Latvieši + tatāri = draudzība! Татарлар Латвияга бара!


Татарлар Латвияга бара!

Латвия татарлары (татары Латвии) турында аннары әйтеп китермен, башта бер яңалык: Youtube үз интерфейсын яңартты – башта бик тә нидәбүлный булган идем (гәдәти хәл, кызмыйча булмыйдыр), аннары үкси үкси җылагач тынычланып (кызлар юата беләләр икән) әкрен әкрен карый башладым мин бу интерфейсны. Беренче ролигым Латвия турында булды. Шуның турында роликны карау дәвам иттем дә инде:

Рига мэриясы Прагада чыккан өр-яңа (былтыр гынаәле Прагада йөри башлаган) Škoda 15T трамваен сатып алганнар ди, Ригадагы трамвайларны шулар алмаштырыр димәк:

Менә алар:

Рига дигәндәй, безнекеләр бит апрель ахырында музыкаль фестивальга Ригага баралар. Барасыгыз килсә +79872966029 телефоны буенча шалтыратыгыз:

14000 = юл+виза+отель+иртәнге аш.

Остенлек: татарча белүчеләргә, татар музыкасын яратучыларга.
30 апрель – 7 май (юл кергән).

Нәрсә дип язалар:

«30 апрельда кич Казаннан чыгып китәбез, Алла боерса.
1 сеннән 2сенә каршы төндә Ригада булабыз.

2 майда Ригада Alqanat,Mubai һәм Латвия һәм башка илләрдән килгән музыкантлар катнашында tatar fest. Аннан соң барыбыз бергә төнге Рига буйлап йөрергә чыгып китәбез! Төнге Риганы күргән кеше аңа мәңгегә гашыйк була дип сөйлиләр.

3, 4 май – Рига буйлап йөрибез, татарлар белән аралашабыз, яшьләр бер-берсе белән таныша, кавыша дигәндәй…. Финляндиядан кимен куймассыз, 3 төн эчендә 4 клубта булу – безнекеләр генә булдыра торган әйбер:)))

5 май – көндез күчтиләр, сувенирлар алабыз, кызлар гәрәбәдән эшләнгән муенса, алкалар ала :) , юлга ашарга алабыз, милләттәшләребез белән саубллашабыз һәм төнлә – юлга.

7 май иртән – Казанда.

Путевка бәясе – 14 мең. Бу бәягә юл, виза, отельдә яшәү һәм иртәнге аш (завтрак) кергән.

Юл я автобус белән, я поезд белән (бәяләрне белгәч, язармын).
Яшәү нәкъ шәһәр үзәгендә, иң матур урында булачак.

45 кешелек торкем туплана. 15 урын калды! АШЫГЫГЫЗ! Дусларыгызны чакырыгыз.

Латвияның башкаласы Рига – Европанын ин матур шэхэрлэренен берсе. Риганын тарихы бик кызыклы. Ригада хэр бина – тарихнын узе дилэр. Хэм Рига – яшьлэр шэхэре. Ин яхшы клублар, кунел ачу момкинлеклэре – Ригада. Кыскасы, Риганы курергэ кирэк!
Ригад татарлар шактый хэм алар актив. Ригада буласы очрашуга Эстония, Литва, Швеция хэм Финляндиядэн дэ татар егетлэре-кызлары килэчэк. Жанлы концерт олеше Рига узэгендэ урнашкан татар мэхэллэсе территориясендэ утэчэк. Яшэу дэ узэктэ булачак.

ИГЪТИБАР! СОРАУЛАРЫГЫЗ БУЛСА МИНА ШАЛТРАТА аласыз! 89872966029.
Языгыз: http://vkontakte.ru/id27519263
(барабыз дип подтверждать итегез, чонки урыннар бик аз калды, ди Алсу! Былтыргы кебек упкэлэп йорешле булмасын, ди!)
Төп оештыручы: Җимеш!!!»

Менә шул. Вакытыгыз булса, студент булсагыз яки бер атналык отпуск ял алыгыз да барып кайтыгыз. Мин барыр идем :)

Ригага барганчы кибеткә кереп аның турында бер гид (урысчасы путеводитель) сатып алыгыз. Мин дә бер-ике ролик күрсәтим инде:

һәм:

Ха ха! Менә бу кызык ролик!

