Вконтакте (2-нче бүлек – чын татар группаларының рейтингы)
Posted by Татблоггер in Кантакыт on 29/04/2010
Ике ай элек Вконтакте (1-нче бүлек – татар группаларының рейтингы) язманы бастырган идем. Әммә анда чын татар группалары бик күп түгел иде. Чөнки бик шактый гына кеше чын татар группаларын эзли, татарча аралашасы киләдер инде әлбәттә. Шул сәбәптән чыгып чын татар группаларының рейтингын бастырырга булдым.
Башта теге 1-нче бүлектәге группаларының кулланучылары турында әйтеп китергә кирәк. Аларда күбесенчә урысча аралашырга туры килә, чөнки алардагы халык безнеңчә бик белмиләр. Ул урыслашкан группаларда халык тарих, җанисәп, катнаш никаһ белән кызыксына, чөнки алар урыслар арасында яшәвләре сәбәпле бу мәсәләләр аларны нык кызынсындыра. Татарча белмиләр, динне дә белмиләр, әммә үзләрен «мин – татар» дип йөрүләре аркасында татар халкы белән кызыксыналар, татар халкына якын булган мәсәләләр чишкән булалар инде шунда. Ярар. Чишсеннәр, аралашсыннар, бу сүз аларны «татар түгел» дигән сүз түгел әле, кемдер аларны «Татар балалары» дип йөртә… Ярар, анысы мөһим түгел. Татар булып калсыннар, үзләре татарча белмәсәләр дә, бәлкем балалары белерләр. Әнә Франция үз колонияләрендәге гәрәп коллабрационистларын алып кайтып киттеләр Франциягә. Ул гәрәпләр намаз укымаганнар, балалары Франциядә туып намаз укый башладылар. Җан тартмаса кан тарта шул. Шуңа күрә ошбу урыслашкан группаларны татарныкы түгел дип әйтеп булмый, инглизчә ме, чувашча мы, урысча мы, япунча мы… ул группалар татарныкы, әммә асылында татар группалары түгел.
Чын татар группалары рейтингы (альфа-версия
):
|
Урын |
Исеме |
Катнашу-чылар |
Темалары |
Эстинә |
|
1 |
Tatar Media Group http://vkontakte.ru/club9005 |
15 400 |
62 |
2 100 |
|
2 |
Вконтакте татар телендә http://vkontakte.ru/club1834290 |
14 400 |
87 |
428 |
|
3 |
Татар SMS – СУУПЕЕР ТАТАРЧА СМС http://vkontakte.ru/club6413854 |
7 200 |
100 |
2 602 |
|
4 |
Аллага шөкер, мин – татар! http://vkontakte.ru/club2031680 |
6 500 |
92 |
1 520 |
|
5 |
ТАТАР РАДИОСЫ – ТR 100.5 FM http://vkontakte.ru/club1428735 |
6 150 |
55 |
9 330 |
|
6 |
Туган авылым – якташларны чакырабызhttp://vkontakte.ru/club8389541 |
5 600 |
14 |
370 |
|
7 |
Тамаша.ру http://vkontakte.ru/club8045952 |
5 270 |
27 |
950 |
|
8 |
ЯШЬЛӘР РАДИОСЫ! http://vkontakte.ru/club6212585 |
4 500 |
20 |
1 162 |
|
9 |
Официальная группа Гузель Уразовой и Ильдара Хакимова ВКОНТАКТЕ |
2 600 |
10 |
2 000 |
|
