Татнет – нәрсә ул?


Татнет – ни ул? Татар интернеты мы яки Рунет мы? Татнеттан тыш башка «нет»лар турында белер өчен Интернет энциклопеяларын ачып карыйк әле: Википедияда рунет – урыс телле интернет дигән. .ru доменында гына булмаган, башка доменнарда ясалган сайтларга да шул рунетка керә. Урысча ясалган сайтлар – рунетка керә дигән сүз.

Башка милләтләрнең тәҗрибәсе

Узнет – ни ул? Үзбәкстан җирлегендә ясалган сайтлар. Шуларның бер өлеше – урысча. Шуңа күрә узнет им кимендә яртылаш рунетка керә.

Казнет – нәрсә? Казнет ул: 1. .kz доменында урнашкан сайтлар; 2. Казахстан серверларында урнашкан башка доменлы сайтлар; 3. Казахстан турында булган читил ресурслары; 4. Казахстан ширкәтләренең читил вакәләтләренең сайтлары.

Байнет – Белорусь җирлегендә урнашкан сайтлар, шуларның яртысы – .by доменында.

Уанет – Украина җирлегендә булган сайтлар.

Татнет – татар интернеты мы?

Татнет турындагы битне ачып карыйк. Татарстан Республикабызның дәүләт телләрендә татарлар турында булган сайт булса – татнетка керә (имеш). Сайтта ике татар бер берсе белән урысча сөйләшсә – татар сайты була, ә шул ук ике татар инглизчә яки алманча сөйләшсә – татнет булмый дип әйтәселәре килә. Татарлар турында булырга тиеш диләр. Шуңа күрә дер инде (шуңа багышланган «Татнет йолдызлары» – татарныкы мы? исемле язманы укыгыз) ул Татнетка 116.ру яки жалуйтесь.ру кебек «татарлар турында булган» сайтлар кергән дер дә инде.

Ник татнет урыслашты соң әле бу? Ни өчен урыс сайтлары татар исемен йөртә башлады?? Мәскәү манкортларының татнетны урыслаштырулары без алдалау мы, спекуляция мы? Безгә кирәк ме ул урыс татнеты? Әле урыслашмаган татарларны тагын да урыслаштырыйк мы? «Татнетны урыслаштыру кемгә кирәк һәм аның артында кем тора? Һәм ни өчен ул татнетчыларның урыслашкан башы Мәскәүдә соң?» дип уйланып була. «Татнет йолдызларында» урыс сайтларының елдан-ел җиңеп барулары татарлар өчен уйланырга сәбәп булып тора.

Шушы урыслашкан татнет кирәк ме ул безгә? Татар телен беренче урынга куйса иде, әммә татнетның башында булган манкортлардан ни көтеп була? Урысча сөйләшкән һәм уйлаган манкорттан татнетны татарлаштыруны көтмә инде син.

Безгә Татар интернеты кирәк, саф телле, матур, гүзәл татар интернеты кирәк. Татнет – татар интернеты түгел. Татнет – ул 95%-ка татарлар турында булган рунет сайтлары. Ул Мәскәүләр күбесенчә ана телен белмичә үзләрен әллә кемгә куеп (каймакны туңмай белән бутаган нәрсәләр) татнетта да сан артыннан куалар. Аларга СССР вакытында кебек сыйфат кирәкми, сан кирәк.

Шуңа күрә татнет – ул урыстелле татнет, ә татар интернеты – татар интернеты булып калсын.

Татблоггер ( татар блогы )

Язма ошаса яңалыкларны RSS, Twitter яки E-mail аша укыгыз. Язма кызык булса сылтаманы Вконтактеның статусында сылтаманы калдырыгыз -

  1. #1 by Тубэн Субашов on 30/01/2010 - 17:25

    Узган ел бу конкурса такнашкан идем эле.

  2. #2 by Исмаил on 30/01/2010 - 17:28

    мина калса, барысы да булсын. татарча белмэгэн татарларны кимсетергэ хакыбыз юк. аралышсыннар. алар татарча ойрэнеп, татарча язырлар дип ометлэнэсе килэ.