Һәм латвия телендә хет бер 10 сүз өйрәнегез инде дуслар! Татарга толмач кирәкми дип эзрәгә әйтмәгәннәр бит инде ;)

Paldies, uz redzēšanos!

Татар блоггеры

P.S. Моны укымагыз: ә укысагыз бернәрсә дә булмас (irr.ru/magr). В XXI веке мир переживает новый технологический прогресс. Но нас интересует – бесконечен ли технологический прогресс?

Язма ошаса яңалыкларны RSS, Twitter яки E-mail аша укыгыз. Язма кызык булса сылтаманы Вконтактеның статусында сылтаманы калдырыгыз -

  1. #1 by Sugan on 06/04/2010 - 05:39

    Estegana :) ))))))))) Bigrek olger sin :) ))))))))

  2. #2 by Ufadan on 11/04/2010 - 19:45

    Ә мин күптән түгел Латвиядән, нурлы РИГАдан кайттым. Бик матур ил! Һәм мин күп итеп латыш телендә сөйләштем. Иң гаҗәбе барлык язмаларның бер ЛАТЫШ телендә булуы һәм Рига халкының 60%-ының урыстелле булуы! Мин 26-катлы Reval Hotel Latvija кунакханәсендә яшәдем, Рига мәчетендә (Rigas mošeja) булдым(Brīvibas iela) һәм таныш Татарлар белән аралашатым, Maskavas forštate районында.
    Барысы да кызык, барысы да әйбәт. Латышларга Labdien(Хәерле көн!) яки Labi (Сәлам) дисәң, һушлары китә. Paldies (рәхмәт) сүзен дә әйтергә онытмагыз!

  3. #3 by Татблоггер on 16/04/2010 - 09:07

    Respect! +1000. Ufadan efendi, сездән бер зур гына аерым отзыв көтеп калабыз. Фотосүрәтләр төшердегезме соң?

  4. #4 by Ufadan on 17/04/2010 - 17:01

    SLM! Әйе, фотосурәтләрем дә бихисап. Син үзең барасыңмы, юкмы? Рәсемнәрне бу блогта урнаштырып буламы, ничек алайса?
    Минем э-почтама хәбәр итче!
    Ригада бер кафега кереп утырдык, бөтен язмалары милли телендә. Кассага урыс кеше килеп урысча эндәште, кассачы кыз аңа урысча бөтенесен аңлатып бирде, урысча аралаштылар. Шуннан кассага мәктәп яшьтәге ике кызыкай килеп латышча сорый башладылар-кассачы алар белән латышча аралашты. Мин латышча бәрәңге-фри, кола һәм салат сорап алдым. Кассачы урыс исемле кыз икән. Телевизион панельдә урыс музыка каналы яңгырый. Проблем юк.
    Их, нишләп Казанда татар балалары да шулай, курыкмыйча, һәр урында татарча сөйләшә алмый!!! 15 ел эчендә латышча белмәгән урысларны ничек тәртипкә китерделәр, ичмасам!!!
    45% татар булган Казанда татарча аралашып булмаганда 40%латыш булган Ригада латышча аралышып була. Бәйсезлек моны нинди әйбер икәнен шунда яхшы аңладым.

  5. #5 by Ufadan on 17/04/2010 - 17:01

    Фотоларны урнаштырып буламы блогыңа?

  6. #6 by Ufadan on 17/04/2010 - 17:04

    Кызганыч, Уфада татарча/башкортча шул ук бәрәңге-фри, кола белән салат алып булмый.

  7. #7 by Татблоггер on 29/04/2010 - 09:04

    Әлбәттә була!

  8. #8 by Татблоггер on 29/04/2010 - 09:34

    Әлбәттә, бәйсезлек ул яхшы нәрсә дә бит, әммә ләкин алар СССР чорында ук үзләренчә сөйләштеләр һәм үзләренең мәдәниятләрен вә телләрен югалтмадылар, сакладылар. Киләчәктә бу Совдептан качырга мөмкинлек барыбер туыр әле дип ышандылар, һәм шул мөмкинлек тугач (80-нче еллар ахыры) тиз генә сыздылар, Мәскәү чылбырыннан ычкындылар.

