Twitter-дагы татар яңалыклары

Әссәләмүгәләйкүм кардәшләр! Җәй узып бара бугай инде һәм Татар блогында яңа пост.

Бүген ни турында языйм микән? Башка бер җүнне (җүнле) уй-фикер килмәсә – твиттер турында языгыз. :) Шаярып кына әйтәм, чөнки твиттер – бик файдалы һәм кызык сервис.

Твиттерга кергәч, башта аның ни икәнен аңлап җиткермәдем: “Ни бу?”, “Ни өчен кирәк?”, “Ни өчен мактыйлар соң бу нәрсәне?” дип бик озак кына уйланып йөрдем. Аның популярлыгын маркетинг уңышлары аркасында дип уйлаган идем. Әммә твиттерның консепсиясы бик кызыклы һәм револүсьон булып чыкты. Андый револүсьон әфкәр-уйлар/идеялар әллә кайда ятмый – аяк астында гына ята. Шуны тормышка аштыру (реализация) мәсәләсе генә кала. Аның өчен веб-мастерлар төркеме кирәк – программистлар (программчы?), дизайнерлар (дизайнчы? Йә дизайнер дигәнен кулланыйк мы?), һәм консепсиячылар әлбәттә. Безнең Татар интернетыбыздагы (Татнетта) проектларның шуның белән бәйле бер начар ягы бар – “Бер кеше кагыйдәсе”, ягъни “Бер проект = бер кеше”. Бу әлбәттә начар. Кайбер сайтларның хуҗалары – программистлар. Аларның сайтлары – эчтәлек һәм дизайн ягыннан бик дан түгел. Алар сайтның кодын беләләр, әммә дизайн һәм төрле техник булмаган гыйлемнәрне бик белеп бетермиләр. Шуңа күрә “Дуслар.ру” сайты матур, әммә кирәкле нәрсә анда юк диярлек. Шул зина кылырга ниятләгән егетләр һәм кызлар шунда танышып утыралар, кызлар шәрә тән сүрәтләрен күрсәтәләр, егетләр шуңа карап: “Оооо… Әйдә очрашыйк әле” дип язалар. “Менә бит! Кирәк сайт бит!” дип әйтә аласыз. Әммә андый урыс телендә булган  манкорт сайтын татар сайты дип әйтеп тә булмый. Мәскәүдә “Татар рублевкасы” дигән түләүле танышу сайты бар. Сайт хуҗалары аны “Татар рублевкасы – баеган һәм бу тормыштан ни кирәклеген белгән иратлар өчен булган сайт”. Рублевка дигән сүздә хата бар дыр – “е” урынына бәлки икенче хәреф куерга кирәк дер. О? А? :) Белмим. Үзегезгә карагыз.