  3. #3 by Рашат on 30/01/2010 - 17:38

    Туңмай турында шәп язгансың. Мишнет ни ул?

  4. #4 by Татблоггер on 30/01/2010 - 17:51

    Исмаил, мондагы сүз урыс телле татарларны кимсетү турында түгел, бәлки киресенчә, татар сүзе белән капланып «татнет» дип атап аны урыслаштыру һәм шунда хәттә ана телен белгән татарларны да чакырып урысча сөйләштерү. Урыс теллеләрне татарча сөйләштерергә кирәк. Тормышта киресенчә – чын татарлар урысча гәпләшеп яталар. Хәттә күпме дер вакыт урысча сөйләшкәч ул кешенең чип-чи татар икәне ачыла – татарча белә икәәәәән… Ник урысча сөйләшәбез соң шул сайтларда? Урысча сөйләштергәч – админнар һәм модераторлар күбесенчә манкортлар бит. Безне алдалап татар исемен кулланмасыннар иде.

  5. #5 by Татблоггер on 30/01/2010 - 17:56

    Түбән Субаш, минем Мичәнбаш.ру сайты да шул «Звезды татнета» конкурсында/бәйгесендә катнашты, ләкин мин гаризаны оештыручыларга язмаган идем – алар үз нигезләмәләрен бозып сан артыннан куып веб-мастерлары гариза язмасалар да, татар телле сайтларны өстәделәр. Гәдәттәнчә, күбесенчә урыс сайтлары җиңде. Татар сайтлары болай гына, күз буяу өчен өстәлгән дер инде күрәсең. Анысы – Звезды татнета турында. Ә язма – Татнет турында.

  6. #6 by Татблоггер on 30/01/2010 - 17:59

    Рашат, мишнет – әллә кайчаннан ук Рахметов форумына (форум.татар.инфо) мишәр милләтчелеге сәбәпле «мишарский интернет» исеме тагылды. Андагы Рахметов, Мамяшев, Ахметыч, Илшат Кагарман кебек кешеләр Мишаристан байрагын һ.б. татарлар өчен «мөһим» нәрсәләр уйлап чыгарып утыралар.

  7. #7 by Динар on 30/01/2010 - 19:00

    монда бер ниндәй проблема йук бит, ул конкурс мәҗбүрей түгел ич ул. һәр кем шулның шикелле конкурс ойыштыра ала бит.

  8. #8 by Татблоггер on 30/01/2010 - 19:15

    Динар, сүз конкурс турында түгел, ә гөмүмән татнет турында. Ә конкурс турындагы язма менә монда – «Татнет йолдызлары» – татарныкы мы?.

    Син аны мәҗбүри түгел дисең, анысы шулай, мин үземнең сайтларымның берсен дә анда җибәрмәдем, әммә мәҗбүри булмагач та, ул урыслашкан конкурс татар интернеты өчен җаваплы булырга тиеш түгел. Урысча язышсыннар, аралашсыннар, мин урыс телле татарларга каршы түгел, әммә алар ана телен белмәүләре сәбәпле, кимчелекле димәк, үз интернетларын татар интернеты дип әйтә алмыйлар. Сергей Брин урысча белә ме? Нинди дер урыслар турында булган инглиз сайтларыннан торган интернет җәмгыятен оештырып җибәрсә, инглизчә язып/аралашып, аны руснет дип атаса, аннары шундый ук инглиз телле сайтлар җиңә торган «Руснет йолдызлары»н уйлап чыгарса бик кызык булыр идеме? Аны Татмеди…, гафу итегез, Мәскәүнең баш дәүләт медиахолдингы якласа бу көлке булмас иде. Юмористик хәл тормышка ашыр иде. Менә шулай ук Татнет йолдызлары – тормышка ашкан анекдот.