    Хәзерге Русияһ (Тукайны искә алып :) ) кире СССР вакытына кайта башлады, һәм Прибалтиканың (Latvia / Eesti / Lietuva) алар инде «тегендә» дип һәм хет алар ичмасам коллыктан качтылар дип алар өчен шатланабыз.

    Бәйсезлек… Бәйсезлек ул бик тә шәп нәрсә әммә вә ләкин аны алу бик шәп түгел. Курляндия герцоглыгы беркайчан да безнең хәләтебезгә дучар булмады – аларны «Чукыныгыз!» дип суймадылар, яндырмадылар, Ватаннарыннан кумадылар… Ә без – кем? Без – Русияһның башланып киткән җире, хәттә баш пот-сүрәтләре дә «Казански ана» дип атала, Мәскәүнең кызыл мәйданында торган Бәчили Блашений кәнисәсен дә Казанны алгач Кол-Шәриф мәчетенә охшатып ясаганнар, имеш башкала Мәскәүгә күчте дип. Полония вә Литва гәскәре Мәскәүне басып алгач та, урысның партизаннары иң әүвәл кайсы шәһәрдән чыгып китәләр? Казаннан әлбәттә. Болгар иле, Идел-Урал, Казан – Русияһнең үзәге, Болгар иленнән тыш аларның империялары җимереләчәк, шуңа күрә алар безне урыслаштыралар да инде, сез болгар түгел, сез килмешәк татарлар, кыпчаклар, нугайлар дип, имеш…
    Ул бәйсезлек турында бик уйларга кирәкмәстер, үзебезне чын татар я болгар итеп тотырга кирәк, телебезне, мәдәниятебезне һәм иң мөһим – динебезне сакларга кирәк, киләчәктә Аллаһы тәгалә безләргә Үзе боерса кечтеки генә бер бүләк бирер әле: ул сәяси бәйсезлекне Әмрикә һәм Чин безгә бирмәсәләр үзебез ала алмыйбыз.
    Шуңа күрә сәяси бәясезлек турында уйлаган да юк – рухи бәйсезлек турында уйларга кирәк – дини, тел һәм мәдәни бәйсезлек турында. Латвия шул юлны СССР вакытында үткән инде, безнең бабаларыбыз да бишь гасыр шул юлдан ук баралар. Барып җитербез әле бервакыт, Аллаһыбоерса.

  9. #9 by Ufadan on 26/06/2010 - 14:06

    Юк, бер дә дөрес түгел «сәяси бәйсезлек турында уйламау». Чөнки сәяси бәйсезлек булмаган очракта, рухи бәйсезлек тә, тел бәйсезлеге дә, мәдәният бәйсезлеге дә була алмый. Татар теле әлифбасына, имласына урысларның ничек актив кысылганың күрдек бит. Алар безгә әлифба, имла бирә, алар тартып ала, алар безгә Татар телендә язарга мөмкинлек бир, алар да тыя, алар безгә Ислам тотарга форсат бирә, алар да динне юк итәләр.
    Безнең язмышыбыз – тулаем аларның, урысларның ихтыяранда, кулларында, теләгендә. Телиләр – бирәләр, телиләр – тартып алалар.
    500 ел буе шул халәттә гомер кичерәбез дә. Бер патша мәчетләрне яндыра, икенчесе төзәргә рөхсәт итә, өченчесе тагын бетерә….
    Сәяси бәйсезлек, суверенитет, хакимиятнең үз кулында булу, үз язмышын үз хәл итү – алар булмаса бернинди башка бәйсезлекләр МӨМКИН ТҮГЕЛ.
    Шуңа күрә, ФӘКАТЬ ДӘҮЛӘТ БӘЙСЕЗЛЕГЕ, ФӘКАТЬ ТАТАР БӘЙСЕЗЛЕГЕ. Башкасы булмый аның.

(никто не узнает)


Робот тугел.