веб-мастерлар, блоггерлар, дизайнерлар һ.б., әкрен әкрен маркетологлар килә башлады, чөнки көнчыгыш илләрдә генә түгел, Русиядә дә твиттер маркетинг коралы буларак танылды. Инглиз телен белүчеләргә монда бөтенләй аралашу дингезе ачыла, чөнки бөтен дөнья твиттерда утыра, ә шул «дөнья» инглизчә аралаша. Твиттерның 50% кулланучылары – АКШтан, әммә вә ләкин калган илләрдән дә халык бик күп утыра – һәр бер сәнгатьтән, һәр бер хәнәрдән монда үзегезгә якын кешеләрне таба алырсыз. Твиттер – револүсион челтәр. Сайрашыгыз :)

(никто не узнает)


Робот тугел.