Rubin Kazan – FC Wolfsburg: Ә сез барасызмы?


Тәәәәк… Бүген (мартның 11-е) башкалабызның Үзәк стадионында Рубин б-н Волфсбург (бүреләр шәһәре) уйный. Мин дә барам, Аллаһыбирса (боерса) -

«Төньяк 5″!

Менә шул.

Волфсбургның нинди клуб икәнен белмәсәгез – Алмания чемпионы. Алманнар яраткан уен схемасы: 4-3-1-2 (4 сакчы, 3 урта уенчы, 1 арткы һөҗүмче һәм 2 һөҗүмче):

Капкачы: 35.Хитц.

Сакчылар (уңнан сулга): 19.Пекарик, 17.Мадлунг, 43.Бардзальи, 4.Шефер.

Урта уенчылар (хавбеклар): 20.Ритер, 7.Жосуэ, 24.Дежага.

Арткы һөҗүмче (форвард): 10.Мисимович.

Һөҗүмче (форвардлар): 9.Джеко, 23.Графите.

Волфсбург турында ни әйтеп була? Бик хәтәр һәм актив төркем. 4-3-1-2 схемасы һөҗүм иткәндә 4-1-3-2 схемасына әверелә. Уң һәм сул урта-уенчылар алга чыгалар, 7-нче номер Жосуэ арткы хавбек артта калып тора.

Капкачы (бүре оясын саклаучы кемсә)

Хитц, Митц, Щитц, Фитц, Фриц… :) Хитц исемле капкачылары капканың үзендә әйбәт тора, әммә кайвакыт капка тирәсенә чыкканда ялгыша башлый. Безнекеләргә моны истә тотырга кирәк. Капка тирәсенә каты итеп типкәндә теге нимеч нәрсә туксантугызлана башласа, Бухарадан һәм Кара дингездән килгән уенчыларыбыз бер-икене кертеп куйсалар шәп булыр иде, име???

Сакчылар

Уң һәм сул сакчылар (Пекарик, Шефер) алга барырга яратучан, аларны Дежага (номеры 24) һәм Хосебе (номеры 13) алмаштырырг мөмкин. Уртадагы сакчыларның икесе – Бардцальи һәм Шимунек хәстә, авырып ята димәк. Бу бик әйбәт хәбәр. Шуңа күрә уң яктагы хавбек Ритер (номеры 20) урта сакчы булып торырга мөмкин.

Медиано / Хавбеклар

Уртадагы уенчыларның барысы да менә дигән футболчылар, атакаларын әйтеп киттем инде, без уртадан һөҗүм итсәк, Жосуэга каршы уйнарга туры килер, кырыйлардан һөҗүм итсәк – хавбекларның кырыйдагысы һәм сул я уң сакчы белән «күрешергә» туры килер. Шунда янә шул ук Жосуэ килеп чыгыр…

Атаканте

Форвардларына карасак монда бик хәтәр генә Мисинович, Джеку һәм Графите исемле уенчылар бар. Алар прессингны бик яраталар икән… Әзерләник. Волфсбургның соңгы 3 уенында 9 тупның 6-сы шул Графите-Джеку дуэтына туры килә.

Фланг сакчылары бик актив булгач контратакада уйнарга күнеккән Волфсбург белән сак булырга кирәк. Тупны алулары була – озыыыыын пас белән штраф зонасының уң яки сул ягындагы форвардларны «эзли» башлыйлар. Пасны арткы хавбектан көтергә кирәк (Жосуэ) яки уң якта уйнаган Ритердан. Ритер үзәк сакчы булып уйнарга да мөмкин, шулай итеп капкачы тупны кулына алуы була, шул Ритерга пас биреп тегесе озын пас белән форвардларга пас бирергә мөмкин. Хәтәр!

1975-тә Динамо Киев Бавария Мюнхен б-н уйнаганда алманнарныд уен схемасы артта уйнаган Беккенбауэр аша барды: капкачы Беккенбауэрга, тегесе карый карый атаканы әзерли башлый. СССРның иң атаклы тренеры Лобановский ул вакытның иң көчле уенчысына Блохинга Беккенбауэр янында булырга куша. Матч буе Блохин Беккенбауэр яныннан китми, капкачы тупны алгач, аны тиз генә Беккенбауэрга паслый алмыйча алга тибә, Bayern Munchen төркеменең бөтен уены шулай итеп җимерелә башлый, чөнки гәдәти паслар үтми, башкачарак уйнарга мәҗбүр булалар. Беккенбауэр пасны алса да, әкрен әкрен атаканы башлый алмый, алдагы Бавария футболчыларын карап алмавы сәбәпле (Блохин аңа вакыт та, мөмкинчелек тә бирми бит ;) ) пасларның күбесе Динамо Киев уенчыларына эләгә. Динамо Киев боларны манчый… Менә шул. Арттагы сакчыларның паслый торганына прессинглап торырга кирәк димәк.

Мисимовичның штраф тибүләре бик хәтәр диләр.Футбол аланының бер җирендә күпчелек ясыйсылары килсә Жосуэ һәм Мисимович шунда ук килеп тә җитәләр.

Авыр матч булыр бу егетләр.

Татар блоггеры

P.S. Рекомедую сайт по недвижимости в Екатеринбурге – www.realtyekaterinburg.ru. Выбери себе недвижимость в Екатеринбурге или его окрестностях.

Язма ошаса яңалыкларны RSS, Twitter яки E-mail аша укыгыз. Язма кызык булса сылтаманы Вконтактеның статусында сылтаманы калдырыгыз -

  1. #1 by Favik on 22/03/2010 - 10:06

    Первый татарский блог, который я вижу в интернете!))) Хотя, приятно видеть своих в сети, нужно будет с друзьями ссылкой поделиться. Действительно, для меня это открытие, пишете на татарском языке. Супер!!!

  2. #2 by Татблоггер on 27/03/2010 - 22:35

    Рәхмәт Favik!

  3. #3 by Favik on 28/03/2010 - 17:46

    Татблоггер, За что спасибо?)) Это тебе за труд великий! Кстати, вам сколько лет?

  4. #4 by Татблоггер on 28/03/2010 - 23:30

    Да какая разница? Был бы рад «зафрендиться» Вконтактах или тви.

  5. #5 by Favik on 29/03/2010 - 10:39

    В твиттере уже есть!)А просто хотел узнать, какого человек возраста, что бы иметь хотя бы малейшее представление о человеке, блог которого я читаю!

(никто не узнает)


Робот тугел.