  9. #9 by Яз кызы on 30/01/2010 - 19:16

    кызыклы язма. «Фикер» клубында бу турыда сөйләшкән идек, шундагы дискуссия буталчыклары искә төште :) ))

    бер генә үтенеч: «-дер/-дыр», «-мы/-ме» кебек кисәкчәләр кушылып языла,төзәтсәгез иде :)

    ә татнет бары татар телендәге, татарча сөйләшә торган сайтлар булса, монда керүче «кеше төсле» сайтлар күп булыр идеме?..

  10. #10 by Татблоггер on 30/01/2010 - 19:46

    Яз кызы, дер-дырлар өчен гафу ит инде, бу иске татар теленең тәэсире дер инде. Стиль.

    ә татнет бары татар телендәге, татарча сөйләшә торган сайтлар булса, монда керүче «кеше төсле» сайтлар күп булыр идеме?..

    Бу мөһим түгел, чөнки сыйфат/сан тәшемчәсе турында искә төшерим әле: сан сан дип, күплек дип уйласак сайтларның сыйфаты бетә, шул ук Русияне карыйк: Көнбатыш һәм Ерак Көнчыгыш илләре белән чагыштырсак рунеттагы сайтлар әзрәк һәм артка калганрак технологияларда эшлиләр дип әйтеп була. 140 млн. кешелек Русияның иң әйбәт блогларының rss-каналларына иң күбе – 10-15 мең кеше язылган. Ә бер кечкенә Голландияда яки Сингапурда яшәгән блоггерның блогына кайвакыт 40-60 мең кеше языла? Ник? Чөнки бөтен дөнья инглизчә сөйләшә. Урыслар шөннан инглиз теленә күчәләр ме? Юк. Күчмиләр. Кайберәүләре күчсәләр дә, Русиянең үз көче бар, акчасы бар, ресурсы – урыс теле бетмәячәк. Шулай ук Сингапурда да кытай/малай телләре бетмәс.
    Аларның андый проблемнары юк. Ә без бетәбез, телебез юкка чыга. Урыслашабыз, башка милләтләргә кияүгә чыгабыз, өйләнәбез… Телебезгә/телебездә хәзер мәктәптә дә өйрәнеп/укып булмый. Бу татнетның урыслашуы халкыбызның урыслашуын күрсәтә. Бер яктан (чөнки татнет веб-мастерлары күбесенчә Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә яшиләр), икенче яктан ана телебезне онытмаган кешеләр күп әле, җитәрлек. Алар теге урыслашканнарны тыңлап хәттә «татар» сайтларында да урысча аралашырга тиеш ме? Бу бик кызганыч хәл.
    Монда бирешергә берничек тә ярамый: татар телен саклап калырга кирәк. Аны кем саклый соң? Дәүләт ме? Дәүләтнең кайчан нәрсә саклаганы бар соң аның? «Болгар» нумирларын «булса» гына инде…

    Урыс телле татнет – ул марҗага өйләнгән татар егете кебек, ул әлбәттә кеше, ул әлбәттә татар (булып кала әле, үлгәнче), аның белән аралашабыз, сөйләшәбез, әммә тыңлыйбыз мы? Аны үзебездән өстен итәбез ме? Шулай ук татнет.
    Ә кешесе… Урыслашкан татарлар – 70%, алар бар, алар өчен аерым урыс телле сайтлар ясарга кирәк, әммә бөтен татар халкын урыслашкан дип уйларга кирәкми, урыс телле сайтларын татар сайтларыннан өстен куеп чын татарларны кимсетергә кирәкми. Кирәкмәвен кирәкми, ләкин бүгенге «Звезды татнета» – шул кимсетүче инде ул. Татар президенты татар телен белмәсә ничек булыр иде микән? Ә «Звезды татнета»да менә шундый туган телен белмәгән татарлар утыра, «телебезне үстерәләр» имеш. Әфәриннәр! Жалуйтесь.ру (исме дә бит – «жалобник рунета») сайты бәйгегә кереп призлы урын алсын инде! Менә шулай «үстерәләр».
    Беләсез микән, юк микән, бер проблема бар – кеше әз керсә сайтка реклам банеры куеп булмый. Ул куелса да акча китерми. Урысча булган «татар» сайтына кеше күбрәк керә, татар сайтларында рекламыдан акча ясап бик булып чыкмый шул. Шуңа күрә бик шактый гына кеше менә шуның аркасында татар сайтларын ясамыйлар да инде. Татар телен белсәләр дә. Әммә аларны аңлап була. Ясасыннар рунет сайтларын, ләкин ул сайтларны «татар интернеты» дип кычкырып йөрмәсеннәр.