10 |
ШаКур Али – иң шәп татар рэперы http://vkontakte.ru/club2074767 |
2 530 |
19 |
570 |
|
11 |
ИЛСӨЯ БӘДРЕТДИНОВА http://vkontakte.ru/club4066137 |
2 500 |
85 |
2 400 |
|
12 |
ДУСЛЫК ИНТЕРНЕТ РАДИОСЫ http://vkontakte.ru/club8578803 |
2 450 |
21 |
300 |
|
13 |
Золфэт( ЗИННУР ) Зиннуров http://vkontakte.ru/club3477088 |
2 100 |
- |
- |
|
14 |
L I B E R T A S http://vkontakte.ru/club7884955 |
1 619 |
- |
- |
|
15 |
Татарский шоу-бизнеc, звезды татарской эстрады и др. http://vkontakte.ru/club7295610 |
1 600 |
- |
- |
|
16 |
ITTIFAQ http://vkontakte.ru/club1388752 |
1 600 |
17 |
650 |
|
17 |
Шәрык клубы http://vkontakte.ru/club4281707 |
1 550 |
36 |
1 000 |
|
18 |
TATAR Yәşlәr Berlege YAŊARIŞ http://vkontakte.ru/club1089353 |
1 550 |
122 |
1 300 |
|
19 |
ЯҢА ГАСЫР радиосы http://vkontakte.ru/club5885193 |
1 500 |
18 |
350 |
|
20 |
МИЛЛЕНИУМ буйлап чабып баручы БАРМАК,ӘСКӘР һәм Абзый Булмасов группасы http://vkontakte.ru/club6837654 |
1 050 |
16 |
775 |
|
21 |
ALQANAT http://vkontakte.ru/club1275713 |
1 000 |
31 |
1 850 |
|
22 |
«МУЗЫКАЛЬ ДЕСАНТ» http://vkontakte.ru/club10501730 |
1 000 |
7 |
220 |
Шул. Иән-сау булыгыз, татар блоггеры
| рын | Исеме | Катнашу-чылар | Темалары | Эстинә | Wall VkEfficiency |
| 1 | Tatar Media Group http://vkontakte.ru/club9005 | 15 400 | 62 | 2 100 | 0,1364 |
| 2 | Вконтакте татар телендә http://vkontakte.ru/club1834290 | 14 400 | 87 | 428 | 0,0297 |
| 3 | Татар SMS – СУУПЕЕР ТАТАРЧА СМС http://vkontakte.ru/club6413854 | 7 200 | 100 | 2 602 | 0,3614 |
| 4 | Аллага шөкер, мин – татар! http://vkontakte.ru/club2031680 | 6 500 | 92 | 1 520 | 0,2338 |
| 5 | ТАТАР РАДИОСЫ – ТR 100.5 FM http://vkontakte.ru/club1428735 | 6 150 | 55 | 9 330 | 1,5171 |
| 6 | Туган авылым – якташларны чакырабыз http://vkontakte.ru/club8389541 | 5 600 | 14 | 370 | 0,0661 |
| 7 | Тамаша.ру http://vkontakte.ru/club8045952 | 5 270 | 27 | 950 | 0,1803 |
| 8 | ЯШЬЛӘР РАДИОСЫ! http://vkontakte.ru/club6212585 | 4 500 | 20 | 1 162 | 0,2582 |
| 9 | Официальная группа Гузель Уразовой и Ильдара Хакимова ВКОНТАКТЕ | 2 600 | 10 | 2 000 | 0,7692 |
| 10 | ШаКур Али – иң шәп татар рэперы http://vkontakte.ru/club2074767 | 2 530 | 19 | 570 | 0,2253 |
| 11 | ИЛСӨЯ БӘДРЕТДИНОВА http://vkontakte.ru/club4066137 | 2 500 | 85 | 2 400 | 0,9600 |
| 12 | ДУСЛЫК ИНТЕРНЕТ РАДИОСЫ http://vkontakte.ru/club8578803 | 2 450 | 21 | 300 | 0,1224 |
| 13 | Золфэт( ЗИННУР ) Зиннуров http://vkontakte.ru/club3477088 | 2 100 | - | - | |