Шулай ук кайбер дин, мәдәният вә тарих сайтлары – дизайн ягыннан да, техник ягыннан да гәдәттәнчә зәгыйф. Төркем ясаган сайт болардан матурлыгы һәм уңайлыгы белән аерылып тора, әммә ул сайтларны хуҗалары эшләмәгән, аларны күбесенчә акчага веб-студиялар эшләгән. Татнетта сайт хуҗаларыннан булган төркемнәр бер-ничә генә дер. Нигә? :) Бер веб-мастер әйтмешли, “Өч татар җыелса – ни була?” ди. Татар веб-мастерлары җыелып җүнле проект эшләр урынына күбрәк үз мини-проектларын эшләп ятырга яраталар. Татар веб-мастерлары кем ул? Университетны санак йә челтәрләр админы гыйлеме буенча укыган кешеләр. Күбесе – динне дә, мәдәниятне дә белмиләр. Әле татар телендә “Исәнмесез!” дисәләр рәхмәт әйтергә кирәк. Алар арасында манкорт булмаган җүнле Безнең кешеләр – бик аз дыр. Рунетта (урыс интернетында) урыслашкан татар веб-мастерлары бик күп. Әммә алар егетләргә һәм кызларга зина кылуда ярдәм итү сайтын ясауны чын татар сайтларын ясайдан хәерлерәк күрәләр. Шуңа күрә чын татар сайтларын ясауга веб-дизайн кагылмаган гади кешеләр керешәләр – динчеләр, тарихчылар, мәдәният хезмәткәрләре. Шуңа күрә, кызганычка каршы, сайтларыбыз да матур вә уңайлы булып чыкмый. Ә чын татар булып калган веб-мастерларыбыз да бер-берсен күрә алмыйча аерым-аерым әллә ниләр эшләп маташалар. Һәммәсе дә амбицозлы, һәммәсенең дә үз фикере бар. Бер вак мәсәләдә фикерләр туры килмәсә бер берсе белән талашырга да әзерләр күп шулар арасыннан. Диндә берсе “Мин салафит” ди, икенчесе “Мин суфый” ди һәм икесе дә мөселман булуга карамастан бер уртак фикергә килә алмыйча бер сайт-проект ясауга килешә алмыйлар. Тарих мәсәләсен әйтәсе дә килми. Әле кичә генә “Татар кардәш” дип йөргән кешеләр тарих мәсәләсендә бер берсе белән талашып һәм сүгенеп әллә-нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. “Татарлар – кыпчак угыллары!” дип кычкырып йөрүче “Татарлар – болгар угыллары!” дигәнне күрә алмый. Бер берсе белән талашырга әзер. Франсалар (франсузлар) бер берсе белән “Без галл” һәм “Без франк” дип талашмыйлар бит. Итальяннар “Без ломбард”, “Без җәнәвизләр”, “Без романнар” дип талашмыйлар бит. Болгар мы, татар-мангол мы, кыпчак нугай мы… Хет кытай дисеннәр безне иртәгә – без барыбер бердәм булырга тиеш. Һәм веб-мастерлар да аларны тимәгән һәм кирәкмәскә аера торган мәсәләләрне тимәскә тиешләр. Бу тарих кына фәкать. Ни булганын Аллаһ гына белә. Әммә, тагын бер мәртәбә әйтеп китим, татар веб-мастерлары бердәм була алмаулары – татарның максимализм һәм коллык аркасында.

Ахырда, твиттердагы файдалы адресларны язам:

twitter.com/tatar_news

twitter.com/islam_news

twitter.com/tatnet_forums

twitter.com/tatnet_blogs

Комментарии (6)

Mozilla Firefox 3.5 чыкты

Mozilla үз берәүзерен яңартты: яңа 3.5 төре (version) чыкты.

0000-firefox

Астагы сылтамлардан сез яңа берәүзерне үз санагыгызга иңдерә аласыз:

Инглизчә (АКШ/Әмрикә)

Инглизчә (Бөек Британ/Иңгелтара)

Урысча (Рәчәй :) )

Нет комментариев

Сайтны (блогны) эзләү системларда һәм каталогларда теркәү.

Сайтны (блогны мәсәлән) булдыргач, аны кешеләргә күрсәтергә кирәк, аларга сайтыгызны табарга мөмкинлек бирергә кирәк. Сүз сайтка кешеләрне чакыру турында түгел, сайтны эзләү системларда теркәү турында дыр. Мәсәлән, сезнең сайт дин турында ди, ә интернетка кергән кешеләрне дин кызыксындыра, алар Google-ны ачып язу юлына - кейворд (аларга кирәкле сүз) язып кертәләр. Сезнең сайтыгыздагы сүзләргә туры килсә, Google аларга сезнең сайтыгызны күрсәтер. Әммә аның өчен Google сайтыгызны индекысларга (кереп укып чыгырга) тиеш. Аның да үз хикмәте бар әле. Чөнки сайтны/блогны ясагач, аны Google үзе табып индекславы бик хәерле. Ул бер аерым язмада булыр, иншалла. Ә бүген сүз блог/сайтны эзләү системларда һәм каталогларда теркәү турында барыр.