  11. #11 by Камский on 30/01/2010 - 21:30

    «Википедияда [...] урысча ясалган сайтлар – рунетка керә дигән сүз.»
    Килешәм. Моннан чыгып әйткәндә, Татнет – ул татар телендә ясалган теләсә нинди домендагы сайт. Ә татарлар турындагы башка телдәге сайтлар бары тик татар тематикасындагы башка тел, башка «нетлар» сайтлары булып кала.

  12. #12 by Татблоггер on 30/01/2010 - 21:33

    Рәхмәт брат!

  13. #13 by Яз кызы on 30/01/2010 - 23:04

    «Урыс телле татнет – ул марҗага өйләнгән татар егете кебек» – шәп әйттең!!!:)

  14. #14 by Камил Хазина Уфа on 31/01/2010 - 04:19

    ТАТНЕТ УЛ – ШЭП НЭРСЭ!
    ИНТЕРНЕТ БУГЕНГЕ КОНДЭ РУЧКА БН КЭГАЗЬ КЕБЕК КОНКУРЕШ ОЧЕН БИК КИРЭК! УСЕШ, ЯНАРЫШ ОЧЕН ТАТНЕТНЫ, ТАТАР ТЕЛЕН АЛГА АЛЫП БАРЫЙК БЕРГЭ!
    БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ!

  15. #15 by Татблоггер on 31/01/2010 - 19:40

    Рәхмәт! Дөрес Камил, интернет – бик шәп нәрсә.
    Татар халкы һәрвакыт белемле гыйлемле булган, китап бастырганнар, укыганнар… Ул китаплардагы «контентны» зыяллыларыбыз (муллаларыбыз) язган. Бүгенге көндә татар интернетка чыга, әммә ни күрә ул? Бөтен нәрсәне күрә, татар телен генә күрми. Татарга – татар интернеты кирәк.

  16. #16 by sugan on 31/01/2010 - 21:10

    Gomumen, uryscha esh, yazu, uqu, belem hemmese de tatarga qarshi aimdir.. :( ((( ufff ;(((

  17. #17 by Ибрагимыч on 01/02/2010 - 12:04

    Дорес язасын лэкин мескеу синен, белэн килешмэс.

  18. #18 by Голчачак on 01/02/2010 - 20:24

    Бер яктан караганда, интернетта урыс телендэгэ сайтлар житэрлэк. Анда татарча белмэгэн татарлар да бер-берсе белэн аралашырга момкин. Тик бик шэп бит ул матур итеп язылган татар телендэге язмаларны уку! Татнет-татарча булырга тиеш дигэн фикер килэ. Лэкин, икенче яктан караганда, куп татарлар арасында уз телен анлый, эммэ сойлэшэ, яза алмый торганнары бар. Шунын аркасында мондый нэрсэ килеп чыга да инде. Татнет урыслаша.
    «Татнет-татарларга»,-дип, уз вакытында баласына ана телен биреп бетермэгэн ата-аналарынын хатасын кабатламыйбызмы сон?..

  19. #19 by Алмазхан on 03/02/2010 - 00:47

    Татнет икэн,татарча булырга тиеш инде.Телне белмэгэннэргэ электрон тылмач куярга момкиндер бэлки.Чын урыслар очен тугел,телне белеп бетермэучелэр очен.

(никто не узнает)


Робот тугел.