Япун һәм Франса (Франция) белән Алмания (Германия) үз Google-ларын ясыйлар

Төркиянең үз эзләү системын ясаулары турында язган идем. Һәзер инде шундый ук мәсәлә Япунны һәм Франса белән Алманияны борчый. Франса белән Алманияның гади эзләвеч ясыйсы килә. Ләкин япуннар (METI Икътисад, Сәүдә һәм Сәнгать министырлыгы) тагын да текәрәк систем ясыйсылары килә: гади язма эзләүдән башка видео һәм аудио файлларны кертеп эзләргә булыр, мәсәлән телевизордан, я исә үз машинагызның фотога төшерәсез дә шул эзләвечкә җибәрәсез – эәләвеч сезнең урыныгызны үзе табып сезгә яраклы парковка эзләп куер дип көтелә. Google һәм Bing эзләвечләрендә шул ук рәсемне табыр өчен нинди булса сүз язып кертергә кирәк, ә монда исә үз фотогыз, аудио яки видео-файлны алып эзләвечкә күрсәтәсез дә, ул сезгә кирәкле мәгълүмәтне табып бирә. Бу – перспектива, әлбәттә. Япуния һйә Кореяда булсагыз ул кызыклы нәрсәләрне юзлап :) (юзать итеп) карагыз.

Комментарии (2)

Алманияда Mozilla Firefox M.Explorer-ны куып җиткән.

Шулай итеп, Алманияда Firefox 3 (3.5) Microsoft-ның Explorer-ын куып җитте. Heise нәшрияты әйтмешли, Файрфокс беренче урынга «менеп утырды».

Дөньяда Майкрософт Эксплорер әле беренче урында бара ( чыганак ), әммә тиздән беренче урынны шул Файрфокска бирер дип көтелә, чөнки Майкрософт чыгарган яңа Windows-ларда Explorer юк.

Алманияда карата башка сүрәтләр:

Комментарии (2)

Төркия (دولتِ عَليه عُثمانيه) үз эзләү системын ясыйлар

دولت ابد مدت

Төрки кардәшләребез үз эзләү системларын (эзләвеч) ясыйлар

Төркиянең мәгълүмәт технологиялары һәм элемтә Шурасының рәисе Тайфун Аҗарәр Төркиянең үз эзләү системын ясаулары турында әйтте.

“Интернет-элемтәләрнең бар мәгълүмәте иң әүвәл читилгә җибәрелә, аннары гына исә – безгә кайта. Ошбу нәрсә Төркиянең куркынычсызлыгына тәэсир итә”, – диде ул.

Моннан тыш ул бүгенге эзләү системларының Төркиягә туры килмәве турында әйтте. “Безнең эзләү системыбыз төркиләр һәм мөселманнар яшәгән илләрдә популяр булыр дип уйлыйм” диде.

Бу проектка кадәр Төркиядә Anaposta проекты эшләп китте: ул проект буенча Төркиянең 70 млн. кешесенең һәрберсенә 10 Гб (гигабайтлык) электрон пучты урыны бирелә. Һәрбер яңа туган сабыйга аккаунт бирелеп, ул е-адрес аның документында язылып куелыр. Шулай итеп, безгә gmail, hotmail һәм Yahoo! кебек электрон пучтылар кирәк булмас.” Диде Тайфун әфәнде.

Моңа кадәр Төркиянең читил эшләре министырының (вәзире) Сүрия һәм Мәгъриб илләренә тәэсир турында «Без неоосманнар» дип әйтүе турында искә төшереп, киләчәктә Төркия төрекләрен «госманнар» дип йөртсәк тә була иде. Төркия аякка баса бит җәмәгать. Аллаһыга шөкер, әлләкайчан кирәк иде инде.

Татар блоггеры

Нет комментариев

2009-нче елда инглиз теленең иң популяр сүзе – twitter!

