Tatarblog.com сайтында кунак буларак бүген, интернетта al-Beri исеме белән шөһрәт казанган Алберт Фазлый булыр.
Итак, Албертны каршы алыгыз!
Сәләм Алберт! Сине al-Beri дип атыйлар. Бу Алберт дигәннән дер бит инде?
Нэк шулай. Исемемне гарэплэштеру нэтижэсе дип тэ, эйтсэк була J
Уртача интернетта син күпме вакытыңны үткәрәсең?
Телефон синдэ конгэ ничэ сэгэт кабызылган булып тора дип, сораган кебек янгырый бу сорау J. Эшлэгэндэ дэ ул мина гел кирэк, башка чакта да аерылмый аннан. Чынлап та телефон кебек ул хазер. Юлда булганда да, телефонымда EDGE аша ICQ кебек програмнар гел диярлек эшлэп тора. Хэтта ванныда ятканда да, телефоннан WiFi аша тоташкан мин J
Интернетта син берничә проектны алып барасың. Кайсы проектың беренче булды? Иң яраткан проектың кайсысы? Кайсы проектыңа иң күп вакыт бирәсең? Яңа проектларны ясарга уйлыйсың мы соң?
Беренче буларак, ана телебезгэ багышланган бер сайт барлыкка китерелгэн иде, шуны янарта-янарта тугелгэн вакытым ин куп иде дер. Берничэ булган проектларнын барысы да узенчэ иде, барысы да яраткан диярлек. Нинди генэ булмасын алар, барысы да ана теленэ бэйле иде. Сонгы арада вакытым булмаганга курэ, алар белэн утыганым юк, эшли торганнары да аутомат рэвештэ генэ эшли. Яна проектлар турында уйламыйм да хазер, телэгем булса да.
Үз проектларыңнан тыш, интернет челтәрендә син ни белән кызыксынасың? Тормышта?
Тормышта уземне кызыктырган нэрсэлэр турында мэглумат эзлимен. Торлэ эйберлэр ойрэнер очен кулланам аны. Хэм дэ элемтдэ торыр очен кулланам аны.
Интернет челтәрендә сиңа тагын нинди сервислар ошый?
Торрент. Эшем буенча ICQ кулланам. Эзлэу машыналарыннан Google кулланам, хэм анын Gmail сервисын. Facebook.
Нинди мүзикәне
тыңлыйсың?
Торлесен тынлыйм, Туркчэ кубрэк. Мэсэлэн рок, панк-рок, рэп, Латин Америка ритмында койлэр.
Ярар. Хәзер Татар интернетның үзенә күчик әле. Үзең син Татар интернетына ничек килдең?
Шул беренче сайтымны (tugan-tel.noka.ru хэзер инде эшлэми) ясап дисэк тэ була.
2002че елда андый нэрсэ юк иде эле диярлек.
Татар интернеты, синеңчә – ни ул?
Торле нэрсэ турында ана телендэ белем бирэ торган сайтлар-хезмэтлэр анлата ул минемчэ. Урыс телен кулланмаганга курэ, татарларнын урыс телле сайтларына кертмим.
Бу көнне алсак, Вконтактеда меңнәр-меңнәр татар утыра. Ни өчен татар форумнарына кермиләр микән алар? Татар форумнары үз вакытында бит Татар интернетының/Татнетның үзәге иде (Татар интернеты урысча – Татнет). Бу факыт та Татар интернетның әкрен-әкрен “Вконтактега” шуышып күчкәнен күрсәтә ме?
Хэр форум узэгендэ ниндидер максат булырга тиеш дип эйтим эле. Хэр максат очен уз корал кулланылырга тиеш. Татар форумнарнын асылында булган максатларга килсэк инде, соцыаль чилтэр сайтлары бигрэк унай корал булып куренэ, шуна курэ анда китеп бара да инде кеше.
Синен максатын очен бу конгэ ин якшы корал булып тормый икэн синен форум, шул форум форматына ябышып торасы да тугел, мина калса. Донья агышын борып булмый, башка транспорт сайла.
Татар интернет форумнарының кимчелеге нидә?
Сонгы арада уз эшемэ генэ бэйле булган форумнарга керэм, татарлар утыра торган форумнар белэн кызыксыныр очен вакытым юк. Шуна курэ дэ берни эйтэ дэ алмыйм.