| 14 | L I B E R T A S http://vkontakte.ru/club7884955 | 1 619 | - | - | |
| 15 | Татарский шоу-бизнеc, звезды татарской эстрады и др. http://vkontakte.ru/club7295610 | 1 600 | - | - | |
| 16 | ITTIFAQ http://vkontakte.ru/club1388752 | 1 600 | 17 | 650 | 0,4063 |
| 17 | Шәрык клубы http://vkontakte.ru/club4281707 | 1 550 | 36 | 1 000 | 0,6452 |
| 18 | TATAR Yәşlәr Berlege YAŊARIŞ http://vkontakte.ru/club1089353 | 1 550 | 122 | 1 300 | 0,8387 |
| 19 | ЯҢА ГАСЫР радиосы http://vkontakte.ru/club5885193 | 1 500 | 18 | 350 | 0,2333 |
| 20 | МИЛЛЕНИУМ буйлап чабып баручы БАРМАК,ӘСКӘР һәм Абзый Булмасов группасы http://vkontakte.ru/club6837654 | 1 050 | 16 | 775 | 0,7381 |
| 21 | ALQANAT http://vkontakte.ru/club1275713 | 1 000 | 31 | 1 850 | 1,8500 |
| 22 | «МУЗЫКАЛЬ ДЕСАНТ» http://vkontakte.ru/club10501730 | 1 000 | 7 | 220 | 0,2200 |
Хәзер Вконтакте төймәсе дә бар!
Posted by Татблоггер in Татар интернеты on 16/04/2010
Сайтларга кергәндә сез «Share to Facebook», Twitterның «Retweet it», я «Digg it» төймәләрен күргәнегез бар идедер инде, аннары интернет кыстыргычларының төймәләрен дә күргәнегез бардыр: Delicious, Google, Technorati, Memori, BobrDobr һ.б..
Аларны куеп буладыр ки, әммә алар барыбер Русиядә бик популяр түгел. Шуңа күрә Вконтакте да үз «Share» төймәсен булдырды. 16 апрель көнне төнлә Вконтакте хуҗасы (имеш-хуҗасы) Дуров бу хәбәрне үз твиттерында язды.
Сайтка кергән кешегә бер яңалык яки бер язма ошаса, ул шуны Вконтактедагы дусларына таратасы килсә шул төймәгә баса ала. Ул туймәне ничек эшләргә һәм сайтта урнаштырырга?
Кодта казынып бер уңайлы һәм сезгә кирәкле җирне табып (язма башы, ахыры яки битнең шаблонындадыр бәлки) шунда астагы кодны язып куерга кирәк:
<!– Put this script tag to the <head> of your page, димәк бу кодны <head> тэгы эченә язырга –>
<script type=»text/javascript» src=»http://vkontakte.ru/js/api/share.js?2″></script>
<!– Put this script tag to the place, where the Share button will be – Ягъни бу кодныкирәкле урынга куерга кирәк –>
<script type=»text/javascript»><!–
document.write(VK.Share.button(false,{type: «round», text: «Вконтактеда фикер калдырырга»}));
–></script>
Башка бер төймә ясыйсыгыз килсә МОНДА укыгыз.
Реклам сылтамасы: купить айон кинар.
Исән булыгыз. Татар блоггеры.
Latvieši + tatāri = draudzība! Татарлар Латвияга бара!
Posted by Татблоггер in Яңалыклар on 05/04/2010
Татарлар Латвияга бара!