Моны кайчан эшләргә кирәк? Сайтны, блогны башлап җибәрдегез,  бер-ничә язма (пост) языгыз, язмаларыгызны тамгалап (тамга = tag) чыгыгыз. Мәсәлән, блог дин урында булса, һәр “Ислам”, “Ислам дине”, “татар” дигән сүзләрне очраткан саен алардан үз блогыгызга/сайтыгызга сылтама ясагыз (гипертекыст сылтама = link). Мәсәлән, бу язмада - IT, татар блогы, интернет, татар домены, .tat-домены, дизайн, WordPress татарча, SEO. Хәрефләре дә <strong> ……. </strong> тамгалары эчендә булырга тиеш, хәрефләре “симез” булырга тиеш димәк.

Аннан соң сайт/блогыгызның index (ягъни баш битенең) кодына кереп “title”, “description” и “keywords” тамгалары эченә шул кирәкле сүзләрегезне кертегез. Кодны аңламасагыз, үзгәртмәсәгез дә була. Кайбер блоглар (blogspot мәсәлән) бу мөмкинлекне “көйләү” аша бирә. Көйләүгә керәсез дә, “description”-ны үзгәртәсез. “title” – ул блог исеме, ә язмаларда аңа язма исеме дә кушыла. Эзләү системлар өчен бу бик кирәкле нәрсә. Там есть еще »

Комментарии (4)

Twitter – мин сине яратам! Тви-консепсиясы.

Дөньяда Твиттеромания бара. Нәрсә соң ул Twitter? Twitter.com

seriq-twitter

Twitter (тви) – ни ул? Быел Тви-да кулланучылар саны берничә мәртәбә артты, хәттә ки Facebook-ны да уздырды. Ни бу? Твиттер…

Твиттер – микроблоггинг сервисы. Күпләр моны блогинг сүзе белән бутап, “кечкенә” блоггинг, йә исә “кыскача блог язмаларын язу” дип уйладылар. Бәлки бу шулай дыр да, әммә ләкин твиттер турында сөйләшкәндә яки уйлаганда “блог” сүзен бөтенләе белән онытырга кирәк. Ни өчен ме? Шулай кирәк :) . Чөнки бу блоггингның үзе белән турыдан туры бүйләнмәгән. Твиттер – яңа консепсиа. Бу консепсианың исеме – “твиттер”, яки микроблоггинг. Блогта сез үз язмаларыгызны язсагыз, кешегә шуны күрсәтәсез, тәкъдим итәсез, әммә үзегезгә моның файдасы юк диярлек, чөнки кешеләр укый, әммә коментлар популяр блогларда да бик язылмый, чөнки блог – сөйләшү вә гәпләшү урыны түгел. Ә менә Твиттер – шуның өчен инде. Әммә кайберәүләр твитерны icq йә чат белән бутыйлар. Твиттерның консепсиасын аңламаганнар димәк, файдасын бөтенләй күрмиләр. Мин үзем башка аңлап җиткермәдем, твиттер күптән түгел генә килеп тә чыкты, доньяны басып та алды. Күпләр аңламый калдылар – ни бу? Твиттерда рсс-тасмасы кебек тви-тасмасы бар. Анда сезнең үзегезнең һәм сезнең “дусларыгызның” (followings) язмалары бастырыла. Күп язмаска тырышалар, гәдәттәнчә, чөнки ул сезне follow-кылганнарның тви-тасмасы сезнең кирәк-кирәкмәс язмаларыгыз белән тулыр. Кирәк ме ул аларга? Белмим. “Бу нәрсә минем тви-тасманы” тутырып ятмасын әле” дип дуслыкларын бетереп ташлап “remove” кылырга мөмкиннәр. Әммә сезнең 3-4 дустыгыз бар икән моннан куркып тормагыз. Бу сезнең өчен чат ролен уйнарга мөмкин. Әммә шуны белегез – бу “чатта” сезнең язмаларыгызны башка кешеләр күрергә мөмкин.  Шуңа күрә Settings-ка кереп, көйләүгә димәк, Protect my tweets төймәсенә бассагыз сезнең язмаларыгызны дусларыгыз гына укый ала. Ябык чат ясап була. Там есть еще »

Комментарии (2)

WordPress-ны куллану

WordPress белән ничек кулланырга? Блогымда WordPress-ны ничек куерга? дигән язманы чыгарган идем.

