Әллә кайчан язмаганыма үпкәләп киткәнсездер инде
, әммә бу язмавым ике сәбәп аркасында булды – Татар сайты Фикер.ру сайтының альфа-версиясен ясап Дөнья Чемпионатын карадым, аннары, техник авырлыклар да очрады… Шуңа күрә сезне Мортаза Рахимовның китүе б-н тәбриклисем килә: нугай башкортларын икенче планда калдырып татар-башкортларны чыгарырга иде. Ярар… Сәясәттән дә пычрак нәрсә юктыр бу дөньяда
Ярар. Ти генә бер ике сүз әйтеп үтим инде:

.РФ-доменында 14 мең домен теркәлгән һәм шуларны күбесенчә яңгардан соң калкып чыккан СМИлар теркиләр (.рф доменны әлегә ТМ һәм СМИларга теркәргә генә ярый. Бәйсе хәзергә 1000 сумнан әзрәк кенә артык).
Facebookта кесә телефоннардан утыра торган кешеләр саны 150 миллион тәшкил итә: 2010-нең апрель аенда 100 миллион була иде, 3 айда бу сан 50% арткан димәк. Мобил кулланучылар саны бар җирдә арта. Телефоннарга Opera Mini браузерын тыгалар, очсыз смартфоннар чыга, аларда Windows Mobile 6.5, Symbian OS, Android OS 1.5, 1.6, 1.7, 2.1, 2.2 (Froyo), iO/S (iPhone)… Быел чыккан iPad мобил интернетны тагын да үстерде.МТС һәм Билайн мобил операторлар интернет кулланучыларны Facebookка бушлай кертә, шуның өчен 0.Facebook.com сахияәсе бар булды.
Бу сан тиздән мондый, гади интернетны куып җитәр дип көтелә.
Chatroulette сервисында фильтырлар пәйдә булды – аралашырга теләгән кешеләрне ил буенча һәм шөгел яки хобби буенча бүлеп була.
Google беркемгә дә әйтмичә социаль челтәрләр өчен FarmVille уены өчен аерым сайт ясарга уйлый. Күптән түгел ул бу юнәлештә Zynga исемле электрон уеннар ширкәтенә 200 млн. доллар түләгән диләр.
Татар блоггеры.
Язма ошаса яңалыкларны RSS, Twitter яки E-mail аша укыгыз. Язма кызык булса сылтаманы Вконтактеның статусында сылтаманы калдырыгыз -
#1 by Garaev on 16/07/2010 - 17:15
Оооу, кайтуыгыз белэн котлыйм!)