Дөньяда сосиал-сервислар бик популярлашты бер вакыт. Аурупа вә АКШ иҗтимәгыять (sociallisation) белән “авырып” чыктылар инде. Хәзер исә, Рәсәй чираты җитте. “Контакытта”, “Классташлар”, “Минем тирәм” (мой круг)… Халык чаша чаша шул сервисларда утыра. Чыннан да уңайлы нәрсә бит. Әммә интернет бер урында тормый, алга бара: хәзер гади WordPress блоглары да иҗтимәгыятькә дучар булырлар. WordPress мөһәндисләре әйтмешли, 3.0 версиясы чыккач WP MU кирәкмәс булып калыр диләр. Аннары, WP-га да иҗтимәгый функсиялар куелыр. Бер домен һәм хостингта урнашкан бер WordPress блогы бөтенләй икенче хостинг һәм доменда урнашкан икенче WordPress блогы белән бер глобаль иҗтимәгый челтәргә кушылырлар. Үз блогыңа кереп тә башка кешеләр белән аралашып булыр дип көтелә. Интерактивлык һәм иҗтимәгыять – менә нәрсә көтә безне бу берничә елда. Эре иҗтимәгый челтәрләр дә юкка китмәс – вконтакте, Facebook, twitter калырлар әлбәттә. Интерактив функсиалы блоглар һәм сайтлар бу Facebook кебек челтәрләргә өстәлерләр генә. Һәр берсенә – үз урыны. Ник яздым мин моны? Бәлки Татар интернетын да иҗтимәгыять юлына борып җибәрергә кирәк? Рунетта, гәдәттәнчә, бер-ничә веб-мастер җыелышып иҗтимәгый челтәрләр ясыйлар. Әлбәттә, алар Вконтакте кебек глобаль иҗтимәгый челтәрләр ясамыйлар, чөнки маркетингка да, веб-дизайнга да Вконтактеның кебек акчалары юк. Алар бер аерым юнәлеш буенча барып иҗтимәгый челтәр ясыйлар. Ник безнең татар вебмастерлары берләшеп бер рәтле челтәр ясый алмыйлар микән соң?
Аерым чилтэрлэр кирэк тэ тугел дер бэлки… Глобаль чилтэрлэр куллану монда доресрэк бул дыр бэлки. Татар дигэннэрнен топ тел буларак уз ана теле тугел, ят тел йоруен онытмаска кирэк.
Татар интернеттан киләчәк 1-2 елда ни көтеп була? Нинди стартаплар?
Авыр сорау. Зур кызык проектлар булмас дыр эле дип уйлыйм.
Ни булса да, сине укыган татар веб-мастерларга ни әйтер иден? Кайсы юнәлештә барасы?
Бакча карау белэн чагыштырганда, анда алмагачлар урыртып кую бер ни дэ тугел. Сайт ясап жибэрудэ дэ бер ни дэ юк. Онытасы тугел шуны.
Глобаль чилтэрлэр, глобаль хезмэтлэр кулланып, аларнын эччэнлегенэ тыгылып карасалар, доресрэк булыр дыр бэлки. Исем казанасы килгэн кешелэр очен кызык булмас инде анысы. Шунда да проблем бар.
Аерым сайтлар ясыйсыз икэн, сайтларыгызны бер берсенэ «бэйлэргэ» тырышыгыз дип эйтэсе килэ минем, яна технологийлэр кулланып бэйлэшенеп торыгыз. Ана телендэ сайтка кереп, шул мохиттэн тиз генэ чыгып китмэсен инде кеше, кызыктырган мэглумэтне башка телдэ эзлэп карыйм диеп.
Татар интернетның киләчәге бар мы? Аңа ни кирәк?
Татар халкынын килэчэге бар мы? Нэк шул ук сорау инде бу. Ана телендэ аралашканнары булганда, интернетта да аларнын сайтлары булачак элбэттэ. Аларнын аралашуы «Как халлэр?» дип сорауга калмасын гына инде .
Шундый кызык җаваплар өчен Алберт Фазлыйга бик рәхмәтле булып калабыз. Шундый дәрәҗәле кешедән интервью алу безнең өчен файдалы булыр дип уйлыйм.
#1 by Ибрагимыч on 01/02/2010 - 11:47
Сайт сайт белэн нинди ысул б-н бэйлэп була сон,?
#2 by Dinar on 01/02/2010 - 20:20
Бик тэ нык ошады бу интервью. Мындый яхшы кешелэрдэн кубрек интервью алырга кирэк!
#3 by Татблоггер on 01/02/2010 - 21:27
Алберт Фазлый кебек татар интернетының башында торган кешеләрдән интервью алырга кирәк чыннан да.
#4 by Татблоггер on 02/02/2010 - 00:00
Ибраһим, сайтларны бер берсе белән бәйләп програмчылык ысуллары белән бәйләп була. Мәсәлән, Twitter Connect һәм Facebook Connect кебек API буенча сайтларны шул иҗтимәгый челтәрләр белән бәйләү мөмкинлеге бар.
#5 by Камил on 24/08/2010 - 03:39
Рәхмәт! Фазлый абыйны әллә кайчаннан беләбез, татар интернетын шул торгызды да инде, ә Мәскәү манкуртлары наруш шуны онытып йөриләр.