Димәк, сез доменыгызны алып, хостинг табып һәм аңа WordPress-ны атып, шул хостингка аны куйдыгыз. Ярар. Хәзер кулланырга вакыт җитте.

Сезнең доменыгыз, мисал өчен misal.com дип алыйк. Берәүзернең адрес юланда misal.com/wp-admin дип языгыз, кулланучы исемен һәм сер сүзнекертегез. Сезнең алдыгызга WordPress Dashboard пәйда була. Без аны WordPress-тактасы дип атыйк. Шул WordPress-тактасының сул ягындагы төймәләрнең иң кирәклесен белсәгез әйбәт булыр иде.

Akismet Stats – кирәкмәс кешеләр сезнең язмаларыгыздан соң үз реклам комментларын калдырмасыннар өчен Акисмет бар да инде. Акисмет эшли башлар өчен WordPress.com API Key кирәк, ягни WordPress.com API-ачкычы. Аның өчен WordPress.com-га кереп теркәлергә кирәк дер. Теркәлгәч WordPress.com API Key-ны бирәләр.

Posts – язмалар, посытлар.

Edit – язманы үзгәртү

Add new – яңа язманы башлау Там есть еще »

Комментарии (5)

WordPress-ны ничек куярга?

Күптән түгел WordPress 2.8 чыкты. Блогыгызны яңартып була димәк. Бу язмада мин сезгә WordPress турында сөйләргә булдым.

WordPress татарча

WordPress (яки WP) – дөньядагы иң популяр блог әнҗәйне (двиҗок). Аны куерга да җиңел, доньяда киң таралган сәбәпле плагин-темалары да бик күп. Шул WordPress-ны куюдан башлыйк. Әммә аңа башта хостинг (иң кимендә 50 мегабайтлык) кирәк булыр.

1. Домен сатып алабыз. 10 долларга .com-доменын, ә 100-250 сумга .ru-доменын сатып алып була.

2. Хостинг табабыз – түләүле ме, бушлай мы – үзегезгә карагыз. Әммә ул хостингда php һәм MySQL булырга тиеш.

3. Шул хостингка сатып алган доменыбызны теркибез. Аның өчен домен регистар (регистратор-рәгәстрәтер) сайтына керәбез дә, доменнын ДНС-серверларын хостингныкына үзгәртәбез. Алар, иң кимендә – икәү булалар. Мәсәлән: ns1.misal.com, ns2.misal.com. Доменыгызның ДНС-серверлары тиз булса – бер-ничә минутта үзгәрер, озаграк булса – бер көн көтергә кирәк.

3. Шул хостингта MySQL мәгълүмәт базасын (MySQL database/база даных) ясыйбыз.
Шул Мәгълүмәт базасының (МД) исемен, МД кулланучының исемен (MySQL database username), МД сер сүзен (MySQL database password) – өчесен дә язып калдырабыз. Там есть еще »

Нет комментариев

“Алмалы” берәүзер (браузер) 4.

Күптән генә түгел Apple үзенең Safari 4 берәүзерен (браузерын) чыгарды. Apple-да яңа берәүзернең элеккеге Safari 30% тизрәк эшли дип әйтәселәре килә. Ай-хай… Кулланып карабыз.

Астагы скриншотта Обама хатыны яулыксыз булуы сәбәплe аңа “безнең тарафыбыздан” яулык/хиҗап кидертелде :) .

aplle

3 көн эчендә үз санакларына яңа берәүзерне 11 млн. кеше куйган. Шуларның 6 млн. – Windows кулланучылары. Кем дер яңа дәстербүтифне (дистрибутифны) интернеттан яңадан иңдергән (яки дәвенлад кылган), кем дер үз Safari-сын яңарткан гына.
Бу бит 3 (өч) көн эчендэ. 2008 июнендә чыккан “Firefox 3″-не сигез көн эчендэ 8 млн. мәртәбә үз санакларына иңдергәннәр. Google Chrome берәүзерен беренче атнага 2 млн. кеше иңдергән иде.
Apple әйтүенчә, Safari 4 берәүзере Java Script эше буенча Internet Explorer 8-дән 8 мәртәбә, ә Firefox3-тән 4 мәртәбә тизрәк эшли ди. Opera 9 һәм әлбәттә Opera 10 турында берсе дә әйтмәде. Бу Норвегия (Нәрбәҗыстан яки Нәрбәҗ? :) ) берәүзере белән әле ярыша алмый, күрәсең.