2009-нче елда инглиз теленең иң поуляр сүзе twitter булып чыкты. Менә сиңа мә! Твиттер әкерен әкерен җиүанны яулый күрәсең. Әммә Рәсәйдә Вконтакте популяр – андагы «статус» алмаштыру мөмкинлеге твиттерның статусына охшаш дип әйтеп була.

techcrunch.com әйтмешли, Bing эзләү системы быел беренче итеп 2009-нче елның иң популяр сорауларын чыгарган:

Top 2009 Bing Trending Topics:

  1. Michael Jackson
  2. Twitter
  3. Swine Flu
  4. Stock Market
  5. Farrah Fawcett
  6. Patrick Swayze
  7. Cash for Clunkers
  8. Jon and Kate Gosselin
  9. Billy Mays
  10. Jaycee Dugard

Facebook-та теркәлгәннәр саны бу елның 8 ай эчендә 100 млн. кешегә күбәйгән. Шуңа күрә киләсе язмалар шул Facebook турында булыр.

Исән сау булыгыз, Татблоггер.

Комментарии (2)

Үктәбер яңалыклары

Язма сылтамасы (постовой безнеңчә ничек була – язмалы, язма сылтамасы мы? Урысчадан күчерү дөрес булмас, шуңа күрә я.с. дип кыскартып та була инде…) – Сатам.ру– татарлардан нидер сатасыгыз йә сатып аласыгыз килсә сатам(нокта)ру сайтына керегез.

Исәнмесез, әссәләмүгәләйкүм кардәшләр аркадашлар! Интернет яңалыкларын бәян кылыйм әле:

