Исәнмесез дуслар, Түбән Кама һәм Әлмәт якларына барып кайтым, шуңа күрә озак язмаган идем… Бу ике атна яңалыкларга бай булды:
Google ширкәте Яндекс.маркет уңышларына түза алмыйча үзенең «Покупки» исемле сервисын булдырды: мисал.
ivi.ru доменында менә дигән бушлай видео-сервисы ачылды. Киләчәктә әхәмият читил киноларына бирелер дип әйттеләр.
«Ру-Центр» (nic.ru) доменнар регистраторы Torrents.ru сайтын япты – пират әфәнделәр, тик утырыгыз…
Facebook-та бер әмрикән егете кыз фотосын куеп, иратлар б-н таныша башлый, шәрә фотоларын җибәрүләрен сорый, теге ахмаклар инде шәрә фотоларын җибәрә башлыйдар. Бер вакыт бу кадыр да тегеләрне шантажлый башлый. Ни булып бетте дисезме? Алып киттеләәәәәр егетне, алып киттеләәәәәр… Шуңа күрә, иҗтимагый челтәрләрдә (социал челтәрләрдә) сак булыгыз.
Сездә кызу интернет бармы? Әллә юк мәллә? һәрбер татар авылында Триколор антеналары бар бугай. Триколор-ТВ спутник телевидение ширкәте еланы 600 сумлык «Оптимум» тарифлы кешеләргә 2010-нче ел буена бушлай интернет бүләк итә – «Web-Бесплатный» тарифы. Сүз Eutelsat W4 һәм Eutelsat W7 спутникларының сигналларын тоткан җир турында, ә алар Калининградтан алып Төмәнгә кадәр «күренә». Аның өчен модем сатып алырга кирәк, ә спутникка сигналны җибәреп булмау сәбәпле Триколор серверына сигнал җибәрер өчен гади GPRS-модем кирәк булыр – анысы бушлай булмасдыр инде, киткән трафик мобил элемтә операторлар бәйсе буенча хисапланыр, ләкин ул (киткән трафик) гәдәттәнчә күп булмый, бөтен трафикның 90% өлешен килгән трафик тәшкил итә.
Yahoo эзләү сервисы Twitter-да булган твитларны күрсәтә башлады.
Googleның эзләү нәтиҗәсендә Facebookтагы үзгәрешләр куренер дип көтелә (кантакыт б-н чагыштырганда Facebook ачык иҗт.челтәр).
Twitter. twitter һәм тагын бер мәртәбә twitter турында - Твиттердагы маркетинг.
IQcomp.ru сайтына керми калмагыз – анда күп кенә санак/компьютер программаларына видео аша өйрәнеп була.
Шул… Укыгыз.
P.S. Если вы хотите наблюдать за курсом валют, то мониторинг обменных пунктов вам подойдет как раз.
Язма ошаса яңалыкларны RSS, Twitter яки E-mail аша укыгыз. Язма кызык булса сылтаманы Вконтактеның статусында сылтаманы калдырыгыз -
#1 by Ибрагимыч on 27/02/2010 - 20:51
Безнен авылыбызда триколор антеналары бар, интернет – «Летай» тора. Телефон кермэгэн ойлэргэ бик унайлы эйбер.
#2 by Татблоггер on 03/03/2010 - 00:23
Менә бер елдан соң гына ничә сум торыр микән бу Триколор интернеты? Кыйбат булмас дип өметләнәм.