Латвия татарлары (татары Латвии) турында аннары әйтеп китермен, башта бер яңалык: Youtube үз интерфейсын яңартты – башта бик тә нидәбүлный булган идем (гәдәти хәл, кызмыйча булмыйдыр), аннары үкси үкси җылагач тынычланып (кызлар юата беләләр икән) әкрен әкрен карый башладым мин бу интерфейсны. Беренче ролигым Латвия турында булды. Шуның турында роликны карау дәвам иттем дә инде:
Рига мэриясы Прагада чыккан өр-яңа (былтыр гынаәле Прагада йөри башлаган) Škoda 15T трамваен сатып алганнар ди, Ригадагы трамвайларны шулар алмаштырыр димәк:
Менә алар: Там есть еще »
Универсиада объектларына исем бирик
Posted by Татблоггер in Яңалыклар on 29/03/2010
Бу язманы твиттердан башлап җибәрим әле: Гамил Нур исемле татар журналисты хәзер твиттерда да бар! Менә монда – @GamilNur
Бер көнне твиттердагы «Татар яңалыкларында» Казан мэриясе Универсиаданың яңа объектларына исем бирергә чакырган дип укыган идем. Татар блогында да язырга булдым. Объектларның исемлеге китерелә:
Спортивный комплекс Казанской государственной архитектурно-строительной академии, ул. Зеленая (волейбол, тренировочный зал). ТӨЗҮЧЕ яки МИМАР исемен биреп буладыр.
Спортивный тренировочный комплекс Казанского государственного технологического университета, ул. Джаудата Файзи (баскетбол, соревновательная арена) – ДӘРТЛЕ.
Универсальный спортивный комплекс с игровым залом и плавательным бассейном, ул. Бондаренко (баскетбол, тренировочный зал) – КӨЧЛЕ, КУӘТ…
Универсальный спортивный комплекс с игровым залом, ул. Олега Кошевого (баскетбол, тренировочный зал) – ОЧУЧЫ, Авиатөзелеш районында буларак бу бинага АНСАТ яки АКТАЙ вертолет исемнәрен биреп була.
Спортивный комплекс Татарского государственного гуманитарно-педагогического университета, ул. Московская (тяжелая атлетика, главная арена) – Казан патшалыгы вакытында яшәгән һәм илбасарларга каршы сугышып шаһит киткән ЧУРА БАТЫР исемен бирер идем… Там есть еще »
Rubin Kazan – FC Wolfsburg: Ә сез барасызмы?
Posted by Татблоггер in Спорт on 11/03/2010
Тәәәәк… Бүген (мартның 11-е) башкалабызның Үзәк стадионында Рубин б-н Волфсбург (бүреләр шәһәре) уйный. Мин дә барам, Аллаһыбирса (боерса) -
«Төньяк 5″!
Менә шул.
Волфсбургның нинди клуб икәнен белмәсәгез – Алмания чемпионы. Алманнар яраткан уен схемасы: 4-3-1-2 (4 сакчы, 3 урта уенчы, 1 арткы һөҗүмче һәм 2 һөҗүмче):
Капкачы: 35.Хитц.
Сакчылар (уңнан сулга): 19.Пекарик, 17.Мадлунг, 43.Бардзальи, 4.Шефер.
Урта уенчылар (хавбеклар): 20.Ритер, 7.Жосуэ, 24.Дежага.
Арткы һөҗүмче (форвард): 10.Мисимович.
Һөҗүмче (форвардлар): 9.Джеко, 23.Графите.
Волфсбург турында ни әйтеп була? Бик хәтәр һәм актив төркем. 4-3-1-2 схемасы һөҗүм иткәндә 4-1-3-2 схемасына әверелә. Уң һәм сул урта-уенчылар алга чыгалар, 7-нче номер Жосуэ арткы хавбек артта калып тора.
Капкачы (бүре оясын саклаучы кемсә)
Хитц, Митц, Щитц, Фитц, Фриц…
Хитц исемле капкачылары капканың үзендә әйбәт тора, әммә кайвакыт капка тирәсенә чыкканда ялгыша башлый. Безнекеләргә моны истә тотырга кирәк. Капка тирәсенә каты итеп типкәндә теге нимеч нәрсә туксантугызлана башласа, Бухарадан һәм Кара дингездән килгән уенчыларыбыз бер-икене кертеп куйсалар шәп булыр иде, име???