  1. Google эзләү системысы .pdf-файлларга превью ясый башлаган – нәрсә дер булса эзләсәгез, шул эзләвегез нәтиҗәсендә .pdf-файллары чыкса аларның беренче битләрен уңайлык өчен кечкенә рәсем итеп күрсәтә.
  2. Сезнең Твиттерда сез фоллоу кылган кешеләрегез күпме? Аларның твитт-язмаларын (твиттларын) укып бетерергә авыр мы? Твиттер шундый кешеләрнең хәлен җиңеләйтерү нияте белән фолловинг исемлеген, ягъни сез язылган кешеләрнең исемлеген тематик группаларга бүлергә булды. Әммә алар “групп” түгел, “лист” дип аталырлар. Шундый бер (мәсәлән 10-15-кешелек) листка кереп туганнарыгыз йә дусларыгызның твиттларын укый алырсыз, икенче листта коллегалар булса, өченчесендә программччылар, дүртенчесендә СЕОчылар, бишенчесендә маркетологлар, алтынчысында – домейнерлар.. :) Үзегезгә карагыз инде, болай гына әйтәм.
  3. Тагын бер яңалык – Твиттер аша Skype аша кебек үк сөйләшеп була. Аның өчен @call @adressat дип язасыз да, @adressat исемле кешегә хәбәр килә. Сөйләшергә ме, юк мы, шул @adressat хәл итә. Аңлаганыгызча, @adressat урынына сез үзегезгә кирәкле кешене яза аласыз. Шулай итеп, революсион Твиттер сервисы он-лайн аралашуда икенче адым ясады: беренчесе язма он-лайн һәм офф-лайн аралашу иде, монысы кирәк кешене ишетеп аралашу. Видеоаралашу кайчан мөмкин булыр микән инде? Мәгълүм түгел дер.
  4. Моннан тыш, Twitter яңа проектын башлап җибәрә – Twitter Labs. Бу яңа сервис Google Labs кебек үк веб-девелопперлар, веб-дизайнерлар, вебта эшләгәннәр өчен эшләнелә.
  5. Рәсәйдә эзләү системалары арасында былтыр Google беренче урынга чыккан иде, быел исә, Яндекс үзенә кире беренче урынны кайтарды. Bing эзләү системасы үзләү базарының 10% алды диләр. Әлбәттә, бу Internet Explorer браузерлары акасында. Яңа IE8 браузерларында эзләү өчен Bing куелган. Киләчәктә, Аурупада Microsoftны оперсион системысын төрле-төрле браузерлар куерга мәҗбүрлиләр, шуңа күрә бу 10% 15-20%-тан узмас дип уйлыйм.
  6. Янәдән Твиттер. Твиттер аша сез МоеМесто сервисына кыстыргыч куя аласыз. Аның өчен @2moemesto белән “дуслашып” сайтында теркәлеп, аннары аңа Direct Message (Туры хәбәр) җибәрергә кирәк булыр. Шулай ук Google Calendar сервисына вакыйгаларны язып була: twittercal.com һәм аның @gcal аккаунты аша. Моеместода кебек үк, аңа Direct Message язарга кирәк.
  7. Админнар Твиттерга “юл япсалар” твиттларны е-мейл аша язып була – twittermail.com сервисы аша. Сезгә бер аерым е-мейл бирелер, үзегезнең е-мейлыгыздан шул яңа е-мейлга хат язсагыз, шул хатыгыз Твиттерда күренер. Дөньяда шул сервис белән 55 000 кеше твитлый.
  8. Твиттерда рәсемнәрне бастырасыгыз килсә, шуның өчен Twitpic сервисы бар. Фотоларыгыз Google Picasa-да булса, Google Picasa-ны Twitpic белән бәйли торган @tvivo төймәсе бар. Пикасадан ук шул төймәгә басып @TwitPic һәм @yfrog аккаунтлары аша рәсемегез турыдан туры Твиттерда басылачак. Шундый ук виҗетны flickrдан көтәбез. Google Picasa төймәсен плагин буларак санакыгызга иңдерергә кирәк. Гугылда вирустан куркучыларны “вирус юк монда, курыкмагыз” дип тынычландырдылар. Имеш тер, ул плагин – Picasa үзе генә аңлый торган XML-кодлы әйбер. Үзегезгә карагыз инде.
  9. Твиттерга Facebook-тан язасыгыз килсә статусны үзгәртегез диләр Фейсбук хуҗалары. Алар әйткәнчә эшләп караган юк әле, әммә Twitterдан Facebookка язып була. Аның өчен FriendFeed сервисында теркәлергә кирәк. Твиттерны Facebook әллә кайчан күрде инде, хәзер инде Google һәм Microsoft та Твиттерны кулланмыйча булдырмыйлар.
  10. Рәсәйлеләр электрон акчаны еш куллана башлаганнар – 10 млрд. сумлык акча күчергәннәр, түләгәннәр димәк. Рәсәй түрәләре моны белеп “WebMoney”ны һәм “Яндекс”ны ясак түләтергә уйлыйлар. Яндекс-деньги һәм WebMoneyнны белмәгән кеше калмаган дыр инде. Хәттә югары уку йортларында студентлар шулар аша укытучыларны сатып алалар дип әйтәләр.
  11. Кесә телефон эшләүчеләре mini-USB-порт мәсъәләсендә уртак фикергә килделәр. Моның турында бер ярты ел элек әйтелгән иде. 2012-нче елдан алып колак динамиклары өчен 3,5 мм порт һәм USB-интерфейска mini-USB-порт стандарт булачак.
  12. Бушлай он-лайн Офис конкуренсиясын сизгәч Microsoft үз Office 2010-ын җиңеләйтеп бушлай версиясын чыгарыр. Microsoft Office 2010 Starter Edition бушлай булса да, реклам күрсәтеләчәк.
  13. 22-нче үктәбердә  “Урыс интернеты” конференсы булачак. Анда яңа .рф доменының презентасиясы булыр дип көтелә. Яңа кирилик доменны теркәү мөмкинчелеге 2010-нче елның апрелында ширкәтләргә (имзаларны алдан бирү үктәбернең 25-ннән мөмкин була), июль-августта – гади кешеләргә бирелер. Ширкәтләргә домен 1.000.000 (миллион!!!) сумга төшәчәк диләр. Безнең кеби гади мәннәр өчен бу домен күпме торыр икән инде? Россия.рф, рус.рф, татарстан.рф, татар.рф, казан.рф кебек доменнарны .рф доменының администраторы дәүләткә (Русиягә, Татарстанга, Казан мунисипалитетына) аерым сатачак. Безгә исә үз доменыбыз кирәк хәзер, шуны көтәбез, ә татар доменына татар сайтлары кирәк. Булыр иншаллаһ.
  14. Дөньяның бар доменнары өчен җаваплы ICANN ширкәте АКШ юрисдиксиясеннән чыга бугай: Аурупа һәм башка илләр үзләре үз “ICANN”арын ясарга уйлаганда, АКШ домен дөньясына контролен югалтырга җыенмый, әммә рәсми рәвештә ICANN хәзер Аурупадан алып, Кытай, Япун, Һиндстан  һ.б. илләрнең министырлыкларына (вәзирәтләренә) да буйсынырга тиеш була.
  15. Сеулда узган ICANN (айсианн) конференциясында Fast Track исемле яңа доменнар теркәү төренең стандарты чыкты. Урысчасы – “Руководство заявителя” дип атала. Татарча ничек булыр микән инде? ;)