Один комментарий

Microsoft эзләвеге үсә

Microsoft июн аеның 16-ында үзенең яңа Bing.com эзләвеген чыгарган иде. Беренче үк атнада ул дөнья “эзләү базарының” 2%-ын алды дип мактандылар. Ай-хай җаным, дөрес микән. Бер атнада андый саннар мөмкин микән? Белмим.

Ак Барсыбыз Bing сахифәсендә:

0000-bing

Көннәрнең бер көнендә Internet Explorer 8 берәүзерен ачып җибәргән идем, сайт исемен зур хәреф белән керттем. Берәүзер мескенкәем ул сайтны таба алмыйча автоматик рәвештә шул Micrisoft-ның Bing.com эзләвегенә кереп сайт исемен эзли башлады. Менә сиңа мә! Хәзер зур хәрефләр белән кертсәң дә кечерәйтә инде. Әммә дөрес итеп сайт исемен кертмәсәгез, шул Bing.com-га эләгерсез. Бүгенге көндә IE6 ,7, 8 – берәүзерләре дөньяда иң популяр санала, шуңа күрә интернет челтәренең кулланучылары сайт исемене дөрес итеп кертмәүләре сәбәпле шул Bing.com 2%-ны алган да дыр инде, беренче үк атнада. Киләчәктә, ул 10%-ка менер дип әйтер идем.

Bing.com Google-дан аерылып тора – кулланучыга төрле төрле мәгълүмәт бирә. Хәзер инде, Bing.com-ның сайтларны аеру алгоритмын (аеру алгаритым/ аеру алгаритмы? :) ) белергә кирәк. Сайтларны өскә күтәру эшендә (СЕО – Search Engine Optimization яки Сайтларны Этү Өскә :D ) бу бик кирәкле нәрсә.

Один комментарий

Opera 10 чыкты. Beta.

Дөньяның иң тиз браузерының Opera хуҗалары да Opera 10 beta чыгардылар. Opera-да Presto 2.2. исемле яңа әнҗәйн (движок) кулланалар. Санакка кую өчен сылтама.

Opera-10-beta

Opera 10 хәзер Acid-3 тестына туры килә (HTTP, HTML, CSS, ECMAScript, SVG һәм XML-лардагы хаталар). Берәүзердә (браузерда) орфография хаталарын автоматик рәвештә тикшерү мөикинлеге бар.
Хат-клиенты да үзгәрде. Хат язганда рәсемнәрне аттач кылырга да кирәкми, html-ны үзгәртү аша аларны хатның эченә кертеп, хәреф төрен вә зурлыгын да шуннан ук үзгәртеп була.

Нет комментариев

Киттек ме?

Исәнмесез исәнмесез кардәшләр! Бу блогымны мин IT, интернетка һәм дизайнга багышлармын, Аллаһ теләсә. Татар блогосферасы (татар көндәлек дөньясы) бик сай. Ә татар телендә булган проектлар вә сайтлар бик әз. Шуңа күрә бу блогымны (бө көндәлек генә түгел, блог төшемчәсе киңрәк дер) татар телендә генә алып барырмын, һәм шул гына түгел – эчтәлеге IT, internet, design турында булыр. Татар теле бүгенге көндә бик мескен дәрәҗәдә “гөмер сөрә”, TV-ны ачып карагыз гына, “ТНВ” каналын мәсәлән – анда бит бер дә камил телдә сөйләшүче юк бит. Татар теле – ни ул? Дини тел, мәдәни тел, авыл теле, әммә бүгенге “модерн” сүзләр бик әз, мәсәлән интернет һәм IT-сүзләре. Шуңа күрә, татар телен бүгенләштерү ихтыяҗы бар. Интернет, дизайн һәм IT (”айти”)дан башка, татар телен дә бүгенләштерә барырбыз дип, өметләнеп калам.

Комментарии (7)