Сакчылар
Уң һәм сул сакчылар (Пекарик, Шефер) алга барырга яратучан, аларны Дежага (номеры 24) һәм Хосебе (номеры 13) алмаштырырг мөмкин. Уртадагы сакчыларның икесе – Бардцальи һәм Шимунек хәстә, авырып ята димәк. Бу бик әйбәт хәбәр. Шуңа күрә уң яктагы хавбек Ритер (номеры 20) урта сакчы булып торырга мөмкин. Там есть еще »
Вконтакте (1-нче бүлек – татар группаларының рейтингы)
Posted by Татблоггер in Кантакыт on 04/03/2010
5 мең кешедән арткан Кантакыт группаларының рейтингын әллә кайчаннан ук ясыйсы килеп тора иде. Вакыт җитмәү аркасында мы, я башка сәбәп табылган дыр инде күрәсең, рейтинг-мейтинглар онытылып торды… Хәзер исә – мәгез, карагыз. Нәрсәсе дөрес булмаса, языгыз:
| Урын | Исеме | Катнашучылар | Темалары | Эстинә |
| 1 | Ислам.Мусульмане Татарстана и России http://vkontakte.ru/club3963339 | 45.600 | 197 | 3235 |
| 2 | Татары_и_Татарочки© http://vkontakte.ru/club1777 | 33.900 | 259 | 24621 |
| 3 | Татарлар http://vkontakte.ru/club134752 | 32.000 | 635 | 9290 |
| 4 | Вконтакте Татарстан http://vkontakte.ru/club7628214 | 31.800 | 55 | 2054 |
| 5 | Во мне татарская кровь http://vkontakte.ru/club58998 | 29.300 | 178 | 18903 |
| 6 | Tatar Media Group http://vkontakte.ru/club9005 | 15.400 | 46 | 1851 |
| 7 | Вконтакте татар телендә http://vkontakte.ru/club1834290 | 13.800 | 129 | 168 |
| 8 | Булгарская история – Болгар тарихы http://vkontakte.ru/club5808450 | 11.700 | 94 | 554 |
| 9 | Любители татарской музыки http://vkontakte.ru/club4504973 | 8.960 | ? | ? |
| 10 | Татары – вместе мы сила http://vkontakte.ru/club3209283 | 8.700 | 5 | 2200 |
| 11 | Татарская музыка http://vkontakte.ru/club683115 | 7.800 | 50 | 1050 |
| 12 | Татары. Ислам. http://vkontakte.ru/club4933 | 6.400 | 88 | 1460 |
| 13 | Аллага шөкер, мин – татар! http://vkontakte.ru/club2031680 | 6.400 | 88 | 1460 |
| 14 | Татарлар России, берге булыгыз http://vkontakte.ru/club2649778 | 6.400 | 90 | 1900 |
| 15 | Татарча СМС http://vkontakte.ru/club6413854 | 6.300 | 100 | 2280 |
| 16 | ТАТАР РАДИОСЫ – ТR 100.5 FM http://vkontakte.ru/club1428735 | 5.580 | 53 | 9100 |
| 17 | Ислам для начинающих http://vkontakte.ru/club1992082 | 5.500 | 108 | 1390 |
| 18 | Тамаша.ру http://vkontakte.ru/club8045952 | 5.370 | 25 | 768 |
| 19 | Туган авылым – якташларны чакырабыз http://vkontakte.ru/club8389541 | 5.100 | 11 | 284 |
Бу исемлеккә кермәгән Яшьләр радиосының катнашучы саны әлегә 5.000-гә кадәр җитмәгән, әммә аны онытып калдырырга ярамастыр. Аңа мин шул санның 5.000-гә кадәр җитүен теләп калам.
Иң популяр группа – Татарстан һәм Рәсәй мөселманнары дигән группа. Өстә күрсәтелгән группаларда күбесенчә урысча сөйләшәләр (әммә араларында бер-икечын татар группалары да бар). Чын татар группаларының рейтингын киләсе язмаларда чыгарырмын.
