Facebook-ның чатында сөләшә идек, хәзер Вконтакте да «Тиз хәбәрләшү» («Быстрый саапчинҗеләр») сервисын ачып җибәрде. Facebook исә тик тормый, берничә кеше аралаша ала торган Jabber-конференциясе чыкты.
Google аена бер яңа сервис чыгармаса ул гугыл булмасдыр инде. Бу айда ул Google Buzz сервисын булдырды – Твиттер кебек статус яңартыла торган аралашу сервисы. Әлегә бер кимчелеге бар – хәбәр саен е-мейлга хат килә тора. Google-да дусларыгыз күп булса һәм шулар белән тыгыз аралашсагыз Е-мейлыгыз чүпкә кебек Buzz-дан килгән хатларга күмелер. Шуңа күрә мин аны кулланмыйм әле. Киләчәктә Google ширкәте Google OS операцион системасын ясап бетерер, «Болыт технологиялары» өстендә дә шул ук Гугыл ширкәте эшли. Татарстан Республикасында «Электрон правительство»сы эшли башлады. Түрәләребез бер-ике ай элек (бәлкем бер ай да булмагандыр әле )) ) Казанда Русиядән килгән Google вәкилләре белән күреште – Татарстаныбызга «Болыт технологиялары» килә.
«Болыт технологиясы» – ни ул? Болыт технологиялары – интернет челтәре б-н тоташкан санакларда эшләгән кешеләрнең виртуал технологиялары – виртуал диск (инглизча Hard Disc), виртуал десктоп (урысча – «рабочий стол»), виртуал софт, виртуал документлар… Үзегезгә кыймәт компьютер дә кирәкми, кызу интернетка тоташу мөһим. Өйдән чыгасых мы, эштән яки куналардан мы, бер үк дискыгызга, аккаунтыгызга эләгәсез. Шулай итеп дөньяның бөтен почмакларыннан да үз документларыгызны, яраткан җырларыгызны яки видеофильмнарыгызны ачып булыр. Ләкин… «Болыт технологияларының» бер кимчелеге бар – приватлык, чөнки сер сүзегез кешенең кулына эләгә. Документларыгыз… Шуңа күрә «Болыт технологиялары» күбесенчә корпоратив оешмаларга кирәк булып кала, мәгълүмәт ширкәт серверларында сакланыр мы микә яки гугл дата-центрларында мы – белмим…
Менә шул Гугыл сервислары бөтенесе дә зуууур гына «болытта» кулланыр дип көтелә һәм Google Buzz исемле яңа тренд (еш әйтелә торган яңа нәрсә) шул болытта Твиттер функцияларын үтәр дип уйларга кирәк. Ә хәзер… хәзер, ул кирәкми булып калсын әле.
Twitter сервисы «twi» (чыпчыклар сайравы, чер-чер килү) сүзеннән алынган булса, Buzz сүзе «быжылдау»ны аңлата. Төрки (болгар/татар) теленә аның турында «Базар» дип тә әйтеп була.
Google Buzz Твиттерның һәм Facebookның статус функцияләренә охшаш бер сервис, конкурент димәк. Фейсбук/Facebook үз вакытында Твиттерның концепциясен аңлап алды да шундый ук статус фурмысын ясап куйды, әммә Фейсбукта видео, рәсемнәр һәм аудио куеп була. Хәзер исә Фейсбук е-мейл сервисын ясап ята. (Бу сылтама – «Партнерские программы« исемле блог). Бервакыт Facebookка конкуренцияне оттырган MySpace е-мейл ясыйбыз дип кычкырып ятканнар иде, бүген Фейсбук Твиттер кебек статусын да булдырды, Гугыл е-мейлы кебек электрон почта сервисын өстендә эшли. MySpace – йоклаган тавык ролендә калды, ә Google, Facebook һәм Twitter сервислары чәчәк ата.
Шул…
Браузер.. Браузерлар турында әйткәндә Mozilla яңа Firefox 3.5.7 alpha1 браузерның альфа-релизын чыгарды(альфа – яңа эшләнеп бетмәгән продукт): өчен. Альфа-бета төрләре белән кулласы килмәсә – Mozilla Firefox 3.6
Opera ширкәте браузерын чыгарды. Бета-версиясы кирәкмәсә – .
Үзем мин сезгә Mozilla Firefox һәм Google Chrome браузерларын тәкъдим итәм. Беренчесендә күп плагиннар куеп була. Аның турында – алгы язмаларда.
İsən sau bulığız, Tatar bloggerı.
Язма ошаса яңалыкларны RSS, Twitter яки E-mail аша укыгыз. Язма кызык булса сылтаманы Вконтактеның статусында сылтаманы калдырыгыз -
#1 by Илдар on 14/02/2010 - 21:54
Мин Opera белән эшлим.
һәм Chrome’га да куп плагиннар чыкты.