Туган тел көне. Интернеттагы татарлар ана телләрен беләләрме?


Иртәгә, февраль аеның 21-е – Халыкара Туган тел көне. Интернетта утырган татарлар туган телләрен беләләр микән дип сорасагыз, бер ыстатистик нәрсә күрсәти инде. Бу блог – татар сайты буларак, монда кергән кешеләрне анализлап карыйк әле.

Мәсәлән, күптән түгел генә әле Твиттердагы 100 татар турында язган идем. Шул көнне блогка 76 кеше кергән. Шуларны карап һәм анализлап чыгыйк әле:

Керүчеләр саны

38 кеше Кантакыттан (Вконтакте.ру) – 21 кеше 1 бит укып чыгып киткәннәр, калган 17 кешесе барысына 37 бит (2,17-шәр бит) укыганнар;

10 кеше иң популяр татар форумыннан (Бөтендөнья татар форумы tatarlar.ru) – 6 кеше 1 битне, 4 кеше һәрбересе 2,3 бит укыганнар;

6 кеше Твиттердан – 5-се 1 бит, 1 кеше 2 бит укыган;

5 кеше Мишнеттан (Рахметов форумы – forum.tatar.info) – 2 кеше 1 бит, 3 кеше 2-шәр бит укыганнар;

4 кеше Белем форумыннан (belem.ru) – 2 кеше 1 бит, 2 кеше 5-шәр бит укыганнар;

3 кеше Балтач форумныннан (baltasi.ru) – 1 кеше 1 бит, 2 кеше 16-шар бит укыганнар;

3 кеше Facebook-тан – 3 кеше 1 бит укыган;

2 кеше Мәскәү студентлары форумыннан (mtss.ru) – 1 кеше 1 бит, 1 кеше 3 бит укыган;

2 кеше Татформнан (tatforum.info) – 2 кеше 1-шәр бит укыганнар;

2- Google-дан. 2се дә 2шәр бит караганнар;

1 кеше – ЖЖдан (LiveJournal.com-ның татар комьюнитисыннан) – 2 бит.

Трафик – Татарстан-Русия – …?

Твиттерда 100 татар турында 19-нче гыйнвар көнне язылды, әммә сблогка кергән кешеләр җәгърәфиясен блогның беренче көненнән үк алып карыйк әле:

Сайтка керүчеләр буенча:

1. Татарстан                      – 42%

2. Русия                               – 37%

3. Украина                         – 3,8%

4. АКШ                                – 3,6%

5. Башкортостан           – 3,5%

6. Төркия                           – 1,6%

7. Алмания                       – 1,5%

8. Казакстан                    – 1%

9. Беларусь                      – 1%

10. Удмуртия                    – 0,5%

11. Мари Иле                     – 0.5%

12. Чувашстан                  – 0,5%

…. һ.б. илләр.

Русия буенча (аның 37%-ын – 100% дип алсак):

1. Самар өлкәсе              – 31%

2. Мәскәү                           -30%

3. Петербург                   – 5%

4-7. Ульян, Төмән, Чиләбе, Свердлов өлкәләре  – 2,4%

8-9. Омски, Волгоград өлкәсе       – 1,5%

10-17. Ырынбур, Пенза, Саратов, Киров, Тула, Белгород, Архангельски өлкәләре, Ханты-Манси тирәсе – 1%

18-19. Нижгар, Рязань                       – 0,5%.


Димәк, иң күп кеше блогка Татарстаннан керә.


Язма ошаса яңалыкларны RSS, Twitter яки E-mail аша укыгыз. Язма кызык булса сылтаманы Вконтактеның статусында сылтаманы калдырыгыз -

  1. #1 by Мин on 10/02/2010 - 12:20

    «Иртәгә, февраль аеның 21-е…» дигэнне укып,куркуга калдым)) Эшлэнеп бетмэгэн эшлэр куп бит эле…

  2. #2 by Татблоггер on 11/02/2010 - 20:12

    ха ха ха! )) Хатамны үзгәртмичә калдырыйм әле. Язманы башта 20-се бастырасы килгән иде, аннары «Ииии… хәзер үк бастырыйм индееее » дип уйладым дә бастырып куйдым… ))

(никто не узнает)


Робот тугел.