Кызыыык… (февраль 2010)
Posted by Татблоггер in Яңалыклар on 27/02/2010
Исәнмесез дуслар, Түбән Кама һәм Әлмәт якларына барып кайтым, шуңа күрә озак язмаган идем… Бу ике атна яңалыкларга бай булды:
Google ширкәте Яндекс.маркет уңышларына түза алмыйча үзенең «Покупки» исемле сервисын булдырды: мисал.
ivi.ru доменында менә дигән бушлай видео-сервисы ачылды. Киләчәктә әхәмият читил киноларына бирелер дип әйттеләр.
«Ру-Центр» (nic.ru) доменнар регистраторы Torrents.ru сайтын япты – пират әфәнделәр, тик утырыгыз…
Facebook-та бер әмрикән егете кыз фотосын куеп, иратлар б-н таныша башлый, шәрә фотоларын җибәрүләрен сорый, теге ахмаклар инде шәрә фотоларын җибәрә башлыйдар. Бер вакыт бу кадыр да тегеләрне шантажлый башлый. Ни булып бетте дисезме? Алып киттеләәәәәр егетне, алып киттеләәәәәр… Шуңа күрә, иҗтимагый челтәрләрдә (социал челтәрләрдә) сак булыгыз. Там есть еще »
Русия буйлап виртуал сәфәр
Posted by Татблоггер in Google on 15/02/2010
Русия Тимер Юллары (урысчасы РЖД) Google ширкәте б-н бергә Транссиб исемле яңа сервис ачып җибәрделәр. Транссиб Мәскәү, Нижгар, Киров кебек урыс җирләреннән уза, татарлар яшәгән Идел-Уралга кермәве сәбәпле безнең өчен бик кызык түгелдер…
Шул Транссибта пычрак Рәсәй шәһәрләреннән тыш, сез матур матур елгаларны, тауларны һәм урманнарны күрә аласыз.
Шунда «Кирәк ме ул безгә??» дип уйлап куйдым. Чыннан да, Казан-Кукмара экспрессына (Ижау экспрессы) утырасыз да җылыда рәхәттә Татарстаныбызны карап бара аласыз. Я Казан-Буа пуизы. Менә дигән сәфәр.
Ванкувер-2010. Мин дә Олимпик ут эстафетасында катнашам.
Posted by Татблоггер in Спорт on 12/02/2010
Vive la Canada! Vive British Columbia et Vancoover!
Канада Конфедерациясенең Британ Колумбия виләятендә Ванкувер шәһәрендә бүген Кышкы Олимпия Уеннары 2010 башланып китер. Казан-2013 Универсиадасының шунда презентациясе булыр. Бүген Ванкуверда төнге сәгать берләргә кадәр 150 канадалы – спортчылар, артистлар һәм гади кешеләр, ут эстафетасында катнашалар. Рәчәй блоггерлары да тик утырмаган нәрсәләр бу көнне кычытмаган җирләрен кашыйбыз без дә бу эстафетада катнашасыбыз килә дип виртуаль эстафета уздыралар. . Шунда бер Наил исемле бер мескен ясаклы Казан татары татар блоггеры катнаша:
Facebook, Google һәм Opera 10.50
Posted by Татблоггер in Яңалыклар on 12/02/2010
Facebook-ның чатында сөләшә идек, хәзер Вконтакте да «Тиз хәбәрләшү» («Быстрый саапчинҗеләр») сервисын ачып җибәрде. Facebook исә тик тормый, берничә кеше аралаша ала торган Jabber-конференциясе чыкты.
