Универсиада объектларына исем бирик


Бу язманы твиттердан башлап җибәрим әле:  Гамил Нур исемле татар журналисты хәзер твиттерда да бар! Менә монда – @GamilNur

Gamilnur-SuperTamada

Бер көнне твиттердагы “Татар яңалыкларында” Казан мэриясе Универсиаданың яңа объектларына исем бирергә чакырган дип укыган идем. Татар блогында да язырга булдым. Объектларның исемлеге китерелә:

Спортивный комплекс Казанской государственной архитектурно-строительной академии, ул. Зеленая (волейбол, тренировочный зал). ТӨЗҮЧЕ яки МИМАР исемен биреп буладыр.

Спортивный тренировочный комплекс Казанского государственного технологического университета, ул. Джаудата Файзи (баскетбол, соревновательная арена) – ДӘРТЛЕ.

Универсальный спортивный комплекс с игровым залом и плавательным бассейном, ул. Бондаренко (баскетбол, тренировочный зал) – КӨЧЛЕ, КУӘТ…

Универсальный спортивный комплекс с игровым залом, ул. Олега Кошевого (баскетбол, тренировочный зал) – ОЧУЧЫ, Авиатөзелеш районында буларак бу бинага АНСАТ яки АКТАЙ вертолет исемнәрен биреп була.

Спортивный комплекс Татарского государственного гуманитарно-педагогического университета, ул. Московская (тяжелая атлетика, главная арена) – Казан патшалыгы вакытында яшәгән һәм илбасарларга каршы сугышып шаһит киткән ЧУРА БАТЫР исемен бирер идем

Крытый плавательный бассейн, ул. Кул Гали (плавание, тренировочный бассейн) – бәлкем Сувар, Биләр, Алабуга…

Крытый плавательный бассейн Казанского государственного технического университета им. А.Н. Туполева, ул. Чистопольская (водное поло (мужчины), главная соревновательная арена) – СУ АТАСЫ :) , әзрәк җитдирәк карасак – ЧИСТАЙ, ЧИСТАСУ :) , ЧИСТА, Казан елгасыннан ерак булмау сәбәпле – КАЗАНСУ.

Спортивный комплекс Казанского государственного университета, ул. Кулагина (волейбол, соревновательная арена) – …

Казаныбыз – нурлы башкалабыз, ул уникаль булырга тиештер, шуңа күрә бу биналарга татар исемнәрен бирсәләр бу объектларның аналоглары бер шәһәрдә дә булмастыр, чөнки Русиянең һәрбер шәһәрендәге Мәдәният йортларының, стадионнарының һ.б. шундый биналарының исемнәре бер берсен кабатлый, шул ук исемнәр йөртә. Металлист, сталевар, тяжеловик… 116.ру сайтына кергще идем, хәттә анда да шул биналарга гади урыс исемнәрен кушырга кирәк дип яталар, әдәм көлкесе. Уникаль булырга кирәк, без уникаль халык, шәһәребез дә уникаль, тарихыбыз, телебез… ОбъекЫтларыбыз да уникаль исем йөртсәләр начар булмас иде…

Бу объектларга татар районнарының, шәһәр яки тарихи урыннарыбызның исемнәрен дә биреп була, мәсәлән Болгар, Болгар-Җәдид (Казан), Сувар, Биләр, Кашан, Алабуга, Кукмара, Арча, Кышкар, Саба, Балтач, Норлат, Әлмәт, Азнакай… Бассейн йөзү комплексына бәлкем татарлар яшәгән Башкортостанның Бакалы районының исемен бирергә? ;)

Хушыгыз, Татар блоггеры.

Ахырда: краннар астында авыз ачып йөрмәгез (Аллаһ сакласын):

Язма ошаса яңалыкларны RSS, Twitter яки E-mail аша укыгыз. Язма кызык булса сылтаманы Вконтактеның статусында сылтаманы калдырыгыз -

  1. #1 by Мин on 30/03/2010 - 10:37

    Килешэм, “гади урыс исемнәре” урынына үзебезнен матур яңгырашлы сүзләр белән атасак бик отышлы булыр иде.
    p.s.Азнакайны да онытмаган соң әле;)

  2. #2 by Татблоггер on 01/04/2010 - 10:57

    Рәхмәт! Азнакайны һич тә онытып булмый. ))

  3. #3 by Kerpe Rahatluku on 01/04/2010 - 19:12

    туктале

    “Универсальный спортивный комплекс с игровым залом и плавательным бассейном, ул. Бондаренко (баскетбол, тренировочный зал) – КӨЧЛЕ, КУӘТ…”

    бу ВАТАН түгелме?

  4. #4 by Татблоггер on 04/04/2010 - 00:32

    Гм гм… :( Кем белсен аны? Мәгълүмәтне тикшерергә кирәк икән.

(никто не узнает)


Робот тугел.