Шуның белән бетерим. Исән сау булыгыз, Барсили абыегыз.

P.S. Если вас интересуют дальние поездки или путешествия в дальние заморские страны, можно купить новые модели навигаторов, чтобы обезопасить себя от незапланированных потерь времени и провести отпуск с комфортом.

Нет комментариев

Ленар Амирханов белән интервью

Tatarblog.com-да кунакта бүген без интернетта slaid89 исеме белән белгән Ленар Амирханов булыр. Интернетта Ленар yavbloge.ru блогын һәм твиттерда @slaid89 микроблогын алып бара. Ленарның яшь булуына карамастан аны Рәсәйнең иң атаклы СЕОчылары һәм блоггерлары белә.

Итак, Ленар Амирхановны каршы алыгыз!Исәнме Ленар! Синең нигың – slaid89. Ни ул, һәм нәрсәне аңлата?

Сәлам! Минем никнеймның беренче өлеше берни дә аңлатмый, истә кала торган сүз генә, ә 89 – мин туган елым.

Интернетта гәдәттәнчә күпме утырасың?

Гәдәттәнчә – 5-6 сәгать. Бу күп түгел дип уйлыйм. 8-сәгатьлек эш көненнән әзрзк. Ял көннәрендә озаграк утырам, кереп китсәм төнгә хәтле утыра алам.

Интернетта син ничә проект алып барасың? Яңа проект башлап җибәрергә уйламыйсың мы?

Актив проектларны алсак, бишесен алып барам. Яңа проект? Менә күптән түгел генә әле ике яңа проект башлап җибәрдем, ләкин аларны рекламаларга әле иртәрәк дип уйлыймын.

Үз блог һәм сайтларыңны ничек оптимизлаштырасың? Ысуллары? Нинди ысуллар белән оптимизлаштырырга иң эффектив дип уйлыйсың? Бушлай да, түләүлесен дә әйтсәң була.

Мине “СЕО яки СМО әйбәтрәк ме?” дип сораганда, мин һәрвакыт СМО диям. Эзләү системлары өчен сайтны оптимизлаштырусыз булмый, ул кирәк, әммә минем өчен ул бик кызык түгел. Шуңа күрә мин соц.сетьлар (иҗтимәгый челтәрләр) һәм контент ягын карыйм. СМО турында әйткәндә, микроблоглар аша эшләү бик тә эффектив. Аннары, коллегаларның блогларында блогым турында язылган язмалар сатып алу. Там есть еще »

Комментарии (11)

Тамга сүрәтләре (icons яки тамгачыклар). 2-нче баб/өлеш.

Татар/болгар блогына хуш килдегез! Тагын бер төрле тамгачыкларны бастырам:

Иң әүвәл Твиттер тамгачыгын куим әле.

татар блогы

Бу да Твиттер инде әлбәттә. Сез әле һаман твиттерда түгел мени? Абау. Твиттер бик файдалы нәрсә. Үз өлкәгездәге бер ничә кешене тапсагыз шунда – менә дигән сервис. Анда твиттер-ботларга да язылырга мөмкин. Там есть еще »

Комментарии (4)

Twitter турында янәдән (Твиттер, 2-нче баб).