Google аена бер яңа сервис чыгармаса ул гугыл булмасдыр инде. Бу айда ул Google Buzz сервисын булдырды – Твиттер кебек статус яңартыла торган аралашу сервисы. Әлегә бер кимчелеге бар – хәбәр саен е-мейлга хат килә тора. Google-да дусларыгыз күп булса һәм шулар белән тыгыз аралашсагыз Е-мейлыгыз чүпкә кебек Buzz-дан килгән хатларга күмелер. Шуңа күрә мин аны кулланмыйм әле. Киләчәктә Google ширкәте Google OS операцион системасын ясап бетерер, «Болыт технологиялары» өстендә дә шул ук Гугыл ширкәте эшли. Татарстан Республикасында «Электрон правительство»сы эшли башлады. Түрәләребез бер-ике ай элек (бәлкем бер ай да булмагандыр әле )) ) Казанда Русиядән килгән Google вәкилләре белән күреште – Татарстаныбызга «Болыт технологиялары» килә.
«Болыт технологиясы» – ни ул? Болыт технологиялары – интернет челтәре б-н тоташкан санакларда эшләгән кешеләрнең виртуал технологиялары – виртуал диск (инглизча Hard Disc), виртуал десктоп (урысча – «рабочий стол»), виртуал софт, виртуал документлар… Үзегезгә кыймәт компьютер дә кирәкми, кызу интернетка тоташу мөһим. Өйдән чыгасых мы, эштән яки куналардан мы, бер үк дискыгызга, аккаунтыгызга эләгәсез. Шулай итеп дөньяның бөтен почмакларыннан да үз документларыгызны, яраткан җырларыгызны яки видеофильмнарыгызны ачып булыр. Ләкин… «Болыт технологияларының» бер кимчелеге бар – приватлык, чөнки сер сүзегез кешенең кулына эләгә. Документларыгыз… Шуңа күрә «Болыт технологиялары» күбесенчә корпоратив оешмаларга кирәк булып кала, мәгълүмәт ширкәт серверларында сакланыр мы микә яки гугл дата-центрларында мы – белмим…
Менә шул Гугыл сервислары бөтенесе дә зуууур гына «болытта» кулланыр дип көтелә һәм Google Buzz исемле яңа тренд (еш әйтелә торган яңа нәрсә) шул болытта Твиттер функцияларын үтәр дип уйларга кирәк. Ә хәзер… хәзер, ул кирәкми булып калсын әле.
Twitter сервисы «twi» (чыпчыклар сайравы, чер-чер килү) сүзеннән алынган булса, Buzz сүзе «быжылдау»ны аңлата. Төрки (болгар/татар) теленә аның турында «Базар» дип тә әйтеп була.
Google Buzz Твиттерның һәм Facebookның статус функцияләренә охшаш бер сервис, конкурент димәк. Фейсбук/Facebook үз вакытында Твиттерның концепциясен аңлап алды да шундый ук статус фурмысын ясап куйды, әммә Фейсбукта видео, рәсемнәр һәм аудио куеп була. Хәзер исә Фейсбук е-мейл сервисын ясап ята. (Бу сылтама – «Партнерские программы« исемле блог). Бервакыт Facebookка конкуренцияне оттырган MySpace е-мейл ясыйбыз дип кычкырып ятканнар иде, бүген Фейсбук Твиттер кебек статусын да булдырды, Гугыл е-мейлы кебек электрон почта сервисын өстендә эшли. MySpace – йоклаган тавык ролендә калды, ә Google, Facebook һәм Twitter сервислары чәчәк ата.
Шул…
Браузер.. Браузерлар турында әйткәндә Mozilla яңа Firefox 3.5.7 alpha1 браузерның альфа-релизын чыгарды(альфа – яңа эшләнеп бетмәгән продукт): өчен. Альфа-бета төрләре белән кулласы килмәсә – Mozilla Firefox 3.6
Opera ширкәте браузерын чыгарды. Бета-версиясы кирәкмәсә – .
Үзем мин сезгә Mozilla Firefox һәм Google Chrome браузерларын тәкъдим итәм. Беренчесендә күп плагиннар куеп була. Аның турында – алгы язмаларда.
İsən sau bulığız, Tatar bloggerı.