Twitter турында Татар блогында сөйләгән идем инде. Бу язма – беренче язманың дәвамы, 2-нче баб, җәзъә, өлеш… Урысча ул сүзне “чәсет” диләр бугай. Нигә дер. Баб дип безнеңчә әйтергә ыслабо мәллә? :)

Тәәәәкк… Ни турында әйтә башлаган идем әле? Әәәә… Әйе шул. Твиттер турында.

Ленар Амирханов бер иптәш малай белән SmsTwit.ru сайтын ясадылар. Аннан твиттер әккәвентенә (аккаунтына) смс белән твиләп була, язып димәк. +79655854770 нумирына смс-ны җибәрәсең дә вәссәләм! Әлбәттә, баштан смствит сервисында теркәлергә кирәк. Бушлай иде әлегә. Киләчәктә ни булыр – күрербез.

Twitter-да реклам язып акча да эшләп була икән. Сезнең дусларыгызның күплегенә һәм сыйфатына карап акчаны күбәйтә баралар. Әлбәттә бу шөгел – кешенең үз эше. Мин, мәсәлән, моның белән җафаланып ятмас идем – твиттер минем өчен икенче нәрсә өчен кирәк – кирәкле мәгълүмәт алыр өчен. Әммә, бәлки кемгә дер кирәк булыр:

Твиттерда акча эшләү сервислары:

http://be-a-magpie.com/

http://sponsoredtweets.com/

http://www.tweetroi.com/

http://www.twittad.com/ (бу Тви-иттихад дигәннән алынган сүз дер инде :) ).

Беренче өлештә, татарлардан мин @Mariolp ( http://twitter.com/Mariolp ) исемле бер егетне оныткан идем. Аннары @rafilsalahutdin исемле менә дигән бер егет бар. Дуслашыгыз. Там есть еще »

Нет комментариев

Тамга сүрәтләре (icons яки тамгачыклар)

Сәләм туганнар! Татар блогына (болгар блогына) хуш килдегез!

Ни сорыйсы килә иде… Урысча иконка дип әйтелә торган сүз безнеңчә (болгарча, татарча, мөселманча) ничек була микән ул? Кем белә?

Шул.  Язма тәмам. :)

Тәәәәккк.. Ни күрсәтәсем килде бу язмада? Аһа. Шул “иконка”-мазарны инде. Аларны мин векторда гына эшләдем. Киләчәктә фотошопта матурлатып җибәрермен бәлки.

Там есть еще »

Комментарии (5)

Top50 WordPress плагиннары

WordPress-ның плагиннары бик күп. Шуларның иң “тәмлесен” кәрсәтеп китим әле.

seriq-wordpress

Аларны FTP-клиент белән /wp-content/plugins файлына урнаштырырга кирәк башта. Аннары админ-панелда активлаштырырга.

Админчылу (админлау):
1. WordPress Instant Upgrade– WordPress-ыгызны яңартасыгыз килсә, сезгә бу плагин кирәк. Шуны куйсагыз, блог әнҗәйенен админ-панельдан гына яңартып була.
2. WordPress Backup – бу бик кирәкле плагин: блогыгызны/сайтыгызны бэкап ясый. Админ-панельдан кереп e-mail-ыгызга бекап ясап була. Автоматик бекапны да ясап була, атна саен мы, көн саен мы. Google-ның Gmail.com пучтысында яңа аккаунт (әкәвент? :) ) теркәп шуны сайтыгызның бэкабы өчен генә калдырып була. Көн/атна/ай/ (ел :) ) саен шул пучтыга сайтыгызның бэкабы килә торыр. Хакерлар (какырлар? :) ) сайтыгызны ватса, шул ук хостингта сайтыгызны куерга кирәк булыр. Шуның өчен ике нәрсә кирәк – файллар һәм Мәгълүмәт Базасының бекабы. Бэкапны e-mail-гыздан алсагыз, файлларны кайдан алырга? Шуның өчен хостингыгызга куелган бөтен файлларны санагыгызда тотыгыз. Бу файллар арасында ни бар? WordPress әнҗәйне, әлбәттә, һәм тема/шаблон файлы, һәм плагиннар. Әнҗәйен үзе, димәк, һәм бер-ике тема файлы булса, 10-20 плагин файллары. Там есть еще »

Нет комментариев